Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Ивановка авылында мәчет ачылды (фотолар)

Бүген Ивановка авылында мәчет ачылды. Бәйрәмгә кунаклар килде, авыл халкы җыелды. Әлеге авылдагы изге йорт төзелә башлауга дистә елдан артык вакыт үткән. Аны башлаучы, башыннан ахырына хәтле оештырып йөргән кешесе Туктаргали агай Талипов. Кызганыч, мәчет ачылу тантанасында үзе катнаша алмады, бик каты авыр хастаханәдә ята, диделәр. Хатыны Нәгыймә бар иде....

Бүген Ивановка авылында мәчет ачылды. Бәйрәмгә кунаклар килде, авыл халкы җыелды.


Әлеге авылдагы изге йорт төзелә башлауга дистә елдан артык вакыт үткән. Аны башлаучы, башыннан ахырына хәтле оештырып йөргән кешесе Туктаргали агай Талипов. Кызганыч, мәчет ачылу тантанасында үзе катнаша алмады, бик каты авыр хастаханәдә ята, диделәр. Хатыны Нәгыймә бар иде.

Бәйрәм "Ихлас" мәчете имамы Булат хәзрәт Рауповның Корьән укуы белән башланып китте. Район хакимияте исеменнән район башлыгы ярдәмчесе Марат Якупов катнашты.

Әлеге мәчеттән кеше өзелмәвен теләде чыгыш ясаучылар. Изге йорт төзелешенә өлешләрен керткән һәм бәйрәмгә килгән һәркемгә рәхмәтләрен әйттеләр. Җыелган халыкны корбан ашы белән сыйладылар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев