Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида "Ак калфак" оешмасының утырышы үтте (фотолар)

Лениногорскида татар хатын-кызлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы, гаилә, туган телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сагында торучы "Ак калфак" оешмасының җирле бүлекчәсе үзенең эшчәнлеген яңартты. Шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә узган быелгы беренче утырышында "Ак калфак"ның эшчәнлекнең киң җәелдерү хакында сүз алып барылды. Аның җитәкчесе итеп Г.Тукай исемендәге китапханәнең милли бүлеге хезмәткәре Тәслимә Рафикова билгеләнде. Оешма...

Лениногорскида татар хатын-кызлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы, гаилә, туган телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сагында торучы "Ак калфак" оешмасының җирле бүлекчәсе үзенең эшчәнлеген яңартты.

Шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә узган быелгы беренче утырышында "Ак калфак"ның эшчәнлекнең киң җәелдерү хакында сүз алып барылды. Аның җитәкчесе итеп Г.Тукай исемендәге китапханәнең милли бүлеге хезмәткәре Тәслимә Рафикова билгеләнде. Оешма үз эченә егермегә якын хатын-кызны ала. Алар арасында хакимият органнарында эшләүчеләр, җитәкче хатын-кызлар, укытучылар, пенсия яшендәге ханымнар да бар.

Чарада катнашкан әлеге оешманың әгъзасы район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова үзенең чыгышында:

- Безнең максат - яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чаралар аша татар телен үстерү, мөслимәләр белән очрашулар аша динебезнең асылын аңлату, көндәлек киемдә милли үрнәкләрне кертүгә ирешү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. "Ак калфакны" тиешле дәрәҗәдә күтәрү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, - дип ассыксызлады ул

Якынча "Ак калфак"лылар аена ике тапкыр җыелачак һәм очрашуда ак калфак тегәргә дигән уйлар һәм күп төрле кызыклы планнар белән таралашты.

Зилә Мөдәррисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев