Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды (+фоторепортаж)

Яңа уку елына бурычлар, төп юнәлешләр билгеләделәр шәһәр һәм район мәгариф хезмәткәрләре.

"Төп стратегик ориентирлар контекстында муниципаль мәгариф системасын үстерү: казанышлар, проблемалар, перспективалар" - август конференциясенең темасы иде.

Пленар утырыш башланганчы район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе  бүлеге начальнигы Энҗе Гыйззәтуллина, Лениногорск Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин  мәгариф учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре оештырган күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәләр бик бай итеп ясалган иде, мәгариф хезмәткәрләренең тырышлыгы күренеп торды.

Яңа уку елы башлану белән конференциядә катнашучыларны   Рәгать Хөсәенов котлады. Ул шәһәр һәм районның барлык педагогларына рәхмәт сүзләре җиткерде.

Муниципаль районда мәгариф системасы үсеше турындагы доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин чыгыш ясады. Ул Лениногорск педагогларының уңышларына җентекләп тукталды, уку йортларында тәрбия процессының мөһимлеген ассызыклады.

«Гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия – ул уртак эш. Бу-мәктәпнең һәр хезмәткәре, һәр ата-ана һәм барлык иҗтимагый оешмалар ярдәм итәргә һәм дәвам итәргә тиеш системалы көндәлек эш», - дип билгеләп үтте ул.

Вагиз Санатуллин чыгышында яңа ук елында булачак яңалыклар белән таныштырды: дәүләт флагларын  күтәрү һәм дәүләт гимннарын башкару тантаналары, Россия дәүләт символларын өйрәнү дәресләре. Моннан тыш, сыйныф җитәкчеләре белән балаларның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуны күздә тоткан «Разговоры о важном» дәресләре кертелә.

Быел 1 сентябрь көнне 8 меңнән артык укучы мәктәпләргә киләчәк. 850 бала - беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаячак. 

"Узган уку елында Лениногорск районының утыз өч гомуми белем бирү оешмасында сигез мең биш йөзгә якын укучыларга белем бирелде. Егерме мәктәптә укыту рус телендә алып барылды. Унөч мәктәптә туган татар телендә җиде йөз егерме укучы белем алды. Яңа Сережкино мәктәбендә укыту чуаш этно- компоненты белән алып барылды.

 Лениногорск районында мәктәпләрдә милли белем һәм тәрбия бирүне үстерү максатынан яңа уку елында 8нче мәктәптә илле дүрт бала өчен ике сыйныф, 4нче мәктәптә утыз
бала өчен бер сыйныф ачу планлаштырыла. Өч авыл мәктәбендә – берәр милли
тәрбия сыйныфлары ачылачак. Ул сыйныфлар Тимәштә унөч бала, Шөгердә –
унҗиде, Иске Писмәндә – дүрт бала өчен оештырылачак. Гомумән милли тәрбия
алучы балалар саны йөз егерме икене тәшкил итәчәк. Бу татар балаларының
саныннан 25 проценты", - дип билгеләп үтте үз чыгышында Вагиз Самиуллович.

Педагогик конференция укытучылар һәм тәрбиячеләрне, өстәмә белем бирү педагогларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев