Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилы Раил Гыйззәтуллин Рәшит Ваһапов фестивале дипломанты

Шәһәрдәшебез Раил Гыйззәтуллин Рәшит Ваһапов исемендәге XIII татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында катнашып, дипломант булды. Анда катнашырга Татарстаннан һәм Башкортстаннан 122 кеше теләк белдергән һәм ул берничә турдан торган. Раильнең беренче турга җибәргән "Шөгер көе", "Сагынма да, ялынма да" җырлардан торган видеотасмасы жюри эгъзаларының күңеленә хуш килгән һәм ул...

Шәһәрдәшебез Раил Гыйззәтуллин Рәшит Ваһапов исемендәге XIII татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында катнашып, дипломант булды.


Анда катнашырга Татарстаннан һәм Башкортстаннан 122 кеше теләк белдергән һәм ул берничә турдан торган. Раильнең беренче турга җибәргән "Шөгер көе", "Сагынма да, ялынма да" җырлардан торган видеотасмасы жюри эгъзаларының күңеленә хуш килгән һәм ул Казанга чакыру алган. Халыклар дуслыгы йортында "Ямщик" җырын башкарып, өченче турга үткән.

- Катнашучыларның күпчелеге диярлек мәдәният һәм сәнгать йортлары студентлары, көн дә сәхнәдә "кайнаучы"лар. Шундый мәртәбәле конкурста икенче тапкыр катнашуым һәм бу юлы соңгы турга кадәр барып җитә алуыма шатмын - ди Раиль. Нәтиҗәдә, җиңү өчен соңгы турда 66 җырчы "көрәшкән" һәм талантлы егетебез "Әле син бар әле дөньяда" җырын башкарып дипломант булган.

Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев