Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилылар өчен Ш.Бикчурин премиясенә конкурс игълан ителде

Яңа лауреатлар көтелә Шамил Бикчурин исемендәге премия алуга иҗади конкурска документлар кабул итү башланды. Конкурс Лениногорск муниципаль районы администрациясе тарафыннан 2014-2016 еллар өчен оештырылган. Ул берничә номинация буенча уза: проза, поэзия, публицистика, мәдәният, сәнгать, мәгърифәтчелек. Конкурста авторлар үзләре генә, яисә иҗат коллективлары катнаша ала. Моның өчен аларның иҗат җимешләре республика,...

Яңа лауреатлар көтелә

Шамил Бикчурин исемендәге премия алуга иҗади конкурска документлар кабул итү башланды. Конкурс Лениногорск муниципаль районы администрациясе тарафыннан 2014-2016 еллар өчен оештырылган.

Ул берничә номинация буенча уза: проза, поэзия, публицистика, мәдәният, сәнгать, мәгърифәтчелек.

Конкурста авторлар үзләре генә, яисә иҗат коллективлары катнаша ала. Моның өчен аларның иҗат җимешләре республика, җирле газет-журналларда басылган булуы, аерым китап итеп чыгуы, шулай ук җирле яисә республика радио-телевидениесендә эфирга чыккан булуы кирәк. Сәнгать, мәдәният, мәгърифәтчелек эшлеклесе дә катнаша ала.

Материалларны тәкъдим итүгә килгәндә, теле-радиоматериаллар,музыка әсәрләре CD-RW дискта яисә флешкада, әсәрләрнең публикациясе яки басмасы кирәк, рәсем сәнгате һәм график эшләр теләсә нинди техникада кабул ителә.

Конкурска материаллар 18 декабрьгә кадәр, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә (Шашин урамы, 41нче йорт) методик бүлектә кабул ителә.

Шамил Бикчурин премиясе лауреатлары язучының туган көне - 3 гыйнварга кадәр билгеле булачак. Барлык катнашучыларга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылачак. Конкурс җиңүчеләренә исә һәр номинациядә диплом һәм 5 мең сум күләмендә премия биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев