Заман сулышы

Лениногорскилыларга уяу булу комачау итмәс

Мэриянең утырышлар залында район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә терроризмга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда республиканың Министрлар Кабинетыннан вәкил Булат Фәхретдинов та катнашты. Рамазан ае бара. Бу вакытта террорчылар да активлашырга мөмкин. Шуңа да профилактика чаралары уздыру мөһимлеге әйтелде. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә шәһәр һәм райондагы мәчетләргә генә...

Мэриянең утырышлар залында район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә терроризмга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда республиканың Министрлар Кабинетыннан вәкил Булат Фәхретдинов та катнашты.
Рамазан ае бара. Бу вакытта террорчылар да активлашырга мөмкин. Шуңа да профилактика чаралары уздыру мөһимлеге әйтелде. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә шәһәр һәм райондагы мәчетләргә генә түгел, базар, вокзалга да игътибар бирү кирәк, диелде.
Эчке эшләр бүлеге начальнигы Надир Закиров, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең җирле бүлек начальнигы Сергеев Михаил чыгышыннан күренгәнчә, безнең район хәл тотрыклы. Шулай да, һәркемгә уяу булу, тирә-юньдәгеләр һәм шикле кешеләрне тикшерү комачау итмәячәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: