"Эре һәм урта предприятиеләр" номинациясендә «Охтин-Ойл» җәмгыяте директоры Хөснетдинов Рөстәм Наилевич җиңеп чыкты.
Ул - шәһәрдә тормышка ашырылучы бик күп проектларның инициаторы. Хәйриячелек эшчәнлеге күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә, инвалидларга, пенсионерларга ярдәм итү, төрле чаралар үткәргәндә финанс ярдәме күрсәтү һәм башкалардан гыйбарәт.
"Физик затлар"номинациясендә Урмышлы авылында яшәүче Шәһит...
"Эре һәм урта предприятиеләр" номинациясендә «Охтин-Ойл» җәмгыяте директоры Хөснетдинов Рөстәм Наилевич җиңеп чыкты.
Ул - шәһәрдә тормышка ашырылучы бик күп проектларның инициаторы. Хәйриячелек эшчәнлеге күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә, инвалидларга, пенсионерларга ярдәм итү, төрле чаралар үткәргәндә финанс ярдәме күрсәтү һәм башкалардан гыйбарәт.
"Физик затлар"номинациясендә Урмышлы авылында яшәүче Шәһит Шәмсулла улы Сәйфуллин җиңеп чыкты. Ул авылның ветераннар советын җитәкли, төрле бәйрәмнәр үткәрүдә, чаралардә ярдәмен күрсәтә. Мәчет каршында агачлар утыртуны, өөмәләр оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе булган.
Җиңүчеләрне шушы көннәрдә Казанда «КОРСТОН»да узачак тантанада бүләкләячәкләр.