23 майда шәһәр һәм райондагы мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Бу көнне шәһәрдәге - 296, авыллардагы 78 укучы өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Алда аларны бердәм дәүләт имтиханнары көтә. География һәм әдәбият фәнен сайлаганнар бүген үк беренче БДИны тапшыра. Уңышлар сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары. Хыялларыгыз тормышка ашсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз