Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Торак төзү дәвам итә

Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында торак төзелеше һәм аны сафка бастыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү буенча республика программасын тормышка ашыру мәсьләләре буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты. Аерым алганда, киңәшмәдә Бөек Ватан...

Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында торак төзелеше һәм аны сафка бастыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү буенча республика программасын тормышка ашыру мәсьләләре буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.



Аерым алганда, киңәшмәдә Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту програмасына кагылып үттеләр. ТР төзелеш министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, республикада 744 ветеран өчен 167 йорт төзелеше дәвам итә, объектлар буенча әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: 45 объект - югары әзерлек дәрәҗәсендә, 17 объект - уртача әзерлек дәрәҗәсендә, 105 - объект түбән әзерлек дәрәҗәсендә.
Сафка бастырасы калган 68 күпфатирлы инвестицион торак йортларның 39 йорты - югары әзерлек дәрәҗәсендә, 19 йорт - уртача әзерлек дәрәҗәсендә, түбән әзерлек дәрҗәсендә - 10 йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йорт