Заман сулышы

Яшьлеге авыр булса да,картлыгы бәхетле

РФ Президенты В.Путинның Котлау хатына һәм шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов исеменнән тәбрикләү сүзләре белән бүләккә 90 яшен тутырган Мәгыйдә Мортазина балаларча сөенде. Аларны тыл ветеранына район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тапшырды. Шулай ук 9 нчы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе урынбасары Гөлнара Зәйдуллина бүләк иткән шәлъяулыкны да ошатып, бәйләп ук куйды....

РФ Президенты В.Путинның Котлау хатына һәм шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов исеменнән тәбрикләү сүзләре белән бүләккә 90 яшен тутырган Мәгыйдә Мортазина балаларча сөенде.
Аларны тыл ветеранына район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тапшырды. Шулай ук 9 нчы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе урынбасары Гөлнара Зәйдуллина бүләк иткән шәлъяулыкны да ошатып, бәйләп ук куйды. "90 яшемә кадәр җитәкчелекнең бер генә тапкыр да килеп котлаганы булмады, сез - беренче, рәхмәт", ди Мәгыйдә апа, шатланып.
Әбине юбилее белән тәбрикләргә күршеләре - Әминә апа, Надежда, Зоя кергән иде. Килене Рая токмач ашы пешереп, тәмле җимеш бәлеше салып көтеп торгач, өстәл янына утырудан баш тартмадык. Мәгыйдә апаның сөйләр сүзләре күп җыелган: үзенең күргәннәре, башыннан кичергәннәре, тормыш юлы белән уртаклашасы килә. Берничә ай элек аягын сындырып, хәзерге вакытта бер урында гына утырып торса да, рухы сынмаган, күңеле көр әле аның. Зиһенле булуына, бар нәрсәне ишетеп, телевизор карап, бөтен яңалыклардан хәбәрдар булып баруына сокланмый мөмкин түгел.
...Җиде бала үсә алар гаиләдә. 1941 елны Тимәш авылыннан өч кызны Иркутск якларына эшкә җибәрәләр, аларның берсе 18 яше дә тулмаган Мәгыйдә була. Алар кебек үк, вербовчы егет-кызлар белән бергә, вагонга аркылы куйган такталар өстендә утырып бик озак барырга туры килә. Чөнки юлда барганда сугыш башлана.
Фронтка солдатларны, корал-техниканы ташучы поездларны беренче чиратта уздырып җибәрергә кирәк булганга, алар утырган поездны берничә көнгә, атнага, хәтта айга да "тупик"ка кертеп куя торган булалар. "Без - ач балалар, тирә-як авылларга ашарга эзләргә тарала идек, ничек ачтан, суыктан үлмәгәнбездер инде", ди ветеран.
Иркутскига килеп җиткәндә, салкын көз кергән була. "Матрац, мендәр тышын кулга тоттырдылар да, урманга алып киттеләр, шуларга кипкән яфрак, үлән тутырып, урын-җир әзерләдек, йоклау урыны палаткаларда иде", дип искә төшерде. Эшләре тимер юл сузу өчен, тау тишеп, тоннель казудан гыйбарәт була. Ул аны үзе шахта дип атый. Балигълык яшенә дә җитмәгән үсмер егет-кызларны көне буе тау чокыталар. Ашау-эчүне дә беркем кайгыртмый. Тамак хакына тәмугка да керергә риза булганга, кеше бакчасыннан бәрәңге, яшелчә урларга да туры килә. Ачлыктан аларны Байкал күле коткара, дөресрәге аннан тоткан балыкны, аның икрасын пешереп ашап, эшләү, яшәү көче алалар. Авырлыкка түзә алмыйча, өч тапкыр кача, әмма тотып алып кабат эшкә кайтаралар.
"Сугыш беткән көнне дә эштә идек. Эш сменасы бетеп, безнең бригада тоннельдән чыгуга каршыбызга солдатлар йөгереп: "Сугыш беткән", дигән хәбәр җиткерде, без шатлыктан җиргә тәгәрәп елыйбыз, көләбез, бер-беребезне кочаклыйбыз, өйгә кайтып китәбез, дип сөенәбез инде. Әмма иртәрәк шатланганбыз икән, безне кайтарып җибәрүче булмады, шул ук шартларда эшне дәвам иттек. 1950 елда Иркутскига тимер юл төзергә җибәрелгән запастагы солдат Мансур белән тормыш корып җибәрдек. Ул Балтач ягыныкы иде. 1951 елда улыбыз Равил, 1953 елда Рәшит туды. Хакасия якларына күченеп киттек. Әмма иремнең гомере генә кыска булды. Ул үлгәннән соң туган якка кайтырга дигән карарга килдем. Шул уй белән юлга акча юнәлтү өчен нарат җиләге (брусника) җыеп сата идем. Тайгада ике тапкыр аю белән дә очрашырга туры килде. Хәтта аю өнен дә кереп күрдем", ди Мәгыйдә апа.
Туып-үскән Тимәшенә юлга бер тиен дә чыгармыйча кайтырга насыйп була аңа. Аллаһы Тәгалә аны безнең районнан шул якларга үз машинасы белән барып чыккан бер ир-ат белән таныштыра. Нәкъ менә ул ике балалы яшь хатынны туган авылына кадәр алып кайта да. Кайтуын кайталар, әмма гаиләнең торыр урыны булмый, балаларын карап торырга да кеше булмаганлыктан, эшкә урнаша алмыйча күп җәфа кичерә әле Мәгыйдә әби. Беркадәр сеңлесендә торганнан соң, барактан бүлмә бирәләр. Үзе СМУ-37гә эшкә керә, анда ул җир казучы, йөк ташучы булып эшли. Пенсиягә прибор заводта йөк ташучы булып эшләгәч китә. Гомер буе авыр физик эшләр башкарса да, сәламәтлегенә зарланмый әле ул. "Аягым төзәлсә, күршеләрем белән урамга чыгып утырыр, улларыма барыр идем", ди.
Фатирында берүзе генә яшәсә дә, ул үзен ялгыз тоймый. Чөнки һәр көнне иртән-иртүк эшкә барганчы улы Рәшит әнисенең хәлен белергә килә. "Ул китеп күп тә узмый, тәмле ашын пешереп, киленем Рая килеп җитә. Алар мине яшь баладай карыйлар", ди әби, рәхмәт укып. Күршеләре дә көндә аның янына кереп, хәлен белешеп тора. "1976 елдан бирле күршеләр булып яшибез, бертуганнар булып беттек инде", ди Әминә апа.
Бер сәгать эчендә кешенең бөтен сыйфатларын белеп булмаса да, Мәгыйдә апаның яхшы күңелле, башкаларга карата бары яхшылык кына эшли торган, бер эштән дә куркып калмый торган, пөхтәлек, чисталыкны яратуын аңладык. Яшь вакытында авырлыкларны күп күрсә дә, аның тирәсендә һәрвакыт ярдәм кулы сузардай кешеләр булган, картлыгы да бәхетле, дияр идем. Алга таба да кадер-хөрмәттә генә яши күрсен.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Юбилей
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: