Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Үз куышың, үз өең

Шәһәребез кечкенә генә булса да, торак проблемасы үзен һәрвакыт сиздереп тора. Җирле хакимият белән берлектә "Татнефть" Компаниясе һәм "Лениногорскнефть" идарәсе торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр чираты мөмкин кадәр азрак булуын теләп, кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. Моның дәлиле булып, 30 августта Садриев урамы, 67 нче йорттан 90 гаиләгә фатир ачкычлары тапшыру...

Шәһәребез кечкенә генә булса да, торак проблемасы үзен һәрвакыт сиздереп тора. Җирле хакимият белән берлектә "Татнефть" Компаниясе һәм "Лениногорскнефть" идарәсе торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр чираты мөмкин кадәр азрак булуын теләп, кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. Моның дәлиле булып, 30 августта Садриев урамы, 67 нче йорттан 90 гаиләгә фатир ачкычлары тапшыру тантанасы узды.


Әлеге йортның 31 фатирында "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәткәрләре яшәячәк, шуның унсигезе яшь гаиләгә бирелде. Димәк, йорт ишегалды балалар шау-шуына күмелеп, гөрләп торачак.
Фатир алучыларны шатлыклы мизгелләре белән "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов котлады.
- Һәр объектны нинди дә булса мөһим вакыйга алдыннан ачабыз. Менә бүген дә һөнәри бәйрәм якынлашканда хезмәткәрләребезгә шундый матур йорттан фатир тапшыру - шатлыклы һәм күңелле күренеш, - диде ул.
Йортка беренче нигез ташын салучылар - ул, әлбәттә, төзүчеләр. Әлеге йортны "Арслан" җәмгыяте эшчеләре төзегән. Әйтергә кирәк, бу аларның беренче объектлары гына түгел, күптәннән инде әлеге төзүчеләр белән хезмәттәшлек алып барыла. Рафаил Сәетович үзенең рәхмәтен нәкъ менә шул җәмгыятькә карата белдерде. "Елдан-ел алар төзегән йортлар матурая, төзеклеге белән дә аерылып тора", - ди, эшләренә бәя биреп. Р.Нурмөхәммәтов әйткәнчә, халыктан бары тик сакчыл караш кына сорала. Балалар мәйданчыгы да үз матурлыгын саклап калсын иде. Башлангычка, әлбәттә, шәһәр җитәкчелегенең хуплавы кирәк. Идарә начальнигы билгеләп узганча, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәрвакыт хуплап, теләктәшлек белдереп тора. Шуның өчен аңа рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Лениногорскида нефть предприятиеләре һәм сервис компанияләре хезмәткәрләре арасында ипотека төзелешенә чиратта торучылар, бүгенге көндә 180 кеше икән, чагыштыру өчен, Әлмәттә андыйлар - 2 мең 800. Әнә шундый саннар китерде Рафаил Сәетович. Аның әйтүенчә, йортлар төзелүен дәвам итә. 58 фатирлы йортка нигез салынган инде. Димәк, тиздән идарәнең башка хезмәткәрләренә дә шатлыклы мизгелләр тою вакыты килеп җитәр. Бу эшләр барысы да "Татнефть" Компаниясенең социаль юнәлештәге ярдәме белән башкарыла.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов өч бәйрәм - Республика көне, Нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре һәм Шәһәр көне белән котлады, төзүчеләрнең башкарган хезмәтләрен уңай яктан бәяләде, 7 нче микрорайонның матур җирдә урнашуын әйтеп, фатир алучыларга яңа өйдә бәхетләр теләде.
Рәхмәтнең иң олысы, әлбәттә, төзүчеләргә карата иде. "Арслан" җәмгыятеннән килгән вәкил Зиннур Мөхәммәдиев үзләре кулыннан Лениногорскида күп йортлар тапшырылуын әйтте. "Лениногорскнефть" идарәсе белән узган гасырдан бирле таныш. Алар безнең белән эшләргә теләктәшлек итүчеләрнең инициаторлары. 7 нче микрорайон - безнең хезмәт җимешебез", - диде ул. Алга таба да бергә хезмәттәшлеккә юл ачык икәнен белгертте.
Менә ул дулкынландыргыч мизгелләр: фатир ачкычларын тапшыру һәм кызыл тасманы кисү. Шуннан соң барысы да тизрәк фатирларын күрәсе килү теләге белән эчкә ашыкты. Идарә хезмәткәрләренең шатлыклары иксез-чиксез. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Әнә, ЦДНГ №4тә инженер-энергетик булып эшләүче Марат Дәүләтов та хатыны һәм улы белән иркен, зур өч бүлмәле фатирга ия булды. Әлегә кадәр 9 ел малосемейкада яшәгән гаиләгә - бу зур шатлык. Үзләренең идарә җитәкчелегенә рәхмәтләре зурдан. Уллары Илдар да Рафаил Нурмөхәммәтов кулыннан бүләк алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йорт