Балакаем, Язгөл...
Язның җылы иртәсе. Кар сулары агып, табигатьтә Язбикәнең хөкем сөргән мәле. Күңелгә дә яз моңы, яз җыры агыла. Шундый нурлы, кояшлы иртәләрнең берсендә Язгөлгә җиде яшь тулды.
Ул куе һәм көдрә чәчләрен дулкын-дулкын таратып, көнозын күбәләк шикелле бөтерелде. Иртәдән бирле тәрәзәдән күзен алмыйча туган көнгә кунаклар көтте. Гөлия белән Сабирның тормышларын ямьләндереп дөньяга аваз салган сабыйларына шатланышып туя алмадылар. Кечкенә кызчыклары ни арада үсеп җиткән диген?! Зур кара күзле Язгөл озын керфекләрен сирпеп елмайганда, тагын да сөйкемләнеп китә, ә бит алмаларында барлыкка килгән чокырлар серлелек өсти иде. Ата-ана аны аркасыннан кагып: “Алма кисәгебез, берүк исән-сау һәм бәхетле була күр”, дип яратып сөйделәр. Ә шаян кыз: “Әтием-әнием, мин сезне бик-бик яратам”, - дип йомшак куллары белән бер әнисенең муенына килеп сарылды, бер әтисенең итәгенә менеп, песи баласыдай, иркәләнде.
Әти-әнисе, вәгъдә иткәнчә, Язгөлгә туган көнгә планшет бүләк иттеләр. Заманчасын, интернет челтәренә дә чыга торганын. Ниһаять, алар еракта яшәүче туганнары белән көн дә аралашачак. Ерактагы апа-сеңелләре Язгөлне бик якын итә, ярата, гел сагынып көтеп алалар. Бәйрәмгә дип килгән ике туган абыйсы шундук скайпны да җайга салды. Техниканың алга китешенә хәйран калырлык: табыннарын түгәрәкләндереп кояшлы Үзбәкстаннан котлауларга Гөлия ханымның туганнары да кушылды.
- Балакаем, Язгөл, - дип йомшак һәм назлап эндәште аңа Сәрвиназ апасы. – Мин сине туган көнең белән котлыйм һәм бик тә бәхетле булуыңны телим. Әти-әниеңне тыңла, - диде ул өзгәләнеп. Ә аннан соң үксеп-үксеп елый башлады. Янында басып торган Гөлиянең дә яңаклары буйлап кайнар күз яшьләре тәгәрәде. Шулай ике хатын экранга төбәлгән килеш, берсе- Татарстанда, икенчесе – Үзбәкстанда бер-берсенә карашып тын гына елаштылар.
- Әнием, нигә елыйсың? Ә ул апа нигә елый?, - диде Язгөл сорау тулы мөлдерәмә карашын әнисенә төбәп.
- Юк, кызым, болай гына, сагынышып кына, - диде әнисе яулык чите белән күзләрен сөртеп...
...Язгы ташуларга агызсаң да бетмәс иде йөрәгенең ананың бу әрнү-газаплары. Үзен түгел, ә Сәрвиназны кызганып йөрәге өзгәләнде аның: хәзерге вакытта бу хатынның нинди хисләр кичергәнен бик тә беләсе килә иде. Үкенәме икән ул, әллә Язгөл өчен шатланамы, горурланамы?
Адәм баласын ашыйсы ризыгы, эчәсе сулары йөртер дигән борынгылар. Язгөлнең кендек каны Үзбәкстанда тамса да, ул хәзер җиденче язын Татарстан җирендә каршы ала. Һәр бала үз бәхете белән туа бит, кыз, Гөлия белән Сабирның тормышына күктән иңгән фәрештә булып керде. Яз аенда туган кызны колач җәеп, ихластан кабул итте алар. Аллаһы Тәгаләгә, язмышларына шушы сөенеч, бүләк өчен бары тик рәхмәт укыдылар. Әнә бүген дә кызлары хөрмәтенә бәйрәмне зурдан куптардылар: мул итеп табын әзерләделәр, өйне дә бәйрәмчә бизәделәр, дус-туганнарны да күп итеп дәштеләр. Ә бит берничә ел элек бу сабый бөтенләй тумаска да мөмкин иде. Бу хакта еш уйлана Гөлия һәм тәвәккәлләп баланы үз канаты астына алу шатлыгын, бәхетен бүген дә яшерми. Җәй көне туган ягына кунакка кайткач, һәрвакыттагыча, Гөлия бертуган Галия апасында тукталды. Ике балага гомер биргән апасының инде итәк тулы оныклары- дүрт кыз үсеп килә. Алар чыр-чу чабып мәш килгәндә, баласыз гомер итүче Гөлиянең йөрәге сукрый. Бу юлы да: “Их, минем дә шундый бер генә булса да кызчыгым булсын иде” , дип ак көнләшү белән янып-көеп утырды. Кырык биш яшьлек хатын инде үзен бала табарга сәләтле, кайчан да булса әни булу бәхетенә ирешермен дип хыялланмады, бушка өметләнмәде. Ә , баксаң, “Өметсез шайтан гына” икән ул. Шулвакыт Галия ханымның килене Сәрвиназ кайтып керде. Аның борчылуы йөзенә чыккан иде. Хәл-әхвәл сорашып тормыйча, урындыкка килеп утырды да, бер ноктага төбәлде.
- Нәрсә булды сиңа, бөтенләй төсең качкан. Сөйләшмисең дә, елмаймыйсың да, - дип каенанасы сүзен беренче башлап.
- Әни, мин авырлы һәм бишенчегә дә кыз бала, - диде. Аннан башын түбән иеп, авыр гына көрсенеп куйды.
- Алай икән, ә Равил малай көтә шул, - диде һәм хәлеңне аңлыйм дигәндәй салмак кына иңнәренә кагылды.
- Миңа бу бала, ягъни, бу кыз кирәк түгел, - диде ана.- Иртәгә үк, соңга калганчы , көмәнемне төшертәм.
- Юк, төшертмә, тап аны, зинһар, һәм балаңны безгә бир, - диде Гөлия кинәт. Аннан Сәрвиназның янынарак килеп:
- Син табарсың, ә мин багармын. Сүз бирәм, без аны үз кызыбыз кебек якын итәрбез, яратырбыз, тиешенчә тәрбияләрбез, - дип ялварды.
Аптырашта калган Сәрвиназ бөтенләй өнсез калды, ә карынында яралган сабые шулчак минем яшисем килә дигәндәй беренче тапкыр селкенеп куйды. Шулай итеп, Гөлия Язгөлгә беренче “сулыш” өрде һәм туачак сабыен җаныннан да артык күреп, өзгәләнеп көтте. Сәрвиназның көн дә шалтыратып хәлен белеп тору дисеңме, сәләмәтлеген кайгыртып борчылулары. Кызның дөньяга туар вакыты җиткәч, Гөлиянең дулкынланулары тагын. Курчак кебек матур, камил баланы тәүге тапкыр кулына тотулары, төн йокыларын йокламыйча тибрәтүләре. Аның “әннә”, “әттә”, дип эндәшүләре, беренче адымнары - болар барысы энҗе-мәрҗәннән хатирә булып кыйммәтле “муенсага” әверелде. Бала җанлы Сабир да Язгөлне нык якын итте.
... Ә Сәрвиназ Язгөлдән соң да, тагын бер кыз тапты.
Зилә Мөдәррисова
фото:http://reading.com.ua/iskusstvo/19-kartin-o-materinskoj-lyubvi
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев