Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Проза

Көлке көненә "Заман сулышы" укучыларына күчтәнәч (шаян язма)

Зилә Мөдәррисова: "ТАМГАЛЫ КЕШЕ"

Марс авылында әллә нинди сәер хәлләр булгалый. Кемнеңдер көпә-көндез бәрәңгесен казыйлар, кемнеңдер караңгы төндә сарыгын алып чыгалар... Ә менә урта урамда яшәүче Госмановларга чит планета кешеләре килгәли. Гаилә башлыгы Сөләйман “бәреп” алгач, аеруча да активлаша алар. Гомер буе себердә эшләгән Сөләйманның салып йөрүенә хатыны да, авылдашлары да гадәтләнгән иде инде. Ә бу юлы ул артыгын кыланып ташлады бугай. Аның чираттагы “залеты”ннан соң чит ил кунаклары тагын “пәйда” булды.

Ата-анасын, гаиләсен күрмичә, шешәләрен кочаклаган килеш, диваныннан да тормый “бәйрәм итте” шулай. Аякларын бөкләп утырган, уң як күз төбе күгәргән, шешенеп беткән йөзе, йончынган кыяфәтенә карасаң, Сөләйман үзе дә бу як кешесенә бөтенләй охшамаган иде. Ниһаять, бүген ир өстерәлеп ашханәгә чыгып утырды. Токмачка камыр басып маташкан хатыны аңа берне сөзеп карады да, үз эшендә булды.

-Вә-си-лә, - диде аңа Сөләйман кыяр-кыймас. Мескен һәм зәгыйфь чыккан тавышын Вәсиләсе ишетмәде дә.

-Вәсил-әәә!

Бусы инде сорау-үтенүне аңлата торган басынкы тавыш иде. Вәәсиләәә дип кысылган бәрән тавышлары белән дә, әтәч шикелле кикриген югары күтәреп тә кычкырып карады. Әлегә кадәр аның җир йөзендә барлыгын бөтенләй оныткан ир хатынының исемен биш минут эчендә утыз мәртәбә кабатлады.

-Нәрсә һаман бозык пластинка сыман кычкырып утырасың? Бар әле кереп ят, саруымны кайнатма, - диде Вәсилә ире ягына таба борылып. Хатыны бик үк ягымлы эндәшмәсә дә, ниһаять, хәләл җефетенең аңа игътибар итү сөенеченнән Сөләйман:

-Вәсилә, әй Вәсиләм сине генә сөям, - дип җырлап җибәрде.

-Вәсилә, әй Вәсиләм йөрәк яна, үзәк өзелә бирче миңа йөз грамм, - дип такмаклады ул. Аның бу кыланмышларыннан туйган Вәсилә:

-Нәрсә дип һаман маймылланасың? Зинһар, үкермә шул хәтле! Кит инде, килешмәгәнне, - диде.

-Вәсиләкәй-гөлкәй! Хәлләрем мөшкел лә... авыртадыр башларым, зәм-зәм сулары салып бирче-е...

-Уйлап та карамыйм.

-Хатын... әнисе... Вәсилә әй, алай димә! Үтенеп сорыйм, үләм ич!

-Хыялланма да!

-Телисеңме “Вәсилә” җырын тулысынча башкарып күрсәтәм? Автобуста кайтканда бу яңа җырны ишеткәч сүзләрен истә калдырырга тырышып “Вәсилә” дип юл буе кабатлап кайттым.

- Автобустан төшкәндә, минекен түгел үз исемеңне дә әйтерлек дәрәҗәдә түгел, көч-хәл белән аягыңда басып тора идең ич. И, Ходаем! Әй, әртис тә инде үзең!

- Ә телисеңме биеп күрсәтәм? Безнең оешмага бер яңа эшче килде. Ул бывший моряк. Вәт ул безне ай буена моряк биюен биетеп мәш килде. Шулай дип әйтүе булды, Сөләйман җәһәт кенә сикереп торып биеп китмәкче иде, тик булдыра алмады. Уфтана-уфтана кире урынына шапылдап барып төште.

-Чү- чү! Кыланма, зинһар! Җырласаң да, биесәң дә, әтәч булып кычкырсаң да, аракы чыгармыйм. Җитте сиңа дуңгыз урынына эчәргә! - диде Вәсилә башка шаярырга урын калдырмыйча.

Ә ир чарасыздан кулларын башына куеп йөзтүбән капланды да:

-Әй карчык... карчык... убырлы карчык син, - диде.

Вәсилә бу сүзләрне ишетү белән кулындагы уклавын тотып Сөләйман янына ук килеп басты.

-Нәрсә? Убырлы карчык дисеңме? Мин убырлы булсам, син Дию пәрие!

-Хатын түгел, аждаһа син, аж- да-һа!

-Ә син ата елан, - дип ир белән хатын ызгыша башлаганнар иде, бәхетләренә Сөләйманның абыйсы Сәлимҗан килеп керде.

-Исәннәрмесез, - дип кычкырып ерактан ук сәлам бирде ул.

Вәсилә тизрәк уклавын артка яшереп:

-Исәнме, Сәлимҗан абзый! Әйдә кер, түргә уз! Мактап йөрисең икән! Хәзер токмач кабартып алам, – дип газ плитәсе янында кайнаша башлады. Кунак энесе янына урындыкка барып утырды да:

-Йә, туган, ни хәлләрең бар, сөйләп җибәр, - диде.

-Вакытлы килдең әле, ыслушай. Синең хәер-фатихаң белән генә исән калдым. Үзегез ничек яшисез, - диде.

-Менә БДИ тапшырып йөрибез әле.

-Бу вакытта нинди бодай ди ул?

-БеДеИ

-Беди, бөти, бәти нәрсә сөйлисең ул? Берни аңламыйм.

-Б..Д...И ...

-Нәрсә соң ул?

-Бердәм дәүләт имтиханы һәм җәһәннәм шунда, чуртым белсен.

-Э-э-э..., - диде Сөләйман башын кашып.

-В-ә-ә-т шул! Быел төпчегем унберенче сыйныфны тәмамлый. Менә икәүләшеп әле бер, әле икенче авылда имтихан биреп мәш киләбез. Кара әле, синең дә кечесе тугызда түгелме соң, - дип сорады абыйсы энесеннән. Шул вакыт Вәсилә дә ирләр сүзенә кушылып:

-Белми ул, кайдан белсен. Аны бит өй мәшәкатьләре бөтенләй кызыксындырмый. Күчмә кош шикелле, әле монда, әле тегендә. Бәрәңге чәчкәндә-алганда ул юк, печән өстендә дә, утын алып кайтканда да ул юк, - дип кызып киткән хатынны Сәлимҗан туктатып:

-Йә, килен, кызма әле, кызма. Белмәгәненә дә бер аптырамассың. Бер төн эчендә законнары үзгәрә. Әллә нинди әкәмәт замана китте. Ачуым килмәгәе, элек ичмасам, имтиханнары да кеше төсле иде аның. Исеңдәме энем, имтихан бирер алдыннан Хәдичә абыстайның коймасына

утырып “5”леләр тели-тели, сирень чәчәген ашый идек. Бар иде яшь чаклар, кесә тулы борчаклар. Әти белән әни безне җитәкләп йөргәнен дә хәтерләмим. Төн йокыларымны йокламыйча, улымны кая укырга кертергә, кемгә нихәтле акча төртәргә икән диеп баш ватам, - дип тирән һәм авыр итеп сулап куйды ата кеше.

-Юкка борчыласыз. Мин сезгә әйтим, юкка, - диде Сөләйман, тапканнар кайгырырга нәрсә дигәндәй кулларын селтәп.

-Күр инде, аныкы гел менә шулай җиңел уза. Безнекенә дөнья - бер кәнди. Кайтуына бер атна булды, әле һаман каядыр “очып” йөри. Күр инде, имансызның айнырга уенда да юк, иртүк аракы сорап утыра, - дип тагын зарланырга тотынды Вәсилә.

Ә аның каравы, Сөләйман бик тыныч иде.

-Әй, юкка хәсрәтләнәсез, бер кирәкмәгәнгә мәшәкатьләнәсез. Хатын сиңа да әйтәм, туганым, синең дә ишетсен колагың, зрәгә нервыларыгызны бетереп маташмагыз. Минекенең дә, синекенең дә барысы да әйбәт була, - диде ул министрларча җитди кыяфәт чыгарып.

-Җир шарының бер асыл тәкәсенә карагыз инде! И, Ходаем, бар икән күрәселәрем, - диде хатыны.

-Йөрәк майларым, күп нәрсәләрне белмисез, күрмисез шул. Юк-бар белән заяга уза гомерегез, заяга..., - диде ул әңгәмәдәшләренең аның сүзләрен чынга алмауларына үпкәләп.

-Ышан, брат миңа, бар да әйбәт була. Син бит бертуганым, син булса да миңа ышанырга тиеш. Ә хатын кем ул? Хатын ул- күрше тавыгы гына...

-Чын-чынлапмы? - диде Сәлимҗан тагын да якынрак килеп.

-Валлаһи, дип әйтәм.

-Ә син моны каян алып әйтәсең?

-Беләм булгач, беләм инде. Синең хакта шәхсән сораштым.

-Кемнән, каян беләсең? - дип кабатлап сорады Сәлимҗан.

-Кемнән булсын? Тегеләр әйткәндер инде, тегеләр, - диде Вәсилә җавап тотып.

-Кемнәр, - диде Сәлимҗан тагы да гаҗәпләнә төшеп.

-Әллә белмисең? Бездә еш кына чит планета кунаклары булгалый. Белеп тор, безнең Сөләйман андый-мондый кеше түгел...

-Әйе шул, әйе. Бик беләсегез килсә, мин бит тамгалы кеше. Өстә мине беләләр, хөрмәт итәләр, - диде ир масаеп. Аннан абыйсына таба иелә төшеп:

-Туганым, сиңа сер итеп кенә әйтәм, алар бит минем арттан төшкәннәр иде. Сөләйман, тизрәк бул, синең арттан килде, диделәр.

-Кит аннан!

-Валлаһи дип әйтәм, махсус минем арттан төшкәннәр. Сиңа Сатурнны, Венераны, Марсны күрсәтергә вакыт җитте, диделәр. Сүзнең кыскасы, бөтен Галактика буенча экскурсиягә алып китәргә иде исәпләре.

-Вәт сиңа кирәк булса!

-Ә мин... бармадым...

-Кем инде шундый сәяхәттән баш тарта? Әле җитмәсә бушкадыр.

-Әлбәттә, бушка.Бик кыстадылар, кәнишне.

-И-и, зрәгә бармагансың! Андагы хәлләрне белеп, андагы тормышны күреп кайтыр идең. Анда тормыш яхшырак булса, без дә китәр идек. Сорашмадыңмы, ул планеталарда да сәгать саен бәяләр артып тора микән? Алайса монда яшәргә чама калмады. Кичә генә иртән көнбагыш мае 50 сум иде, әбидкә керсәм 70 сумга күтәрелгән. Ә эш мәсьәләсе ничек икән? Бездә эшсезләр үзең беләсең, буа буарлык... Дөнья хәлен белеп булмый, бәлки анда эшче куллар җитешмидер.

Ә Сөләйман абзыйсының сүзләрен игътибарга да алмый үзенекен сөйләде:

-Мин әйтәм, анда дәшкәнче минем өчен башка берәр файдалырак нәрсә майтара алмассызмы? Ә ул Галактикагыз миңа ни пычагыма кирәк? Миңа монда да бик ошый, анда яшәргә бер теләгем юк, дидем.

Боларны дәшми-тынмый тыңлап торган Вәсилә дә сүзгә кушылып:

-Синең гомергә шул булыр инде. Ун ел элек тә эшеңнән тәкъдим иткән фатирны кулдан ычкындырдың. Карап та тормый, түшәмнәре кыек диеп баш тарттың. Ә менә сыйныфташың Сәлим бер дә җебеп тормады, Фәниясен алды да шәһәргә сыпырттылар. Хәзер рәхәтләнеп балда-майда йөзә, ял йортларында, чит илләрдә генә сәяхәт итәләр. Ә мин берни дә күрмичә шул дәвер авылда череп ятам. Хет ичмасам бусыннан баш тартасың булмаган. Чит планетага сәяхәткә бардык дип, күкрәк киереп бер сөйләр идек. Барысының да борынына чирткән булыр идек, - диде хатыны мыскыллы елмаеп.

-Вәсилә, бәгърем, нәрсә сөйлисең? Исеңдәме соң, теге елны алырга төшкәч, үзең каршы килдең. Мин сиңа җыен тизрәк, арттан килделәр дип, күпме ялвардым! Син күрергә түгел, бу хакта ишетергә дә теләмәдең. Хәзер шелтә белдергән буласың тагын. Бәхет кошыңны кулдан ычкындырдың карчык, ычкындырдың. Бик беләсең килсә сине бит анда депутат итеп сайламакчылар иде. Син миңа ышанмадың. Мине кунакларым алдында шундый уңайсыз хәлдә калдырдың. Бу юлы үземне генә дәштеләр, әмма мин ризалашмадым. Синең янда калдым, Вәсиләм, - диде Сөләйман куштанланып.

-Үткән эшкә салават инде. Йә, сөйлә тизрәк, нәрсә сорап мөрәҗәгать иттең соң ул чит планета вәкилләренә? - диде Сәлимҗан.

-Мин әйтәм, менә унбиш ел Себергә поездда җәфаланып йөрим. Бәлки, миңа берәр махсус оча торган тәлинкә юнәлтә алырсыз. Бик кыйммәткә төшсә, хакын килешербез, буш итмәм дидем.

-Соң шуннан, алар нәрсә диделәр? - диде Сәлимҗан тагын да кызыксынып.

-Үтенечемне кире кактылар. Булмый, брат, булмый. Поездыңда гына рәхәтләнеп йөре, очулар куркыныч, диделәр.

-Чынлап та, энем, хәзер очарга куркыта. Адым саен шартлаулар, көтелмәгән авариялар. Акыллы әйткәннәр. Хәзер имеш, байлар да

үзләренең тынычлыкларын саклап, күбрәк поездда йөри икән. Бик дөрес киңәш бу, алар бер дә белмичә сөйләмәс.

-Кара инде син бу ахмакка! Оча торган тәлинкә сораган, имеш! Кеше көлдереп очып йөрер иде тагын. Кирәкми, җитте, болай да күп очтың. Өченче ел ничек базга очып төшкәнеңне оныттыңмы? Бәхетеңә, әлеге дә баягы, лычма исерек идең. Аек булсаң, синең яныңа дусларың түгел, ә Газраил үзе килгән булыр иде, - диде хатыны шелтә белдереп.- И, Ходаем, шунда да бер юньле нәрсә сорый алмаган. Гомер буена үзең өчен генә яшәдең. Кешеләр әнә тоталар да машиналарын пирчәткә сыман алыштыралар. Ә син Себердә йөреп тә, ачуым килмәгәе, күгәргән “жигули”да йөрисең. Соң шунда, авыл халкын шаккаттырып, соңгы маркалы машина сорыйсың калган.

-Әй, дивана хатын. Вак-төяк үтенеч белән аларга мөрәҗәгать итәргә мине кем дип белдең?! Машина тимер кисәге генә бит ул, үзебез дә алырбыз.

-Машина хәтле машинаны да вак нәрсәгә санагач, шундый избранный кешеләр рәтендә дә булгач, ике катлы йорт сорыйсың калган алайса. Йортын ук торгызып бирмәсәләр дә, бәлки, бурычка акча биреп торырлар иде. Барысы да кризис дип шау-гөр килә. Банклардан да ссуда, кредит алып булмый, диләр. Ипотека да туктатыла икән, бәлки сиңа процентсыз гына акча юнәлтерләр иде, - дип һөҗүмгә күчте Вәсилә.

-Әйе шул, туган, оча торган тәлинкә сорап ялгышкансың. Чынлап та, файдалы нәрсә хакында сүз кузгатасың калган. Балаларны укытасы, башлы-күзле итәсе бар. Кем белә, бәлки балаларыбызны укырга урнаштырырга да ярдәме тияр иде. Шундый система хәтле системалар белән элемтәдә торгач, үзара килүшеләр юк түгелдер ул, - дип Сәлимҗан да килене ягына авышты.

-Сез нәрсә? Үз акылыгыздамы? Сезнең барлык гозерләрегезне дә үтәргә, аларны алтын балык дип белдегезме әллә?

-Әй, миңа димәгәе, чурт булсын! Дусларың шундый әйбәт булгач, әнә аракы эчүдән терелтү чарасын сорарга иде. Синең эчмәвең мең алтын бәясе. Кесәңә дә, исәнлегеңә дә файдасы булыр иде ичмасам, - диде хатыны кулын селтәп.

-Сорадым карчык, әле ничек кенә сорадым. Тик алар миңа бра-а- т, син безгә беркайчан да башка мондый үтенеч белән мөрәҗәгать итмә инде. Не в нашей компэтэнции, диделәр. Ә менә тартылып имгәнгән кулыңны хәзер дәвалыйбыз ди, үзләре үк тәкъдим итте.Тылсымлы таягы белән бер-ике генә селтәнделәр, шундый җиңеләеп киттем менә. Үземне яңа туган сабыйдай хис иттем. Күрәсезме,тәнемдәге кара янган эзләр дә бөтенләй юк диярлек.

-Шулай булмый ни?! Кем таң белән мине үтереп кулбашым сызлый, зинһар сыла әле әнисе, дип татлы йокымнан уятты? - диде Вәсилә.

-Ахырына кадәр дәвалап бетермәгәннәр, шифасы озакка бармады, әллә алдадылар инде, - диде Сөләйман нәрсә әйтергә белмичә.

-Алайса бармыйча дөрес эшләгәнсең, энем. Ул галактикасында да шулай кылангач, җирдәгесен сөйләп тә торасы түгел.

-Берни аңламыйсыз. Сез күптән сатылган инде, - диде Сөләйман уйчан гына.

-Кемнәр? - диде Вәсилә белән Сәлимҗан берьюлы.

-Кемнәр булсын, кешеләр. Сизәсезме, алар җир шарында кими, кырыла.

-Юкны сөйләп торма әле. Президент икенче-өченче бала өчен акча бирәм дигәч, хатыннар тапмас җирләреннән таба башлады бит, - диде абыйсы Сөләйман белән килешергә теләмичә.

-Әйе, кеше туа. Ул бар, тик аның җаны, рухи байлыгы юк. Җирдә комсызлык, кансызлык хөкем итә. Ә кеше күпме табигатькә зыян китерә. Әллә болар барысы да эссез генә үтә дип уйлыйсызмы? Вакытында

яңгыры яумый, кышлары карсыз. Болар барысы да өстән күзәтелә. Сатылган сез, сатылган, - диде Сөләйман уфтанып.

-Син ул акылыңны шайтанга саткансың. И, Ходаем, бар икән күрәселәрем, - диде Вәсилә.

-Ник әле без сатылган? Син дә монда яшисең ич, - дип бәхәскә керде Сәлимҗан.

-Миңа күп калмады, туганнарым. Тиздән китәм мин. Көтәләр анда мине, көтәләр...

-Безне дә оныта күрмә! Син - ахмак, ә без сиңа ышанган ике юләр, тыңлаган булабыз тагын. Планета өчен кайгырганчы, әнә Илшатны кая укырга кертү турында бераз уйланыр идең.

-Әй, белмисез бит, белмисез шул. Йөрәгемнең ниләр уйлап януын күз алдына да китермисез. Булмый сезнең белән сөйләшеп. Дусларым белән элемтәгә кереп карыйм әле, алар гына аңлый хәлләремне...

рәсем: Эльмира Толстова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев