Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Проза

Кәртләр юраган бәхет

Бишәр онык - оныкчыкка әби булган Акзадәнең   шатлыгы эченә сыймады. Кечкенә оныкчыгын итәгенә утыртып,  бер яратып сөйде, бер  иркәләде. Баланың баласы балдан татлы, диләр шул. Кай арада әби булырга өлгергән диген. Мәңге картаймас төсле тоелса да, инде ике кат әби булырга өлгерде Акзадә. 

Гомернең шулай тиз үтүләрен әйт әле син!  Гомер кыска- үткәрмә бушка. Аллаһыга мең шөкер, аның үткәне бер дә үкенерлек булмады.  Тулы, матур  һәм бай тормыш белән  яшәде. Акзадәнең дөньядан  бер  зарланырлыгы юк: эшен дә яратып башкарды,  иреннән дә  уңды. Хатын-кызның төп бәхете ирдән диләр бит әле,  Акзадә дә гомерлек ярына бик разый: ире эштә дә һәрвакыт мактаулылар рәтендә булды, балаларына да яхшы ата була белде. Хәзер дә  аны өзелеп сагынганда бәгырь кисәгенең  Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын  карап утыра. Оныкларына да гел бабасы турында мактап кына сөйли. Янәсе, аңа охшасагыз, беркайчан  да ким-хур булмассыз.
 Дөрес, күңелендә китек бар барын. Гомер көзенә ялгызы  кереп бара, олыгайган көнендә   пар канатсыз калды. Нишлисең, адәм баласы үлемнән берничек тә котылып  кала алмый. Әҗәлдән   бернинди  дару да юк шул. Ашыйсы ризыгың, эчәсе суларың  беткәч, берни дә эшләп булмый икән. Җаныкаемның урыны оҗмахта булсын, дип күңеленнән ире рухына дога кылды. Шөкер, ике балалары  да тәүфыйклы булдылар. Кызы белән улы әнкәйләрен өрмәгән урынга да утыртмыйлар, онык-оныкчыклары әнә ничек   “әбием”, “әбекәем” дип өзелеп  кенә торалар. Шул түгелмени соң  олы бәхет, зур шатлык, дип уйлады Акзадә бу кышкы иртәдә.
Аның якты һәм фәлсәфәле   уйларын  бүлдереп, оныгы Нәзилә:
-    Әбием, ә син бабайны яраттыңмы? Ә ул кайда хәзер?- дип сорап куйды.
-    Әйе, бәбкәм, мине аны бик яраттым. Үзен   әле дә сагынып яшим, - дип яулык очы белән күзендәге яшь бөртекләрен сөртеп алды. Оныгының самими, гади генә бу соравы аны балачакка кайтарды. Чәчләрен ак бәс сарган   Акзадә әби, гүзәл  яшьлеген сагынып, талпынып куйды.   Их, бер генә көнгә булса да кайтарасы иде ул чакларны, дигәндәй көрсенеп тә алды. Күз алдыннан газиз әнисе,  сөйгән яры белән тәүге очрашкан көннәре  йөгереп узды.
Тормыш иптәше  Закир белән алар чәчәкле ямьле җәй аенда таныштылар. Ул вакытта зур һәм  кара күзле, нечкә билле Акзадә авыл китапханәсендә хезмәт куя, ә кичләрен кинога билет сата иде.
Мәхәббәт турында хикәяләрне  күп укыган яшь кыз үзе дә  китаптагыча   бер күрүдә гашыйк булды.  Яңа гына армия хезмәтеннән кайткан бөркеттәй егет тә ишектән керүгә,   үз итеп ягымлы  эндәште. Ап-ак нейлон күлмәктән, ачык төстәге чалбардан иде ул. Ә кичен билет алганда, егетнең  кулы кагылып киткәч, йөрәге ничек итеп дөп-дөп типкән иде. Онытып буламы соң инде бу очрашуның татлы мизгелләрен? Яшь кызның күптән эзләгән кешесе нәкъ  ул булып чыкты, чөнки чибәр Акзадә артыннан йөрүчеләр, кияүгә тәкъдим итүчеләр булмады түгел, булды. 
-    Мин сезне күпме эзләдем, - дип оялып кына дәшкән солдат егетне Акзадә дә күптән көткән булып чыкты. Чая Акзадә шулвакыт егетнең соравына:  “Димәк, таптыгыз,”- дип җавап кайтарган иде. Яшьләр озак аралашмадылар. Закир  бер ай дигәндә, Акзадәне гомерлек яры булырга сорады. Шулчак яшь кыз  әдәплек саклап, ризасын риза, тик әнинең фатихасын аласы бар әле башта диде. Беренче тапкыр туган авылына егете белән   кайтулары да бүгендәй истә. Дүрт  баланы сугыштан соң авыр елларда аякка бастырган, кеше иткән Акзадәнең әнисе кунакны якты йөз белән каршы алды. Кияү егетен ул да бер күрүдә ошатты,  шундук ризалыгын бирде.
-    Кызым, бәхетле генә була күр!  Бигрәк йөз-чалымнары белән кияү  мәрхүм әтиеңә охшаган. Аллаһы боерса, матур һәм тату яшәрсез, - дип балалары өчен чын күңеленнән шатланды ана. Ашханәдә кайнашканда  Акзадә янына килеп:
-    Кәрттә ачылган бәхетең  шул булдымы инде? Ичмаса,  сезнең бәхетегез озын гомерле  булсын иде,   – диде әнисе  күз яшьләре  аша елмаеп.
Ни гаҗәп, бу хакта Акзадә бөтенләй дә  онытып  җибәргән иде. Чынлап та,   аңа  бу бәхетне, олы  мәхәббәтне күп еллар элек   карта юраган иде бит. Җиденче сыйныфта укыганда булды бу хәл. Мәктәптән соң, тырыша-тырыша  дәресләр әзерләп утырганда, әнисен  эзләп, таныш  чуаш хатыны  керде. Әнисе әле кайтмаган,  өйдә юк, Акзадә ялгызы гына иде.
-    Акзадә, әйдә,  кәрт салам, - диде аңа күрше хатыны. Кыз аяк терәп каршы торды,   ризалашмады. Киләчәген белү теләге  белән әллә ни  янмады, чөнки  алдагысын  белүне  “гөнаһлы” дип ишеткәне бар иде. “Юк, мин кәрткә ышанмыйм” дисә дә, теге хатын үзенекен итеп бер-бер рәтле кәртләр тезә-тезә Акзадәгә бәхет юрады. 
-    Озак яшиячәксең,  бәхетле дә  булачаксың, - дигән сүзләре  яшүсмернең йөрәгенә май булып ятса да, тормыш юлдашы итеп ерактагы бер чибәрне сайларсың дигәч, боегып калды
 Армия хезмәтеннән кайткан сөлек кебек  егеткә кияүгә чыгачаксың дигәч, Акзадә:
-    Нәрсәгә миңа читләр, үзебезнең авыл егетләре дә җитәрлек, - дип карышкан иде. Туган туфрагыннан еракта яшисен белгәч, унөч яшьлек  кыз пошаманга төште, хәтта  моңсуланып та йөрде. “Ничек инде газиз әнкәсен калдырып еракка китә? Булмас, көченнән килмәс, дип фикер дә  йөртте ул чакта. Әнисенә  дә күрше апасының юраганнарын  түкми-чәчми сөйләп бирде.
-    Багучыга барма, башыңа бәла алма, дип әйтә борынгылар. Хәерлегә булсын,балам! Римма апаңның күпчелек әйткәннәре дөреслеккә туры килә килүен, тик син ул хакта бөтенләй дә уйлама, оныт, - дип тынычландырырга кереште Акзадәне кочагына алып әнисе. 
Бу вакыйгадан соң күпме сулар акты, Акзадә дә  ерак китәсен белгәч, “кара кайгы”га батып йөрде дә, әллә уйнап, әллә чынлап әйтелгән күрше апасының сүзләрен бөтенләй  күңеленнән алып ташлады.
Балачактан әдәбият-сәнгатькә гашыйк булган Акзадә мәктәпне тәмамлаганнан соң мәдәни-агарту колледжында белем алды. Яшь белгечне  юллама белән бер зур авылга китапханә хезмәткәре итеп билгеләделәр.Колхоз эшендә дә актив булды ул. Яшьлегенң  иң матур чорында  очратты ул Закирын. Югыйсә, Төркмәнстан ягыннан кунакка кайткан егеткә ияреп еракка китәрмен дип башына да китермәгән иде ич. Менә шулай бер уйламаган-көтмәгән җирдән бөтенләй башка республикага җиңел генә китеп баруына үзе дә аңламый калды. Кырык алты ел кулга-кул тотынышып яшәгән Закирына да, бәхетле язмышына да мең  рәхмәтле Акзадә. Язмышка булган рәхмәте  шигъри юлларга төзелеп, аның күңеленә уралды:

Мәхәббәтнең көчен, төсен тоеп,
Бүген дә мин тормыш ямен таптым.
Яшим якты хатирәләр белән
Мәхәббәтнең татлы җимешләрен татып.

Мәхәббәтнең тәмен тоймас идем
Гомеремдә татып карамасам.
Яшьлегемне корбан итмәс идем
Аның хисләренә табынмасам.
 


Зилә Мөдәррисова

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев