Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Проза

Кыз-бала бәхете

Ишек алды вак кына, Вак кына, куак кына. Кыз балага сүз әйтмәгез, Кыз балага сүз әйтмәгез. Кыз бала кунак кына. Вәсилә Фәттахова

«Кем туар икән? Малаймы, кызмы? Ул кемгә охшар?» Яшь ананың уенда һәм күңелендә бары тик шундый сораулар гына бөтерелде һәм ул түземсезлек белән сөеклесе Рәмиснең кайтуын көтә башлады. Ә вакыт, үч иткәндәй ашыкмады, һәрхәлдә Гүзәлиягә шундый озак тоелды. Ул үз-үзенә урын таба алмыйча, арлы-бирле йөри башлады. “Нигә һаман кайтмый ул? Кайда йөри? Әллә соң бу турыда аңа хәбәр генә юллыйм икән”, дип алтынсу төсендәге телефона озак кына карап торды һәм уеннан кире кайтты. “Юк, юк, алай кирәкмәс. Бу хакта аның күзләренә карап, үзе әйтәчәк”. Каенанасы да һаман күренми. Ярый соң, һич булмаса, коймак пешереп алыйм, дип Гүзәлия аш бүлмәсенә чыкты. Сөенечле хәбәр янына тәмле коймак артык булмас дип уйлады ул. Шул арада улы белән ананың икәүләшеп кайтып кергәннәрен абайламый да калды. Аларны күреп алуга:

* Кулларыгызны юыгыз да, табынга рәхим итегез, - диде Гүзәлия серле генә елмаеп. Рәмис май кояшыдай балкыган Гүзәлиягә карап, гаҗәпләнеп торды.

* Матурым, ни булды сиңа? Син шундый сәер бүген, - диде ул.

* Утырыгыз, минем сезгә әйтәсе сүзем- бер зур яңалыгым бар,- диде Гүзәлия икесен ике якка утыртып.

* Безне ташлап китәргә җыенмыйсыңдыр бит, - диде каенанасы беренче булып.

* Гүзәлия, турыга әйт, җәфалама. Әллә башка берәүне таптыңмы, - дип, Рәмис тә сүзгә кушылды.

* Җүләркәйләрем, тынычланыгыз. Беркая да китәргә җыенмыйм һәм беркемне дә тапмадым. Ә юк икән, тиздән табачакмын һәм без бергә озын-озын гомер кичерәчәкбез, - диде Гүзәлия сабыр гына.

* Нәрсә? Кем ул?

* Әлегә белмим. Мөгаен, малай булыр ул. Сүзнең кыскасы, бәгырем, тиздән син әти булачаксың. Ә сез Рәисә Нуретдиновна тиздән беренче оныгыгызны сөячәксез,- диде яшь хатын, шатлык нурлары чәчә-чәчә.

* Нәрсә?! - дип дәррәү килеп, ул белән ана ничек торып басканнарын сизми дә калдылар.

* Син бәби көтәсеңме?- диде алар бертавыштан. Тик булачак атада да, әби кешедә дә сөенү билгеләре сизелмәде. Бу хәбәрне ишетүгә аларның йөзләре караңгыланып китте.

* Тулы бәхет өчен шул гына җитмәгән, - дип, каенана алдына китереп куйган коймакны да ашамыйча, үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Ә Рәмис бөтенләй югалып калды һәм бары тик:

* Безгә кыз һәм ул алып кайтырга иртәрәк әле, - диде ул. Гүзәлия әле генә бәхетеннән җиденче күктә иде. Күр дә тор, баскыч та куймый, аны җиргә үк бәреп төшерделәр. Төшерү генә түгел өстеннән таптап киттеләр. Гүзәлиянең шушы мизгелдә тизрәк бу өйдән чыгып качасы, дөньяда бу кешеләр барлыгын бөтенләй онытасы килде. Бөтенләй караңгылыкка төшеп югаласы иде... Юк, юк, киресенчә, караңгылыктан яктылыкка чыгу юлын эзләргә...

... Әллә ничек кенә башлады шул ул тормыш юлын. Гаиләсе бармы соң Гүзәлиянең? Рәмис өчен кем ул? Алар бит аның белән законлы рәвештә язылышмаганнар да. Ап-ак күлмәктән, йомшак мендәрләргә бастырып

кулларында үз өенә алып кермәде. Сый-хөрмәттән сыгылып торган табыннар да, кунаклар да булмады. Бик яшь иделәр шул алар, беркемне дә тыңламыйча барысын да үзләренчә хәл иттеләр. Гүзәлиянең әнисе Әминә апа:

* Кызым, өлгерерсең әле тормыш арбасына җигелергә. Рәхәтләнеп безнең янда яшәп кал. Кыз бала- ул болай да өйдә кунак кына. Ашыкма, иң элек укуыңны тәмамла, кулыңа диплом ал, - диде. Аны тыңларлык һәм аңларлык дәрәҗәдә идеме соң ул? Әллә замана шаукымына иярде, әллә Рәмис аның өчен бөтен нәрсәдән өстен идеме? Хәзер моңа ул төгәл генә җавап таба алмас. Яшьләрнең үз туксаны туксан булды.

* Әни, үзегезнең яшь чак белән безнекен чагыштырма. Без башка буын, - дип җиңел генә җавап тоткан иде дә шул. Ә хәзер нәрсә? Баласына фамилияне кемнекен бирәчәк? Имеш, туйны үткәреп тору модада түгел. Хәзер егет белән кыз бер-берләренә ошый икән, чикләр юк, бергә яшиләр, - дип Гүзәлия дә кунарга кайтмый башлады, ә аннан соң бөтенләй хәер-фатихасыз егетнең өенә яшәргә күченеп китте. Туйны кайчан телисең, кайчан акчаң бар шунда рәхәтләнеп ясарга була дип фикер йөртте алар. Кызының бу кыланмышлары ананың йөрәген бик әрнетсә дә, ул сер бирмәде. Кияү тиешле Рәмисне һәрчак ачык йөз, тәмле тел белән каршы алды. Ә менә Рәмиснең әнисе- Рәисә апа гына киленне өнәмәде, нигәдер беренче күрүгә үк якын итә алмады. Улы да кызык кына итте үзен. Бер көтмәгәндә-уйламаганда Гүзәлияне алып кайтты да:

* Әни, бу – Гүзәлия. Ул миңа хатын, сиңа килен. Телисеңме, теләмисеңме, бүгеннән бездә яшиячәк, - дип кырт кисте.

Рәисә ханым күз кабакларын җыеп, нәрсәдер әйтергә маташкан иде, улы шундук:

* Әни, лекция укырга маташма да. Без хәл иттек инде, бергә торачакбыз. Кара аны, Гүзәлиягә сүз әйтәсе булма, - диде дә яшьләр, бездә эшең булмасын дигәндәй, үз бүлмәләренә кереп бикләнде. Менә шулай башланып китте унҗиде яшьлек Гүзәлиянең һәм унсигездә булган Рәмиснең уртак тормышы. Ике ел буена Әминә апа яшьләргә:

* Ярый туй ясарга теләмисез икән, сезнең эш. Ә менә шаригать кушканча, никахсыз яшәвегез белән килешә алмыйм. Без мөселман кешесе, никах укытырга кирәк, - дип сөйли торгач, Гүзәлия белән Рәмис мәчеткә барып кайттылар. Анда да күңелләре кушканга түгел, ә Әминә апаның көне-төне бер сүзне такылдавыннан туйганга гына.

Көн артыннан көн үтте, бер түбә астында ир белән хатын булып яши бирделәр. Гүзәлия барыбер дә Рәмис аңа тәкъдим ясар һәм аңа:

* Гүзәлиям җитәр инде үз фамилияңдә йөрергә дип, балдаклар алмашырга чакырыр дип күңеле белән көтте. Тату һәм матур гына шулай яшәп ятканда, Гүзәлия үзендә үзгәрешләр сизде. Ул икән авырга узган һәм ул тиздән ана булачак, якты дөньяга сабый бүләк итәчәк. Бу шатлык белән аның тизрәк Рәмис белән уртаклашасы килде. Ә ул... мәхәббәт җимешләренең тууын теләми. Бу хакта белүгә, Гүзәлия әйберләрен дә алмыйча туган йортына- әти-әнисе янына кайтып китте. Аңласа да, аның хәлен бары тик әнисе генә аңлыячак һәм ул аны ярдәменнән ташламас. Гүзәлия дә карынында яралган баласын беркемнән дә кыерсытмас һәм ул аныкы һәм бары тик аныкы гына булачак.

Гүзәлия өенә кайтып киткәч, Рәмис белән Рәисә апа кызның өенә килеп, баланы тапмасаң яхшырак булыр дип үгетләп карадылар, әмма Гүзәлия бу хакта ишетергә дә теләмәде. Аннан соң, яшь ананың карары белән килешкәндәй булып, күрше шәһәргә яхшы тәбибка күренергә алып барабыз

дип, баласын төшертергә дигән уйлар белән янып йөрүен белеп алгач, ул бу юлында очраган юньсез адәмнәрне бөтенләй тормышыннан сызып ташлады. Улы- Гомәрне тапкач, яңабаштан тырышып медицина колледжына укырга керде. “Һәр бала үз ризыгы белән туа” дигән мәкаль бар. Гомәр дә шук һәм акыллы малай булып үсте, балалар бакчасына йөри башлады. Аны тәрбияләүдә һәм үстерүдә Гүзәлиянең әти-әнисе дә, туганнары һәм дуслары булышты. Ә Гүзәлия алдагы тормышында чын мәхәббәтен очратып, күрше егете Камил белән кавышты. Никахны да, туйны да зурдан куптардылар. Тормыш иптәше Гүзәлиянең улын үз малае кебек якын итте, аңа хәттә үз фамилиясен бирде. Ә хәзер алар тату гаилә, бәхетле пар булып гомер итә. Тиздән икенче сабыйлары- кызлары туачак. “Ана булу- нинди олы бәхет һәм зур шатлык”, - дип түгәрәкләнеп килгән корсагын сыйпый-сыйпый, чын гаиләле булуына сөенеп туя алмый Гүзәлия. Бәхет бар ул, тик көтәргә генә кирәк...

Зилә Мөдәррисова

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

7

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев