Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Проза

Шәфкать Ганиевтан "көлкеле күчтәнәч"

Удмуртиядә яшәүче милләтәшебез иҗат иткән юморескалар.

Кырык елдан соң: “Исәнме, кияү”
Безнең авыл зур булса да, мәктәп ни өчендер сигезъеллык кына иде. Интернатта яшисе килмәгәнлектән, урыс мәктәбе булса да, биш чакрымдагы мәктәпкә барырга булдым. Яңа мәктәпкә, яңа класска ияләшеп китү җиңелләрдән булмады. Класс җитәкчебез мине бер матур гына удмурт кызы белән утыртты. Ул кыз миңа бик булышты. Күчертә, удмурт телен өйрәтә. Үзем дә сәвсим җебегән түгел - физика, биология, тарих буенча булдыра алганча аңа ярдәм итәргә тырышам. Шулай аралаша торгач, аңа “Яратам сине!” дип записка да яздым бит. Аны тирләп-пешеп иясенә тапшырдым, ул берни дә әйтмәде. Икенче көнне, әйтерсең, укымаган да минем сөю мәктүбен, ләм-мим. Ул дәшмәгәч, мин дә нидер әйтергә кыймыйм. Бу турыда ул да, мин дә кабат сүз катмадык. 
...Мәктәпне бетергәнгә быел инде кырык ел булды. Барыбыз да танымаслык булып үзгәрдек. Төрле якларга китеп таралдык, кайберәүләр инде исән дә түгел... Кичә таныш булмаган номердан бер хатын-кыз шалтыратты. Исемен әйткәч, “таныйсыңмы?” дип тә өстәде. Синең номерыңны көчкә эзләп таптым, ди. “Авылга кайткач, өй җыештырганда, запискаң килеп чыкты бит, язганнарың хәзер дә актуальме?” - дип сорагач, икебез дә озак кына көлдек.

“Хәзер, капчыгыңны тот!”
Иртән тукталышка барышым, каршыма чегән хатыны килеп чыкты. "Вакыт купме?"- дип сорый  бу, имеш, сүз башлый. "Әллә заводта эшлисеңме, соңга калам дип куркасыңдыр",- дим. Инде акча сорый башлады: "Сөт эчәсем килә, заодно погадаю да", дип янымда бөтерелә башлады. "Хәзер, капчыгыңны тот!" – дип телләшә башладым. "Әгәр син барысында беләсең икән, иптәш Путин абый сине замы итеп алыр иде, йөрмәс идең урам буйлап",- дип тә өстәдем. Борчагы пешмәде, үз юлы белән китеп барды.
...Бервакыт шушы ук тукталышта чегән хатынының бер татар кызын талаганын күреп алдым һәм  күзәтә башладым.
"Чиреңне белер өчен алтын әйбер кирәк",-дигәч, кыз алтын айлы муенсасын салып бирде.Чегән хатыны аның берничә авыруын тапкач,  кызның  яшел кашлы  алкаларын да алды. "Алтын әйберләреңнең барысы да кирәк булыр",- диде. Теге балакайның бөтен байлыгын учына кысты да, кызга өрергә кушты. Кызның өрүе булды, алкалар да, муенса, йөзекләре  дә минут эчендә  юкка чыкты, "дәваланырга" очтылар,  ахрысы. Бу хәлне күргәч, түзмәдем, тизрәк яннарына бардым. 
Шунысы кызык, теге кыз миңа: "Иди, не мешай, сама знаю!"- димәсенме?! Мин дә аптырап тормадым, тотып якасыннан селкедем. Орыша торгач, уянды бит бу, ниһаять,  аңына килде. “Сыер дуласа, аттан уздыра”, диләр. Чегән  хатынының чәчләренә барып ябышты. Мин дә булыштым, чегән хатынын тотып тордым. Баксаң, алтыннар ерак очмаганнар, чегән хатынының катлы-катлы итәгенең берсенә генә  кунганнар  икән. Кычкырта- кычкырта таладык үзен. Кыз соңыннан миңа рәхмәтләрен укый-укый: "Чегәннәр янына башка якын да килмәм",-дип сүз бирде.

Шәфкать  Ганиев

рәсем:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев