Заман сулышы

Адәм баласы бер төрле уйлый, тәкъдир башка төрле борып куя

Кеше тормышымны үземчә корам дип уйлый. Язмыш көлә: юлларыңны үземчә борам. Әнә шулай дип язган күпләрнең яраткан язучысы, шагыйрә Рәмзия Габделхакова. Ничек дөрес итеп әйтелгән сүзләр.

 


Менә күптәннән кешеләр белән аралашам һәм һәрберсе үзенең яшьлегендә хыялланган тормыш юлыннан атлый алмаган, киресенчә, күпме кайгы-хәсрәт кичереп картаерга туры килгәнен сөйләп торалар.


Эшләгән дәверемдә “Кояш” тукталышында иртән килүче беренче автобуска озын буйлы, йөзләрендә акыллылык сыйфатлары чагылган абый белән керә идек. Беркөнне ул: “Сеңелем, сез кайда эшлисез, бик иртә йөгерәсез?” – дип сорады. Балалар бакчасында тәрбияче икәнемне әйттем, шулай ук иртә торырга яратканымны, “тургай” төренә керүемне дә белгерттем. Ул көлемсерәп: “Минем хатынымны шул пушкадан атсаң гына уяначак”, - дип куйды. 
-    Ул соң ятадыр, андыйлар да бик күп бит, - дидем.
-    Телевизордан сериаллар карый инде, аннан соңгы вакытта чир дә басты үзен, хастаханәдә еш ятарга туры килә. Бер-беребезне яратышып өйләнештек, хөрмәт зур арабызда, - диде.

Бер иртәдә балаларының кайгылары да саулыгын бик бетерүен әйтте. Менә шулай Әмир абый үзенең тормыш юлы белән бөтенләй диярлек таныштырды. Ул вакытта ЖБИдә (тимер-бетон эшләнмәләр заводы) эшләгән чагы иде.


Алар дүрт малай үскәннәр, әти-әниләре балачактан ук эшне яратырга кирәклекне, ялкаулар гына ил арасында ким-хур булып яшәячәкләрен һәрдаим аңлатып торып үстергәннәр. Ләкин әти-әнисенә дә үпкәләгән минутлары хәтсез икән. Чөнки нигәдер олы абыйларын алар ныграк яратканнар. 
-    Йоклаганда да урыным аларның аяк очында булды, әнкәй өч абыемны чиратлап йоклый иде. Миңа карата нигәдер шулай каты бәгырьле булды, моны хәзер дә аңламыйм. Инде үзем дә бабай булдым, шул моментлар искә төшеп, йөрәгемне сыкрата. Бәлки шуңа да үзем дә балаларыма йомшак була алмадым, эштә дә шундый сыйфатым бар. Бу үземне дә борчый. Хәзер бу турыда еш уйланам: әти-әни балаларын тигез яратырга тиешләр, шулай үстергәндә генә бала-чага дус, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәячәкләр.

Минем хатыным да ачулана иде, гел эшең турында сөйлисең, балаларның ничек укулары да кызыксындырмый (ике ул үстердек) дип. Трудоголиклар эштә әйбәт, ә өйдә җылы мөнәсәбәтләр булдыру мөһим икәнлеген аңлата иде Саниям. Тыңламадым шул, менә дүрт ел элек аны җирләдек, эчтән янып-көеп йөргән булган инде. Аның яшьтән үк сәламәтлеге дә какшады. Без бит аның белән бер авылдан, бергә үстек. Аш-суга оста иде, кич белән сериалларын караганчы, телеңне йотарлык таба ашлары пешереп куйды. Соңгы елларда эшеннән үзем чыгарттым, хатын өйдә торса, әйбәтрәк, чит илләрдә шулай бит. Ул сау-сәламәт булса, гаиләдә дә тынычлык, аның өчен артык борчылмыйсың. Менә Сания борчылып яшәгән икән, балалар бик иртә тәмәке тарта, аннары өйләнгәч, эчә дә башлаганнар. Миңа бу турыда соң әйтте шул, вакытында кулга алу мөмкинлеге дә булгандыр инде. Хатыннары хәмерне яратучылар рәтендә иделәр, мин моны бәйрәмнәрдә күрдем, - дип сөйләде. 


 Мин үз чиратымда авызыма хәмернең йотымын да капмаганымны әйттем. Алай гына да түгел, исен дә яратмыйм. “Бәйрәмнәрдә миңа әүлия булырга җыенасыңдыр инде, дияләр иде. Мин бит әби-бабайлар, апаларым белән үстем, аларның роле дә зур булгандыр”, - дигәч, Әмир абый: “Юк, кешенең авызына көчләп салмыйлар, һәрнәрсә үз кулында”, - дип кенә куйды. Ул үзе дә эчмәгән, ләкин менә гаиләсенә күбрәк игътибар итү кирәк булгандыр.


Еллар үтте, аның белән сирәк кенә очраша башладык. Ул песиен эт кебек муенчакка бәйләп йөртергә алып чыга иде. Әмир абыйның ике улы да үлгән икән, оныклары да сирәк кергәлиләр, чөнки акчаны сак тотам, юкка-барга туздырмыйм, ә аларга акча йә сырага, йә тәмәкегә кирәк, ди. Киленнең берсе сирәк кенә килеп, керләрен юа икән. Хәзер автомат кер юу машинасы ярдәм итә, киленне көтеп тормавын, бөтен эшне үзе эшләп куюын әйтте.

Әлмәттә яшәүче абыйсының улы гел шалтыратып, хәлен белеп, бик еш кына күчтәнәчләр белән килгәнен дә әйтте. Моңа бик шатланган инде.


Соңгы вакытта Әмир абый күренми башлады, берәр кая киткәндер дип уйладым.

Галия Шакирҗанова

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз

Фото: pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: