«Авырлыклар кичергәндә генә бер-береңнең кадерен аңлыйсың». Бер гаилә тарихы
Лениногорскида яшәүче Мәрьям апа белән Вазыйх абый Насретдиновлар гаиләсе, аларның балалары һәм якыннары өчен бу көннәрдә өчләтә бәйрәм. Февральдә аларның икесенә дә 80 яшь, ә бергә гомер итүләренә – 60 ел тулган.
- Озак еллар бергә, тигезлектә, балаларның, оныкларның, оныкчыкларның рәхәтен күреп, кадер- хөрмәттә яшәү – зур бәхет, – ди алар.
Тормышлары бер дә җиңелләрдән булмый. Тигезлектә яшәүләренең серен дә Вазыйх абый сынаулар узу, авырлыклар белән бәйли.
- Юклык берләштерде безне, булсын дип тырыштык, эшләдек,– ди ул.
– Бүген яшьләрнең барысы да бар. Фатир, машина, кияргә кием, ашарга ризык… Тормышлары җитеш булгач, кайгырыр урын юк, күңелләренә башка яман уйлар килә, күрәсең, гаилә кыйммәте югала, хыянәт арага керә, аерылышулар күп. Авырлыкларны бергә кичергәндә генә бер-береңнең кадерен аңлыйсың, – дип сүзгә кушыла Мәрьям апа.
- Балачагыбыз булмады шул безнең, – ди алар, беравыздан. Икесе дә – сугыш чоры балалары. Икесе дә тумышлары белән Нурлат районыннан. Вазыйх абый яшь ярымлык чакта әтисе Бәдретдин сугышка китә һәм шуннан әйләнеп кайтмый.
Мәрьям апа кайнанасының сөйләгәннәрен искә ала: “Фин сугышыннан кайтып озак тормады, кабат яу кырына китте. Вазыйх кечкенә генә бала, ул киткәндә йортта уйнап йөри. Мин аңа: “Улым, әтиең китә, бар үзен кочакла, ярат инде, - дим. Ә ул көлә-көлә абзар артына кереп качты”. Утыз яшендә тол калган кайнанасына өч малайны үстерүләре җиңелләрдән булмый, билгеле. Шуңа да Вазыйх абый мәктәптә бик тырышып укыса да, алга таба аңа үзе теләгәнчә укуын дәвам итәргә насыйп булмый.
- Җидееллык мәктәпне үзебездә Фомкино авылында тәмамлап, өлкән сыйныфларда укырга исәбем зур иде дә бит. Дустым белән утыз километр ераклыкта урнашкан күрше авылга да йөри башлаган идек, югыйсә. Тик мәктәпкә ике көн генә бара алдым, әнигә ярдәм итү кирәк булу сәбәпле, колхозга урнаштым, төрле эшләрдә эшләдем, - ди гаилә башлыгы ач-ялангач яшүсмер чагын искә төшереп.
Балачактан хезмәт белән чыныккан егет авырлыклар алдында сынатмый, шуңа да гаилә коргач, Мәрьям апаның әтисе:
- Гомер буе кырда гади эшче булып эшләп йөрмәссең бит, үткенлегең бар, шоферлыкка укы, - дип Ульяновск өлкәсенә машина йөртүче курсларына укырга өнди. Шулай итеп, Вазыйх абый алты ай укып, кулына таныклык алгач, пенсиягә кадәр машина йөртүче булып эшли. Мәрьям апа:
- Бик авыр еллар кичердек. Безнең яшүсмер чоры бигрәк юклык заманга туры килде. Кияүгә чыкканда өстемдә бер фуфайка, анысын да әле апам белән икебезгә иде... Ун яшьтән сарык көтүе көттем, аннан сыер... - дип тезеп китә. Сөйләгәндә дә аның күз алдына чабатадан йөргән чаклары, черек бәрәңге, кычыткан, алабута үләннәре ашап үскән чаклары килеп басты.
Яшьләрне таныштыручы, кавыштыручы да – ферма була. Вазыйх абыйның 1нче бригадтагы эшкә оста, җитез авылдашы Мәрьямга күзе төшә. «Зифа гәүдәле, чибәр кызны бер күрүдән үк үз иттем», ди. Мәрьям апа да:
- Вазыйх бик матур, тырыш һәм уңган-булган егет иде. Аны гомерек ярым итеп сайлап ялгышмадым. Менә дигән ир, балаларга яхшы әти булды, – дип елмая. Бераз очрашып йөргәч язылышалар. Мәрьям апа кар-бураннар туздырып, февраль аенда пар атлар җигеп килен булып төшкән чакларын да, урам тутырып яшьләрнең кич утыруларын да сагынып искә алды.
Егерме яшьтә өйләнешеп, бергәләшеп тормыш арбасын ныклап тарталар. Гаиләдә бер-бер артлары балалары дөньяга аваз сала. Аларны да яшьтән хезмәт белән тәрбияләп үстерәләр, күп итеп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Балаларын югалту ачысын да кичерә Мәрьям апа. Корсагы борынына җиткән хатын кырда чөгендер ташыганда авырып кайта һәм икенче көнне вакытыннан алдарак тулгагы башлана. Янында ярдәм итәргә белемле кешесе дә булмый, ичмасам. Авырлык белән өйдә игезәк кызлар тапкач кына, аны хастаханәгә озаталар. Хәлсез яткан ана балаларын карый алмый. Сабыйларын башкача күрми, чөнки алар егерме көн дигәндә үлеп китәләр. Соңрак, бишенчегә тагын авырга кала һәм ир бала таба.
Ишле гаилә Лениногорскига 1973 елда килә. Вазыйх абый лаеклы ялга чыкканчы автотранспорт хуҗалыгында шофер булып эшли. Мәрьям апа Иске Писмәндә башта фермада сыер савучы, аннан шәһәребезнең бер оешмасында җыештыручы хезмәтен башкара.
Нәсретдиновларның 7 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Юбилейлары уңаеннан оныгы Лилия әби белән бабасына барысының да фоторәсемнәрен җыеп, фотоальбом да бүләк иткән.
- Балаларыбыз, оныкларыбыз бүгенге көндә кадер-хөрмәт күрсәтә. Килен-кияүләребез дә әйбәтләр. Туганнарыбыз да аһ итеп тора. Алга таба да шулай саулык белән яшәргә язсын, - дигән изге теләктә алар.
- Татулыкның тагын бер сере – сабырлык. Теш пастасын япмаган өчен дә үпкәләсәң, бергә яшәп булмый инде ул. Бер-береңә юл куеп, хөрмәт итеп яши белсәң генә тормыш тыныч һәм матур була, - диләр.
Вазыйх абый белән Мәрьям апаның күзләрендә яшьлектәге мәхәббәт чаткылары әле дә дөрли. Хәзер инде ул 60 ел сыналган, ныгыган. 90 яшьлек юбилейларын да күрергә насыйп итсен,еллар узган саен, сезгә карап сокланырга язсын.
Зилә Мөдәррисова
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев