Заман сулышы

Бәхет песие

Тату гына яшәгән Гатауллиннар  гаиләсендә юк-барга тавыш  гади генә  песи баласыннан  башланды. Ир-хатын бер-берсе белән кечкенә йомры аркасында  көн дә  диярлек эләгешеп кенә тордылар.

Бөтен хикмәт шунда: Яңа ел алдыннан гаилә башлыгы кызы Сабринага  өч төсле, абиссин токымлы песи баласы алып кайтты. Равиләнең, беренчедән,  иренең аның белән киңәшләмичә песи баласы алып кайтуына хәтере калды. Икенчедән, шушы җан иясенә  3 мең сум акчасын суга салуына да бик нык ачуы килде.

-    Бәйрәмнәр белән  расхуд болай да  муеннан, бәхетебезгә  песи баласы гына җитми иде шул, - дип ирен ачуланды.

 -    Я, ярый , хатын, битәрләмә! Бу бит бәхет песие. Төсе дә өч төрле, байлык, муллык  китерә торган, - дип хәләл җефете һаман  Равиләсен тынычландырырга кереште. Тик хуҗабикә генә   “бәхетле” табышка әллә ни сөенмәде.

-    Учлап тот капчыгыңны, китерде ди байлык! Маймыл баласы алып кайткандай кыланма, зинһар! Маймыл булса, аның белән фотога төшеп, бәлки, чынлап та баер идең әле, - дип зәһәрләнде Равилә.  Аның каравы, хуҗабикә песинең  гел уңайсыз якларын гына күрде. Аңа махсус ризык, савытына  ташлар, дезодорант алу, киресенчә, өстәмә чыгымнар китереп чыгарды, кесәгә дә  суга башлады.  Равилә беренче көннән “кунак егетен” ачык йөз белән каршы алмагангамы, ике арада дуслык җепләре тиз генә  ялганып китә алмады.  Тегесе дә  әллә үч итеп,  әллә белештермичә,  Равиләнең  үтүкләгән керләренә менеп ятты, яисә кыйммәтле тире сукмасын чәйнәп үзәгенә үтте. Көн дә эштән кайтып, песинең артыннан  бүлмәләр буйлап туздырган чыршы ылысларын һәм уенчыкларны  җыю да хатынны тәмам чыгарыннан чыгарды. Өстәвенә, соңгы арада кая тели шунда пычрата да башлагач, Равилә кулына күптән чүпрәк тотып карамаган  тормыш иптәшенең  үзеннән идәнне юдырта башлады.

-    Алып кайткансың икән,  бәләкәчеңне үзеңне  кара инде, - дип песи артыннан җыйдырта башлагач,  мескен ирнең ачуы килсә дә: -    Әнә Сабринабыз  ничек шатлана! Үзен бик ярата,  – дип тешен кыса-кыса өйдә тәртип урнаштыруга шулай  үз өлешен кертте. Ә песинең шуклыклары шуның белән генә тәмамланмады. Беркөнне бәхет песие Равиләнең ничә еллар күз карасыдай саклаган кыйммәтле  вазасын төшереп ватты

. -    Ишелде бәхет! - диде Равилә бу тамашаны  күреп.  Эштән кайтып, ишектән кергән ире бу хәлне күреп,  хатыны авыз ачарга өлгергәнче дип, тизрәк пыяла ватыкларын җыярга кереште.

 -    Бәхеткә булсын! Бер дә борчылма, хатын, мин сиңа Яңа елга тагын да матурын һәм яхшысын алып бирәм. Матурыма бәйрәмгә нәрсә алырга дип баш ватып килә идем, - дип сөйләнә-сөйләнә, чүп чиләген чыгарырга урамга ук чыгып китте.

Моңа кадәр, үз бүлмәсендә уйнаган кызы йөгереп чыкты да, әнисе янына килеп: -     Әнием, без песиле булганчы шундый бәхетсез идек. Песи безгә бәхет китерде. Әни, бу бәхет песие, шулаймы?- дип сорады.

 -    Кызым, бәхет песие түгел, ә бәхетле песи, - диде Равилә.  Бу вакытта бәләкәченең куенында иркәләгән песигә һәм  нарасыена   карап ни еларга, ни көләргә белмәде ул.

Зилә Мөдәррисова 

фото:pixabay.com

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: