Заман сулышы

Cорамадым

Әни хатынымны беренче күрүдә үк яратмады. Имеш, аңа килен авылдан кирәк булган, ә мин шәһәр кызына өйләнергә җыенам. Туйның икенче көнендә үк иртән тавыш чыгарды ул. Бөтен дәгъвасы минем кәләшемә иде.

Нигә ул иртән торып килен коймагы пешермәгән? Каян белсен шәһәрдә үскән минем Рүзиләм безнең авылда мондый йола бар икәнен.

Авылда икебезгә дә эш булса да, әнинең авыр холкын белгәнгә күрә, шәһәргә китеп урнаштык. Рүзиләнең әбисе безгә бер бүлмәле фатирын биреп, үзе кызы — хатынымның әнисе янына яшәргә күчте. Үз көчебез белән ремонт эшләп, матур гына яшәп киттек.

Бер елдан кызыбыз туды. Аның бе­лән авылга кайткач, әнинең беренче сүзе: «Кемгә охшаган?» — булды. Чөнки кызчыгыбыз курчак кебек зәп-зәңгәр күзле, сап-сары чәчле иде. Ә мин коңгырт күзле, кара чәчле ир. Әнинең берничә тапкыр шулай шөбһәләнеп соравыннан үземдә дә шик туа башлады. Беләм бит инде югыйсә Рүзиләнең әтисенең сары чәчле, зәңгәр күзле ир икәнен. Рүзиләгә тик торганнан бәйләнә башладым. Баланың әтисе кем янәсе. Андый вакытта хатын елый башлый. Нәрсәдер әйтмәкче була. Ә мин тыңлап та тормыйм, өйдән чыгам да китәм. Дус­ларым белән очрашып кә­еф­ләнеп алам да, төн уртасында гына кайтып авам.

Хатыным авылга сирәк кайта башлады. Чөнки әни кайткан саен кәефен боза торган сүзләр әйтә. Әле тегесе ошамый аңа, әле монысы. Югыйсә Рүзилә һәр кайткан саен йә күлмәк, йә яулык алып кайта әнигә. Кыйммәтле тәм-томнар белән бөтен аш өстәлен тутыра хатыным. Ул вакытта әле әни­гә 60 яшь тә тулмаган. Әмма ул нигәдер идәнен дә юмыйча, аш та пешермичә безне көтеп утырырга гадәтләнеп китте.

Рүзилә декрет ялыннан соң эшкә чыккач, шимбә көнне дә буш булмаганлыктан, авылга берничә ай кайта алмады. Әнинең бердәнбер баласы булганга берүзем кайтып йөри башладым. Әни мине күрүгә Рүзиләне яманларга гадәтләнеп китте. Имеш, хатыным матур түгел. Без бер-беребезгә тиң түгел. Әнә, минем беренче мәхәбәтем Сәлимә иреннән аерылып кайткан. Бүген сүз катсам иртәгә үк безгә килен булып килергә риза. Шул кичне үк әни Сәлимәне кунакка дәште...

Нигә яратмады әни минем хатыным белән кызымны? Рүзилә шәһәрдә үссә дә, бер авыл эшеннән дә чирканмады. Чибәр иде ул. Юкка гына бер күрүдә гашыйк булмадым бит инде мин аңа. Авылга еш кайтып, Сәлимә белән очрашып йөрүләремне Рүзилә белде. Дөресрәге, әни аңа үзе ачына-ачына сөйләгән. Имеш, улы ниһаять ул теләгән хатынга өйләнәчәк.

Рүзилә миңа ялынмады, ялвармады. әйберләремне җыйганда да бер кәлимә сүз әйтмәде. Ярата иде ул мине. җаным белән сизә идем.

Сәлимә белән законлы язылышып яши башладык. Яшәү дип әйтергә яраса. Өйнең бер ягы шкаф белән генә бүленгән. Кич белән хатыным белән караватка ятуга әни йә телевизор карый башлый, йә газета укый. Шул газетаның кыштырдавы шулкадәр нервыга тия. Бернәрсә әйтә алмыйбыз. Чөнки әни: «Сез минем тизрәк үлгәнемне көтәсез инде», — дип елый башлый.

Телевизор караса, тавышын бик көчле итеп куя. Чөнки ишетмим ди. Ә безнең шыпырт кына бер-беребезгә дәшкәнне ишетә тагын үзе.
Бу 80 нче еллар ахыры иде. Телевизордан Гол­ливуд кинолары карыйбыз. Андагы матур киенгән, гел елмаеп торучы хатыннар Сәлимәнең ачуын китерә.
— Минем дә алар кебек яшисем килә, — дип игәүли.


Әнинең бәлешләрен ашап, ул калынаеп китте. Чәчләрен дә кыска итеп кистерде. Чәчләре бөд­рәләнеп иңенә төшеп торган, нечкә билле Рүзиләм түгел инде. Өч ел бергә торсак та Сәлимә бала алып кайтырга ашыкмады. Ул моны йорт төзеп, башка чыгу кирәклеге белән аңлатты. Үзе авыл советына секретарь булып эшкә урнашты. Бер елдан, чыннан да, хатынымның тырышлыгы бе­лән яңа йортка күчендек.


Иртән эшкә барыр алдыннан һәр көнне әнинең хәлен белеп чыгам. Беркөнне шулай керсәм, әни диван янында идәндә ята. Йөзе ап-ак булган. Үзе сулаган кебек. Тиз генә авыл фельдшерын алып килдем. Ул аңсыз әнине район үзәгенә алып барырга кирәклеген әйтте. Машинаны кабыздым да, әнине шунда салып, чы­гып чаптым. Аны сырхауханәдә калдырып, авылга кире кайтканда яңа йорт­ка күчкәнемә үкенеп бетә алмадым. Бергә торсак мондый хәл булмас иде дип уйладым.

Сәлимәнең эшенә кереп, әнинең хәле бик авыр икәнен әйттем. Ул бер дә исе китмичә генә:
— Әллә нәрсә булмагандыр әле, — диде.
Тормышта шундый миз­гелләр була. Әйтерсең лә, күзләребезне элпә каплап тора да, пычрак тәрәзә аркылы берни күрмәгән кебек булабыз. Минем Сәлимәгә күптән тө­бәлеп караганым булмаган икән. Һәм мин алдымда басып торучы хатында бөтенләй ят кешене күрдем.


— Пәри күрдеңме әллә? — дип сорады ул миннән текәлеп карап торуымны ошатмыйча. Хәтта көлеп җибәрде.
Ә бит кайчандыр безне әни кавыштырган иде. Аның кан басымы бик нык төшкән булып чыкты. Анализларын тикшерә торгач, яман шеш авыруы таптылар әнидә. Аны карау минем өскә калды. Әни соңгы көннәрен яшә­гәндә минем кызымны бик күрәсе килгәнлеген әйтте. Ләкин мин Рүзилә алдында бик гаепле идем шул. Әни үзен гаепле сизде микән? Сорамадым.

А. Вәлиев.

"Татарстан яшьләре"

http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12412&file=92.htm

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: