“Ирем хыянәтемне гафу итте…”
Гаиләне саклап калу өчен мондый адымга бару дөресме?
Хыянәтнең ачылыгын якын кешесенең шундый кылыгын кичерүчеләр генә аңлыйдыр. Кемнәргә хыянәт итәләр? Хәтта психологлар да бу сорауга ачык кына җавап бирә алмый. Әйе, берәүләр тормыш юлдашының хыянәтен кичереп, гаиләсен саклап кала, икенчеләр исә бу адымга нәрсә этәргәнен аңлатып торуны да кирәк түгел, дип саный. Ничек кенә булмасын, якын кешеңнең хыянәте күңелгә уңалмас яралар сала һәм моны кичерсәң дә, ул яраның сызлавы гомер буе дәвам итүен билгели белгечләр.
Тик… Ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне ниндидер кысаларга гына салып билгеләп булмый. Һәрбер гаиләнең үзе генә белә торган авырлыклары, проблемалары була. Берәүләр, аңа карамыйча, бергә яшәвен дәвам итә, икенчеләре таркала, ә өченчеләре, бу авырлыкларны бергә җиңеп чыгып, мөнәсәбәтләрен үстерү юлын сайлый.
“Иремә хыянәтне беркайчан да гафу итмәс идем, — дип башлады сүзен күптәнге танышым. — Ә менә үзем башка ир-егет белән бер елга якын очрашып йөрдем…”
Озак кына очрашып йөргәннән соң өйләнешә алар. Икесе дә югары белемле. Эльвираның гаиләсе гадирәк булса, Артурның әтисе бер компаниядә җитәкче урынбасары иде. Мондый гаиләләр, гадәттә, үз алларына зур максатлар куеп, югарыга күтәрелә. Андый гаиләләр җитеш тормышта яши, балаларына да барлык мөмкинлекләрне тудыра, чит илләрдә ял да итә. Кыскасы, тормышка яраклашкан, югары максатлы була. Эльвира белән Артур да шулай матур итеп тормыш юлына аяк баса.
“Һәр гаиләдә булган кебек, бездә дә бервакыт кризис чоры башланды. Ул мине еш кына начар сүзләр белән мыскыл итә, санга сукмый иде. Кеше алдында матур гаилә булып күренәбез, ә менә өйдә чыдарлык түгел иде. Декрет ялына туктап, бала тугач, хәлләр тагын да начарланды. Ул эштән арып кайта, мин көн буе эшсез утырам, имеш. Ашарга ул яратканны пешермим, күлмәкләрен дөрес үтүкләмим, үзем юанайдым… Җитмәсә, ул мин тотынган акчаның һәр тиенен саный башлады… Балага күп әйбер кирәк. Билгеле инде, ул гына эшләгәч, артык акча юк иде. Хәтта кибеттә алган ярманы да ни өчен арзанлысын сайламавым өчен тавыш чыгара иде ул. Түзәрлегем калмагач, әйберләремне җыйдым да, 2 яшьлек улымны алып, әти-әнием янына кайтып киттем.
Бәхеткә, әти-әни мине аңлап кабул итте. Нинди шартларда яшәвемне үзләре дә сизә иде инде. Берничә айдан улымны балалар бакчасына урнаштырдык. Әти миңа эш табып бирде. Алга китеп, шуны әйтәсем килә: шушы вакытта мине әти белән әни кабул итмәсә, тормышым бөтенләй башка төрле булыр иде.
Артур минем гади гаиләдән булуым өчен еш кимсетә иде. Ул мине яклашыр кеше юк, дип уйлагандыр, бәлки. Юк, әти аның белән тавыш-гауга куптарып тормады. Әйберләремне алырга минем белән барды да, Артур белән хушлашып чыгып китте. Һәм һәрвакыт кулыннан килгәнчә миңа ярдәм итте.
Шулай берничә ай үтеп китте. Инде тормыш та җайга салына башлаган кебек. Шул чорда бер ир-егет белән таныштым. Ул мине, чыннан да, бик бәхетле итте. Мин үземне кирәкле, кадерле, яратылган хатын итеп хис иттем. Шул ук вакытта аны ирем сыйфатында күз алдыма да китермәдем (минем өчен мөһим булган кайбер сыйфатлар аңа җитми иде).
Аны хатыны ташлап чыгып киткән булып чыкты. Баласы бар, аның белән аралашып яши. Вакыт узган саен ул миңа гына түгел, әти-әнигә дә якынлаша башлады. Улымны да яратты. Тик мин аңа кияүгә чыгу турында уйламый да идем. Дөресен генә әйткәндә, иремне тулысынча оныта алмадым.
Бу мөнәсәбәтләр ирем өчен бөтенләй көтелмәгән булып чыкты. Ул минем һәрвакыт сабыр, түзем, көчсез, тыныч булуыма өйрәнгән. Аны ташлап китүемне авыр кабул итсә, икенче ир белән очрашуымны белгәч, бөтенләй шок хәленә килде.
Шунда без яшәгән фатирның тупсасын таптый башлады. Көн саен килә, әллә ничә тапкыр шалтырата. Улыбыз өчен үрнәкле әтигә әверелде. Кайтуымны үтенеп, ниләр генә кылмады ул. Бик борчылды, газапланды.
Әти белән әни бу хәлгә бөтенләй кысылмадылар. Алар алдында да гафу үтенеп карады ирем, әмма алар миңа бернинди дә йогынты ясамады.
Вакыт уза торды. Инде иремә күңелдә булган ачу да бераз басыла төште. Аның каравы, улыбыз әтисен бик сагынды. Икәү бергә уйныйлар да, кич Артурга кайтып китәргә вакыт җиткәч, “Әти, китмә”, дип, аякларыннан барып кочаклап ала иде. Һәрвакыт әтисен сөйләде.
Бераздан ирем янына кире кайтырга булдым. Бу юлы инде иргә һәрвакыт яраган, аның сүзеннән чыкмаган, барлык нәрсә белән дә килешкән хатын түгел идем мин. Яңадан бергә яшәү турында сүз кузгаткач та, минем бу хыянәтне бер тапкыр булса да исемә төшерсә, аннан бөтенләйгә китәчәгемне әйттем. Минем нык үзгәрүемне һәм шаярып сөйләшмәвемне ул да аңлады. Ирем мине гафу итте.
Әлеге хәлләрдән соң 12 ел үтте. Шул арада тагын бер балага гомер бирдек. Иремнән бер начар сүз дә ишеткәнем юк, гаиләбез өчен өзелеп тора.
Безне, мөселман кызларын, һаман да ирләрне өстен күрергә кирәк, дип тәрбиялиләр. Бу дөрестер дә. Әмма бүгенге ирләр элекке кебек түгел шул. Элек өйдә бала гына тәбияләгән, эшләмәгән хатын-кызлар гадәти күенеш булса, бүгенге көчле затлар безне дә үз тиңнәре итеп күрергә өйрәнгән. Европадан килгән традицияләр безнең җәмгыятьтә дә үз урынын алды.
Чыганак: https://tatar-today.ru/2022/06/76149/
http://apastovo.ru/news/yazmysh/irem-khyyantemne-gafu-itte
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев