Заман сулышы

Каенанам гына каргады

Галина бүген гадәттәгедән иртәрәк уянды. Аяк очларында гына ванна бүлмәсенә кереп, тешләрен чистартты, битен бер кайнар, бер салкын су белән юды. Бүлмәдән чыкканда, аны ишек төбендә Джейсика көтеп утыра иде.

Реклама

-    И, бәләкәчем, син  дә уяндыңмыни?- дип бу җан иясенә назлап эндәште хуҗабикә. Кечкенә кара этен кулына алып  сыйпады һәм иркәләде.
-    Әйдә, алайса киттек, урман буенда  йөреп кайтабыз, - дип Галина, чәйләп тә тормый, җиңелчә генә  өс киемен элде дә, эте белән бергәләп урамга чыкты. 
Пенсиядә утырган Галина көн дә шулай иртә-кич  Джейсика белән  һава суларга чыгалар.  Көннең нинди булуына карамастан: кояшлымы, яңгырлымы –  урман буенда йөри, табигатьне күзәтәләр. Бу кояшлы иртәдә  дә  алар таныш сукмак буйлап киттеләр.  
Кинәт Галинаның кемдер җиңеннән тартты. Артка борылып караса, янәшәсендә яшьлек дусты Алена басып тора.
-    Бәрәкалла, синме соң бу? – дип шатлык нурлары  чәчте Галина. – Ничек бу якларга килеп чыктың? Ничек тормышларың? Кайдан мине танып алдың?-  югала күрмәсен дигәндәй, яшьтәшеннән тиз-тиз сораштыра  башлады. 
-    Галина, нинди көтелмәгән һәм  күңелле очрашу! Мин бит улыма  кунакка дип килгән идем. Балаларым әнә теге яшел түбәле, күпкатлы йортта яшиләр.  Кичә генә Николай  алып килде үземне. Игезәк оныкларым туды бит. Шуларны күрергә, үстерешергә дип килдем. Бүген, Аллаһы боерса,  балаларны  фатирга  алып кайтабыз. Бишенче тапкыр әби булу бәхетенә ирештем бит. Кызымда – өч малай, ә улымда – кызлар,- дип шатлана-шатлана сөйләде Алена. Аннан соң әле дә ышанмыйча, шаккатып  басып торган Галинадан:
- Үзеңдә ни хәлләр бар соң? Сине күрмәгәнемә дә ничә ел. Синдә ничәү? – дип кызыксынды.
- Нәрсә ничәү?
- Нәрсә түгел, ничә оныгың бар, дип соравым.
- Миндә берәү... Әнә, күрмисеңмени, ничек җан-фәрманга чаба,- диде ул эте ягына ымлап.
Алена, Галина  шаяртамы соң бу дигәндәй, аптырау тулы карашын бер дустына, бер бөтен дөньясын онытып җирдә аунаган  чем кара этенә төбәде.
-    Юк минем оныкларым. Әби булу бәхете насыйп булмады миңа. Синең кебек оныкларга бай түгелмен, - дип авыр сулап куйды Галина һәм ауган агачка барып утырды.
Алена аның авырткан җиренә нык  бәрелде шул. Уңайсыз хәлдә басып торган Алена да дәшми-тынмый ахирәте янына килеп утырды. Алар икесе дә: “Каенанасының  каргышы төшкән”, “Каенанам гына  каргады” дигән бер уйда иделәр.
Галина моңсу уйларын дәвам итеп:
-    Улым Валентинның баласы булмады. Өч хатын белән яшәп тә, нәсел калдыра алмады. Тормышыннан да әллә ни уңмады. Ни юньле эше юк, йөри шунда ялгыз каз шикелле каңгырап.  Хәзер үзе генә, дөресрәге, эте белән яши. Аныкы  минекеннән  өч тапкырга зуррак, овчарка асрый.  Кызым Лиза да кырыктан узды. Быел аңа 45 яшь тула.  Күпме генә бала теләсә дә, авырга уза алмады. Мул, җитеш тормышта яшиләр. Ул йөргән хастаханә-шифаханәләрнең  берсенең дә файдасы  булмады. Зур-зур акчалар түләп,  ЭКО да ясатып карадылар, тик  эшләре генә   барып чыкмады. Аллаһы Тәгалә бирмим дисә, әллә нәрсәләр кылансаң да, булмый икән ул... Өстәвенә, кызымның да әллә ни кайтып йөргәне юк. Кияү белән дуслыгыбыз юк, яратмады безне.
Берара сүзсез торды да:
-    Алена, бәхетле син, - дип куйды. – Барысына да үзем генә  гаепле шул...  Яшь чакларны кайтарып булса, белер идем нишләргә. Беләсеңме, мине бары тик каенанам гына каргады, - дип куйды.
-    Әйе шул, теге вакытта артыгын кыланып ташлаган идегез, - диде Алена әңгәмәдәшенең  сүзен җөпләп.
Теге вакытта дигәннәре - гүзәл яшьлектә кылган хаталары. Инде шактый  еллар үтсә дә, бу вакыйганы алар бүгенгедәй хәтерли. 
...Галинаны каенанасы нигәдер бер дә өнәмәде,  дөресрәге, күрмәс борын  якын итмәде үзен. Улы Сашаны  аңа өйләндермәс өчен  нинди генә хәйләләр уйлап тапмады. Әмма мәңгелеккә бергә булырга сүз куешкан яшьләргә бернинди киртәләр юк иде.  Александр әнисенең ай-ваена карамыйча, Галинаны үзенең хатыны итте, туйны да  зурдан куптарды. Галина каенанасы тарафынннан ниндидер җылы сүз, аңа карата мөнәсәбәте үзгәрер дип әллә ни өметләнмәде. Киресенчә, аңа карата сугыш башлады. Әмма  хатын-кызлар бер-берләренә карата яхшы мөгәмәләдә булмаса да, хәлләр моның кадәргә барып җитәр дип  һичкем уйламады.
 Гөрләп туй барганда, яшь килен каенанасының  төртмәле сүзләре һәм салкын карашына түзеп тормады. Бөтен кунаклар алдында торып басты да, законлы ирен җитәкләп бәйрәмнән үк  чыгып китте. Туй мәҗлесен алар Галина яши торган тулай торакта дүртәүләшеп: Алена, кәләш, кияү егете һәм аның дусты дәвам иттеләр. Шул көннән башлап алар каенанасы белән беркайчан да аралашмады. Улы Александр өчен дә туган нигезгә юл ябылган, ана-ул арасындагы күпер яндырылган  иде.  Яшьләр бу хәлләрдән соң шәһәрдә озак тоткарланмады. Атна-ун көн дигәндә Себер якларына китеп урнаштылар. Үз тормышларын көйләп матур һәм үрнәк гаилә кордылар. Бер-бер артлы уллы-кызлы булдылар. Бу хакта каенанасы  җиде ятлардан ишетеп кенә белде. Оныкларын да гомерендә бер тапкыр да  күрмәде, хәтта исемнәрен дә белмәде.  Каенанасы үлгәч тә, Галина тормыш иптәшенә әнисен соңгы юлга озатырга да кайтырга ризалык бирмәде.  Үпкәләү-рәнҗеш катыш дөнья куйган ана:
-    Оныклар бәхете читләп узсын үзләрен, картлык көннәрендә ялгыз калсыннар,  - дип каһәрләп киткән дигән ямьсез сүзләр килеп иреште.
Бу чәнечкеле сүзләрне ишеткәч, Галина  башы киткән явыз карчыкның ләгънәтләрен  күңеленә якын алмады, моңа бары тик  көлеп кенә карады. Аккан сулар ага, еллар уза торды. Галина белән Александрның күз карасы кебек үстергән балалары ир һәм хатын булды. Тик балаларын әти-әни, ә аларны әби-бабай бәхете генә һаман  читләтеп узды.  Чәчләренә  бәс кунган саен Галина каенанасының  сүзләренең нихәтле агулы икәнен  яхшы аңлады. Ә инде балалары иллегә таба, үзе җитмешкә җиткәч, оныклар сөя алмаячагына тәмам инанды...
Тыныч кына  сөйләшеп утырганда, Аленаның кесә телефоны шалтырады. Улының эзләве икән.
-    Әни, син кая чыгып югалдың? Вакытка карадыңмы? Безгә ашыгырга кирәк. Әле чәчәкләр, шарлар артыннан да керәсебез бар. Тизрәк кайтып җит, - дип шелтәләде ул. Трубкасын куеп өлгермәде, килене шалтыратып:
-    Әни,  килгәндә,  шкафтан  минем теге кызыл күлмәгемне  алыр килерсең әле. Николайга әйтеп тормадым, аның болай да  башы әйләнгән, - дип үтенде.
Алена урыныннан кузгалып:
-    Ярый, сау булып тор! Миңа китәргә кирәк,көтәләр - дип дустын иңнәреннән кочты да, тиз-тиз китеп барды.
 Галина :
-    Бәхетле син, Алена! – дип баягы сүзен кабатлады. 
Дусты артыннан көнләшеп һәм әрнеп  калды. Шулай күпме моңсу уйларга бирелеп утырган булыр иде, шунда Джейсика килеп  Галинаның кулын-битен ялады. 
-    Ачыктыңмы, бәләкәчем? Ярый, әйдә кайтыйк, акыллым, дип этен кулына күтәреп алды да, кайту ягына юл алды... 

Автор: Зилә Мөдәррисова

Фото: https://pixabay.com/ru/
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: