Кая бара бу дөнья
Безнең каршыда гына урнашкан күпкатлы йортта яшәүчеләрне бик мактамыйлар. Мәрхәмәтсез, юньсезләр дигәннәрен күп ишетергә туры килде килүен. Күптән түгел моның шулай икәненә үзем инандым.
Тормыш авыр, дип моң-зар түксәк тә, яшерен-батырын түгел, һәрберебезнең машинасы бар. Кайберәүләрдә әле берничә. Транспорт күп, ә менә аны куярга кайвакыт урын эзләп шактый баш ватарга туры килә. Әлбәттә, һәркем тимер атын үзләренең ишегалларында калдырырга тырыша. Каршы йорттагыларның машина куям дисәң, анда, ичмасам, махсус урыны бар. Ул яктан алар күпкә бәхетлерәк. Безнең йортта исә андый мөмкинлек юк. Урын булып, йорт янында бер җиргә төртелеп өлгерсәң, өлгерәсең, өлгермәсәң юк. Аннан бездә бу минем урын иде, дип талашып йөргән кешене дә белмим. Ә каршы йортта гадәтләр башкачарак. Ул тирәгә берәр чит кеше белмичә куя калса, бетте баш. Берәр зыян салырга да озак сорамыйлар. Бер-ике ел элек машинамны берничә тапкыр ул якта төнгелеккә калдыргач, күршем:
- Сиңа бер акыллы киңәш бирәм, машинаңны ул тирәдә бик калдырырга тырышма әле. Бик әшәке халык анда. Мин бер тапкыр калдыргач, хәтта ачу итеп тәгәрмәчемне дә тишкәннәр иде, - диде.
...Ә ул көнне өйгә кич кенә кайтып туктадым. Үзебезнең йорт янында бер буш урын юк, транспорт белән шыплап тулган. Ә каршыдагы йорт янында буш урын күреп, машинамны шунда калдырдым. Җайлы гына куйдым, дип сөендем. Беркемгә комачаулый, тәрәзәдән дә күренә. Иртән торуга тәрәзәгә күз салсам, бер акыллысы үзенең машинасын минем машинаның артына терәтеп үк куеп калдырган. Иртән үк кәефем корылды. Алай да сигезенче яртыларга хәтле теге адәм машинасын күчереп куяр, я эшкә китәр дип өметләндем. Тик берсе дә күренмәде. Урамга чыгуга тимер ат хуҗасын эзләргә тотындым. Ике подъездлы йорт, 56 фатир. Кайсы подъезддан тотыныйм икән, дип аптырап басып торганда, беренче подъезддан бер-бер артлы кешеләр чыга башлады. Итагатьле генә, хәерле иртәләр теләп, “девятка” машинасы кемнеке, белмисезме, дип сораштыра башладым. Шул ун минут эчендә генә кемнәр очрамады. Балаларын җитәкләгән аналар, укырга һәм эшкә ашыгучылар... Кайсылары юк, белмибез, дип җилкәләрен селкетте, кайсылары безнең монда эшебез юк, белергә дә теләмибез дип битараф кына узды. Тугызынчы мөрәҗәгать иткән кешем, тәбәнәк буйлы, илле яшьләр тирәсендәге бер ханым иде.
- Гафу итегез, алай-болай бу машина кемнеке икәнен белмисезме? – дип сорадым бу ханымнан.
- Минеке түгел, - диде бу коры гына. Аннан минем машина кая икән соң, дип карашы белән үзенекен эзли башлады.
- Димәк, сез бу машинаның хуҗасын белмисез. Ә миңа эшкә китәргә кирәк, ашыгам, - дидем моңсу гына.
- Син машинаңны чит йорттан куйган идеңмени? Шул кирәк сиңа!- дип минем “хәлемә керде” бу.
- Урын булды да, калдырган идем шул, - дидем акланып мин дә.
- Калдырмыйлар аны, бу безнең җир. Кичә генә урын бүлешеп сугышып беттек, бөтенесе чыр-чу килде. Басып тор менә хәзер, - дип “атаковать” итте дә, китеп барды.
Подъезд ишеге ачылды һәм җитмеш яшь тирәсендәге бер абзый чыкты. Ул кешегә да нәкъ шул соравымны бирдем.
- Беләм, ни белмәскә? Ул безнең подъездда яши. Ә фатиры, фатиры, - дип ничәнче икәнен әйтергә дип, авызын ачкан гына иде. Һич уйламаганда-көтмәгәндә бая гына минем яннан китеп барган сөйкемсез хатын чабып килде дә:
- Юк, юк, белми ул! Әйтмә, тик тор! - дип, теге абзыйның сүзен ярты юлда бүлде.
- Бу машинаның хуҗасы безнең подъезддан түгел, - дип абзый үзенекен такылдады.
- Аңлыйсызмы, юкмы, миңа эшкә китәргә кирәк. Сез әйтсәгез дә, әйтмәсәгез дә мин аны барыбер эзләп табачакмын. Барлык фатирларны йөреп чыксам, чыгам, әмма табам, - дидем.
- Әйтмибез әле, җәфалан. Бик ашыксаң, эшеңә җәүяләп кенә бар. Бик беләсең килсә, бу машинаның хуҗасы командировкаларга йөри. Төнлә арып кайткан да, мөгаен, йоклыйдыр ул. Менә хәзер син аны уятачаксың инде, - дип бая гына авызын тутырып “белмим” дип кычкырган хатын тагын агуын чәчәргә тотынды.
Эчемнән кайнар дәрәҗәгә җитсәм дә, телемне тешләдем. Теге хатын исә мескен хәлдә басып торуыма чын күңеленнән шатланып басып торды да, ниһаять, китеп барды. Мин чәчләренә чал кергән абзыйга:
- Шулхәтле кешелексез булмагыз инде, кем икәнен белсәгез, зинһар, әйтегез. Минем эшкә барасым бар, - дип ялындым. Ә ул дәшмәде, партизан шикелле тик басып торды.
- Ярый, әйтәсегез килмәсә, үзегезгә карагыз. Зур рәхмәт ярдәмегезгә, - дидем дә универсаль ачкычым белән подъездны ачып кердем. Абына-сөртенә бер-бер артлы фатир ишекләрен шакый башладым. Бу абзый тәвәккәллегемне күрепме, хәлемә керепме: “Беренче катта яшәми ул. Өченче катта. Тик уңгамы, суңгамы, үзең кара инде”, - дип кычкырды.
Шулай диюгә өченче катка атылып мендем һәм ары сугылдым, бире сугылдым. Уң якта яшәүчеләр безнеке түгел, диде. Сул яктагылар бөтенләй дә транспортыбыз юк, дип җаваплады. Кемнеке икәнен белмисезме соң, дигәч, болары “качышлы” уйнамады. Ничәнче катта һәм ничәнче фатир икәнен төп-төгәл әйтеп бирделәр. Ниһаять, хуҗасын таптым дип яшен тизлеге белән дүртенче катка да менеп җиттем. Таптым дигәч тә, миңа кирәк фатирның ишеген озак ачтыра алмый азапландым. Төймәгә дә күп тапкырлар бастым, тимер ишеккә дә озак шакырга туры килде. Ходайның рәхмәте, ялындырып кына бер яшь хатын чыкты. Сезнекеме шундый-шундый машина дигәч, хәзер иремә әйтәм диде дә, кереп югалды. Аның тормыш иптәшеннән ниндирәк “матур” сүзләр ишетермен, дип хафалана башладым. Бу тиз чыкты үзе. Дәшми-тынмый гына машинасына кереп утырды, артка чигереп, башка урынга күчерде. Мин бу урыннан кузгалып киттем.
Эшкә барып җиткәнче, кешеләрнең шундый әшәке, кансыз, мәрхәмәтсез булуларына ис-акылым китте. Юк кына нәрсәдән шундый проблема тудыруларына җаным әрнеде. Бер караганда, мин бит машинамны аларның гаражына да, шәхси сатып алынган территорияләренә дә кертмәдем. Гап-гади нәрсә аркасында кыерсытуларын авыр кабул иттем, әлбәттә. Җитмәсә, җомга көн дә иде... Теге кире беткән апа үзе дә шофер кеше. Аның да төрле хәлләргә калуы бар. Берүк исән-имин йөри күрсен.
Зилә Мөдәррисова
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев