Кызым – ирсез, бала – әтисез…
– Урыс баеса – чиркәү сала, татар баеса – хатын ала дигәннәре дөрестер, элеккеге татарларга гына түгел, хәзергеләренә дә кагыла бу әйтем, – дип, сөйләп китте Хәдичә карчык.
– Күз карасыдай тәрбияләп үстергән бердәнбер кызымны әйбәт егеткә кияүгә бирдем дип сөенгән идем, сөенечем озакка бармады. Кияү әтисе сатып алып биргән ике бүлмәле фатирда матур гына тормыш башлап, туганнары урнаштырган яхшы эштә тыныч кына эшләп йөри иде. Яши башлауларына ике ел дигәндә, кызым сау-сәламәт, тупырдап торган ир бала да табып куйды.
Бала карашырга, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә яшь гаиләгә үзем дә еш барып йөрдем. Улына бер яшь тулар алдыннан кызым яраткан эшенә чыкты. Әти-әнисе эштә чакта бала тулысы белән минем карамакта калды. Әле, Аллага шөкер, сәламәтлегем булганда таза-сау баланы карау шатлык кына. Ашарларына да хәзерлим, өйләрен җыештырам, керләрен дә юып куям, гаиләдәге тынычлыкка, мул тормышларына эчемнән сөенеп туя алмыйм. Бигрәк тә кияүне өрмәгән урындыкка да утыртмыйм.
Җаны ни тели, шуны пешерәм, кайтканда – әзер, киткәндә әзер. Каршыларында очып кына йөрим инде. Кызым да шат, кияү дә. Онык белән икәү бер бүлмәдә яшибез диярлек, үз фатирыма кайтып карап кына килгәлим.
Тормыш һаман шулай җырлап барыр кебек иде, әмма эчми, тартмый торган акыллы киявем берзаман әлеге ике зәхмәтне берьюлы куллана башламасынмы?.. Башта, ярар инде, ир кеше бит, заманасы шул, ирлеген итәсе, иптәшләре алдында аларча буласы киләдер дип, кыз белән үзебезне тынычландыра идек. Яман гадәтләре ешая башлагач, түзмәдем, кыз белән кияүне яныма утыртып: “Улым, саулыгыңны агуларга алыштырма, алар яхшыга илтми, әнә, япь-яшь ир-егетләрне шул зәхмәтләр “теге” дөньяга озатып кына тора. Син тот та шоферлыкка укып, машина алып җибәр”, – дип нотык укыдым, киңәш бирдем.
Үзенең дә теләге булганмы, киңәшемне тыңлады, эш арасында шоферлыкка укый башлады. Руль артына утыргач, шайтан суын авызына да алмас дип, эчемнән генә сөенеп, өмет иттем. Укып бетергәч, менә дигән чит ил машинасы алды. Дөрестән дә, хәмерне авызына да алмый, машинасы икенче хатынымыни: сыйпап кына тора. Эшенә дә машина белән генә йөри, безне дә утыртып табигать кочагына алып чыга.
Тик бу матур гадәтләре дә озакка бармады. Киявем өйгә вакытында кайтмый, кайчакта, әллә нинди исләр ияртеп, таң белән генә кайтып керә башлады. Кыз елый, мин кайгырам. Белеп торабыз: кияү кем беләндер чуала. Яхшылап әйтеп тә, орышып та карадык, әтисе дә килеп мораль укыды.
Юк, кияү бездән бизгәннән-бизә. Ә беркөнне ачыктан-ачык: “Мин мәхәббәтем янына китәм”, – дип, әйберләрен җыйнап, китеп тә барды. Менә инде өч елдан бирле марҗасы белән яшәп ята. Кызым – ирсез, бала – әтисез, мин кияүсез торып калдык...
Рәҗәб Әхмәтов, Татарстан яшьләре
https://vk.com/@tatarchalove-kyzym-irsez-bala-tisez
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев