Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Әллә шайтан алыштырамы: ни кылганын үзе белми

Фәниянең  кәефе бик нык кырылды. Ничә йортта булды бит инде, ә аның күңеленә хуш килердәй мал һаман табылмады. Аңа тана кирәк иде, тик кайсы йортка гына сугылса да, бозаулары бик кечкенә, ябык яисә сатып жибәргәннәр булып чыкты.

Юк, аңа бу авылдан  һич кенә дә буш кул белән кайтырга ярамый.  Беренчедән, бозауга дип берәмтекләп җыйган  акчасы җилгә очачак. Байлыгын  кире алып кайтса, аны ире табып, эчеп кенә  бетерәчәк. Икенчедән, Фәния бирешә торган затлардан түгел иде.  Аның өчен  вәгъдә – иман. Таш яуса да,  үз сүзендә тора торган тәвәккәл хатын каршында нинди генә киртәләр очраса да, аны җиңеп, эшне азагына кадәр башкаруы  белән дә башкалардан аерылып тора иде. Шуңа күрә дә, аны читтән килен булып төшсә дә, тиз арада якын иттеләр. Яратмаслык  та түгел, кулыннан килгәнчә һәркемгә ярдәмләшеп яшәде һәм яши. Авылда да хөрмәт итәләр, эшендә дә  яраттылар. 
 Миңа насыйбы барыбер табылыр, дип үз-үзен юата-юата, Фәния  ничек авыл башына  чыгып җиткәнен дә сизми калды. Тик бу якта бөтенләй дә йортлар саны сирәк. Аларның да берничәсенең тәрәзәләре такта белән кадакланган, биредә  яшәмиләр булып чыкты. Юлым  уңмас микән, дип авыр сулап куйды Фәния. 
 Арыган-талчыккан хатын өметләнеп баш очында йөзеп барган соры  болытларга карады. Инде кояш та сүнеп бара,  караңгы да якынлаша. Шулай өскә карап озак кына уйланып, нәрсәдер өмет итеп басып торды ул. Әйтерсең, күк гөмбәзе ачылыр да, аңа ни белән булса да ярдәм итәр төсле тоелды хатынга.
  – А ты женщина, попробуй сходить вон туда. У них наверняка скотина есть, - дигән ят тавышка сискәнеп китте ул. 
Артына борылып караса,  тыкрык буенда бер әби утыра. Капка төбендә  утыручы карчык әйтте бу сүзләрне. Йорты да иске, үзе дә борынгы, дип сәерсенеп карады аңа Фәния. Әмма  алай да,   рәхмәтен әйтеп,  иң  кырыйда урнашкан  дагалы,  зәңгәр капкага юнәлде. Йорт эченә кергәч тә, ишегалдында бер урында озак басып торды. Бермәлне ишек ачылып китте һәм аннан җитмеш тирәсендәге бер абзый килеп чыкты. Артыннан: 
- Иван, ашыкма әле шулхәтле! Малларны бергәләп карыйк,- дип су тулы чиләген тотып хатыны чыкты. Ишегалларында ят кеше барлыгын күреп, икесе дә туктап калды. Алар  сорау тулы карашларын Фәниягә  төбәде һәм  чакырылмаган кунакны үткен карашлары белән бораулый башладылар. Фәния  исә  уңайсыз хәлдә калып, үз-үзен кая куярга белмәде, хәтта ни өчен килгәнен дә онытты. 
 - А вы случайно теленка не продаете?- дип ишетелер-ишетелмәс кенә сорады ул.
Йорт хуҗалары аңа бер сүз дәшми, казыклап куйган сыман  озак текәлеп карадылар, әйтерсең, ниндидер таныш чалымнарны эзлиләр иде.
-    А вы случайно не Фая?- дип сорады алар, ниһаять, берьюлы.
-    Татарка Фая, которая работала медицинской сестрой в районной больнице, - дип төгәллек кертергә ашыкты ир.
Фәниянең әйе, дип башын кагуы булды, аны җилдерәтеп өйгә алып кереп китеп, табын түренә дә утырттылар. Хуҗабикә чәйнекне кабызып җибәрде,  ашыга-ашыга бер-бер артлы  өстәлгә тәм-томнар тезде. 
Фәния исә  бераз  урындыгында сеңеп утырганнан соң, хатирәләрендә казына башлады.
... Аның да бу кешеләрне  күргәне бар. Самара якларына кайткач, ул шәфкать туташы булып район хастахәнәсенә урнашты.  Терапия бүлегендә беренче эш атнасы иде. Ул көнне төнге сменада чакта алар бүлегенә 45 яшь тирәсендәге бер исерек ирне югары басым белән китерделәр. Аның белән хатыны да ияреп килгән иде. Чыра кебек, төссез бу хатынны хәзер танып та булмый, юанайган, күзләре дә балкып тора. Ул вакытта жил иссә  дә, менә авам-авам дип торган, хатынны   өенә кайтарып җибәргәне исендә. Эчкече иреннән  бик зарланган иде. Өйдә бураннар уйнаткан тормыш иптәшенең ничек кул  күтәрүен елый-елый сөйләде. 
-    Эчмәгәндә менә дигән ир. Аракыны капса,  шайтан алыштырадырмы, ни кылганын үзе дә белми, сугыша башлый,  - дип сөйләгәнен хәтерли.
Фәниянең үзенең ире дә кимен куймый, анысы, салып кайтты исә, өйдә җил-давыл, әллә нинди зилзиләләр  куба. Шуңа да бу мескен хатынның хәлен бик яхшы аңлады һәм иреңне үзем карармын дип,  тынычландыра торган дарулар биреп өенә озатты. Ә үзе  бу адәм белән бер хәл була күрмәсен дип төне буе кизү торды. Күрше чуаш авылыннан  китерелгән ирне айнытып мәш килде, кирәкле системалар куйды, уколларын кадады. Икенче көнне махмырдан айныган ир үзен палатада күреп бик нык гаҗәпләнде. Ак халатлы Фәнияне  күргәч, бөтенләй дә  каушап калды. Ул, гелдәгечә, берни дә хәтерләми  иде. Шулвакыт Фәния аның янына якынрак килеп:
-    Беләсезме, мин сезнең рөхсәттән башка ярамаган нәрсә кылдым, - диде  йомшак һәм мескен тавыш белән.
-    Нәрсә булды?  - диде ул. Аның куркуы йөзенә чыккан иде.
-    Зинһар өчен, гафу итегез  мине! Сезнең рөхсәттән башка укол ясадым, - диде Фәния еларга җитешеп.
-    Куркыттыгыз бит! Хастаханә бит бу, укол кадату гаеп эш түгелдер дип уйлыйм. Хәзер аны  ясаган өчен дә аерым рөхсәт кирәкме әллә? – дип гаҗәпләнде һәм көлемсерәде  ир.
-    Ул шул гади укол гына түгел , ә эчкечелеккә каршы. Аны бары тик пациент үзе ризалык биргән очракта   гына  ясарга рөхсәт ителә.
-    Ә шулаймы?!- дип башын  кашыды ир.
-    Ә мин, аңлавыгызча,  сездән сорамыйча гына бу мәсьәләне хәл иттем. Хәзер сезгә  эчәргә бөтенләй дә ярамый.  Әгәр дә авызыгызга спиртлы эчемлек капсагыз, шундук җан бирәсез. Сезнең үлемегез шушы уколны кадаган икәнне ачыкласа,  мине, һичшиксез,  хөкемгә тартачаклар.  Мине кеше үлемендә гаепләп төрмәгә дә утыртулары бар, - диде Фәния.
Шулвакытта Иван атлы ир пошаманга төште, аның күзләре дүрт булды.  Каршында фәрештәгә тиң ак халатлы, бу сөйкемле  шәфкать туташына авыз ачып берни дә әйтә алмады. 
Шул сөйләшү-күрешүдән соң алар башка очрашмадылар. Ә менә бүген аларның өч дистә  елдан соң кабат юллары кисеште. Юкка гына халыкта адәмнәр барыбер бер булса да күрешә ала, тау белән тау гына очраша алмый диюләре дөрес икән.  Фәния өчен бу көтелмәгән очрашу булса,  Иван аны кабат очратуына бик сөенде. Кадерле кунакка гына чыгарыла торган  сый-хөрмәт, бөтен игътибар бары аңа булды. Тиз арада келәткә чыгып, күчтәнәчкә  3 литрлы банка белән балын да алып керде. Ә иң кинәндергәне, абзарлардагы иң матур таналарын да очсыз гына бәягә сатабыз диюләре булды. Күктән төшкән  бу бәхеткә сөенеп туя алмады Фәния. 
-    Фая, сездән күптән  сорыйсы килгән  иде, сезне  бер очратасы иде,  дип гомер бу шушы көнне  көтеп яшәдем, - дип башлады сүзен чәчләренә чал кергән Иван. - Әйтегез  әле дөресен. Теге вакытта сез миңа чынлап та укол ясаган идегезме, әллә юкмы ?- дип сорады.
-    Юк, бернинди дару да кадамадым. Бары тик сезне рәткә китерер өчен төне буе система гына куйдым, - диде Фәния.
-    Димәк, сез мине алдадыгыз...Ә мин бит шул көннән башлап авызыма грамм да капмадым. Үлемнән куркып түгел, вафат була калсам, сезне төрмәгә утыртырлар дип котым очты, - диде  Иван. Аның сүзен җөпләп хатыны:
-    Хастаханәдән кайткач, мин ирем кайчан шешәгә үрелер дә, кайчан йортта җәнҗал чыгар дип көттем. Тик ул, алыштырып куйганнар диярсең, ул якка әйләнеп тә карамады.   Башта бу хәлгә бер  мин генә түгел, бөтен авыл халкы шаккатты. Ни булган Грозный Иванга дип чыш-пыш килде. Соңыннан Грозный кушаматын авылдашлар  Святой дип сөйли башлады.  Бүгенгә кадәр моның серен белми яшәдем. Иван үзе дә әйтмәде, мин дә сорашып, билгеле, теңкәсен корытмадым. Аның эчмәве безнең өчен зур шатлык , олы бәхет булды.  Бөтен хикмәт сезнең тылсымлы уколда булган икән, - дип көлде хуҗабикә һәм рәхмәт йөзеннән Фәниягә кәҗә  йоныннан  бәйләгән  сөт төсендә ап-ак  оекбаш та бүләк итте. 

 Зилә Мөдәррисова

фото: интернеттан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев