Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Мине көтәләрдер, тизрәк өйгә кайтырга кирәк

Лениногорскидан авылга ялга кайткач, тимер атыма утырдым да, район үзәгенә барып кайтырга булдым. Ул бездән унике чакрым ераклыкта урнашкан. Авылны чыкканда, борылышта кырык биш яшьләр тирәсендәге ханымның утырт әле дип, ишарәләгәнен күреп тукталдым. Зилә Мөдәррисова

Авылда, халык,  гадәттә, бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп  яши. Кешеләр  дә бер-берсен яхшы белә,  һәркемне диярлек таный.  Ә бу апа миңа бөтенләй  таныш түгел иде.
-    Талча борылышына кадәр генә алып барыгыз әле, - диде юлчым.
-    Сез  безнең авылда яшисезме?- дип кызыксына башладым.
-    Юк, мин бу авылныкы түгел, кунакка гына килгән идем. М. кайтып барышым, - диде. 
-    Алай икән... - дип җилкәләремне селкеттем.
-    Без аның белән бергә эшли идек. Хәзер инде эшләми... Аңа шалтыраттым, шалтыраттым да - трубкасын алмагач, үзем килергә булдым. Кибет артында гына яши ул, - диде.
 Бер көн аек булмаган М. белмәгән кеше юктыр ул. Аның тәгәрәп эчүен  дә, йортына үзе кебек сәрхүшләр җыелуын да - барысы белә.
-    Менә борчылып килдем, ә ул лычма исерек иде, - дип сүзен дәвам итте юлчым.
-    Алай булгач, сезгә аңа кияүгә чыгып, кайгыртып яшисе, - дигән идем.
-    Син нәрсә? Минем бит өч балам бар. Ә аңа балалар кирәкми, - диде.
-    Балаларыгыз зурмы?
-    Кызым Самарада укый инде, улым да киләсе елга мәктәпне тәмамлый.
-    Ә кечкенәсенә?
-    Кече улыма өч яшь, - диде. Аннан:
-    Нишләп беткәннәрдер инде. Кичә исерек чыраемны күрсәтәсем килмәде, өйдә кунмадым, -дип авыр сулап куйды. -  Балаларга мине югалтмагыз, дип шалтыраткан идем, бугай дип, нәрсәдер исенә төшергәндәй,  телефонын эзли башлады. 
   Шул арада Талча борылышына да килеп җиттек.
-    Әйе, миңа өйгә тизрәк кайтырга кирәк. Балаларым мине көтәләрдер инде, - дип бу ана үз юлы белән китеп тә  барды.
Ә мин артыннан исә:
-    Аларга аек ана кирәк. Саклагыз балаларыгызны, - дип кычкырып калдым.
...Икенче көнне тагын авылдан машинамда шәһәргә юлга тоттым. Шәһәргә җитәрәк, бер авылда  туктап, юлда басып торучы хатын яныннан тыныч күңел белән үтеп китә алмадым.
Алтмышлар тирәсендәге бер ханым машинага утырганчы ук кәрәзле телефоныннан сөйләшә иде.
-    Борчылма, балакаем, монда машина туктады, кузгалам. Сау булып тор,  соңрак сөйләшербез, - дип тизрәк  трубкасын куйды.
-    Кая барасыз? Шәһәргәме?
-    Әйе, эшкә барышым иде, - диде бу апа.
-    Кайда эшлисез?
-    Хастаханәдә. Унбер ел шулай йөрим, И, рәхмәт төшкере, алдыгыз әле. Ял көннәрендә машинаны озаграк көтәргә туры килә, - дип шатлыгын яшермәде.
Сөйләшә торгач эш, гаилә берсе дә калмады.  Бу апа  тормыш иптәше белән биш бала үстергәннәр икән. 
-    Дүрт улым һәм бер кызым бар. Алар мин эшкә киткәндә,  гел шулай борчылып калалар. Эш урынына барып җиткәч, исән-имин барып җиттем, дип хәбәр итәм, отчет тотам, диде. Бүген, бәхетемә кызым өйдә иде. Иртән эштән кайткач ял иттерде үземне, барлык өй эшләрен дә ул башкарды. Улым үзе машинасы белән итәм дигән иде дә, эшеннән китә алмады шул. И,  берүк исән-сау була күрсеннәр инде, - дип юл буе балаларына  бәхет теләп барды.
-    Ә бусы киленем,  оныкларым, - дип фотолар да күрсәтте. 
Бу анага карата соклануым чиксез иде, менә нинди булырга тиеш ул чын ана. 

Зилә Мөдәррисова

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев