Помидор
Менә ике ел инде аның кухня ишеге артында өч литрлы банкада маринадланган помидор саклана. Помидорлары матур, шулкадәр кызыктыргыч.
Кәфия әбинең хәлен белергә кергәлим. Ул берүзе яши, балалары читтә, сирәк-мирәк кенә кайтып йөриләр. Менә ике ел инде аның кухня ишеге артында өч литрлы банкада маринадланган помидор саклана. Помидорлары матур, шулкадәр кызыктыргыч.
— Нишләп һаман ашамыйсың шуны, әби? — дим.
— Балалар кайтса, ачармын дигән идем.
Ә балалар һаман кайтмый да кайтмый. Кайтсалар да, тизгә генә кереп чыгалар, куанычлар, елашулар белән теге банка онытыла да куя.
Беркөн шулай әби белән сөйләшеп утырдык-утырдык та, ул балаларының туган йортны оныта баруына көенеп елап алды. Аннары сикереп торды һәм:
— Әйдә теге банканы ачабыз! — ди.
— Әйдә!
Ачтык. Икәү утырабыз, каршыбызда зур тарелка белән помидорлар. Ашыйбыз. Тик помидорлар матур булса да, тәме бер дә мактанырлык түгел иде. Әллә серкәсе күп, әллә тора-тора бозыла башлаган, белмәссең. Ашавын ашыйбыз да, күзләребездән яшьләр тәгәри, дип яза Кызыл таң. Мин, тәмсез ризыктан баш тартырга куркып, сәламәтлегем өчен борчылып елап утырам, ә әби нәрсәгә елады икән?
Фото: pixabay.com/ru
http://baltaci.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев