Заман сулышы

Узган гомер – аккан су (тормыштан)

Рәйхан йокысыннан уянуга радионы кабызып куйды. Балачактан җыр-моңга гашыйк булган хатын көн дә шулай җыр тыңлап, моңланып ала, кайвакытларда үзе дә көй суза. Моңлы кеше – бәхетсез була, диләр. Тик ул моның белән бер генә дә килешми. Киресенчә, Рәйхан моңлы булуы белән үзен бәхетле саный.


Язмышына да чиксез рәхмәтле. Аллаһы Тәгалә аңа хатын-кыз бәхетен кызганмады, ана  бәхетен дә тулаем татыды Рәйхан. Хәзер әнә оныкларын ничек зарыгып көтеп ала. Татлы җимешләре дә дәү әниләрен: “Әбием, без сине шундый  сагындык”, - дип,  кайтып керүгә иңеннән  кочаклап алалар.  Килене белән кияве дә, күз тимәсен, әйбәтләр. Яраталар һәм хөрмәт итәләр үзен.

Дөрес, пар канатын гына иртәрәк югалтты шул Рәйхан. Шуңа бераз язмышына үпкәсе бар. Сабирының йөрәк өянәгеннән кинәт үлеп китүен бик  авыр кабул итте ул. Бер елга якын кадерле кешесен югалту хәсрәтеннән арына алмады, төшенкелеккә бирелгән чаклары да булды. Тик нишлисең, үлем иртәме-соңмы барысына да килә. Әҗәлдән котылулар юк... Тормыш иптәшенең бакыйлыкка күчкәненә биш ел узса да, Рәйханның аны искә төшермәгән бер көне дә  юк. Шомырттай кара күзле, чем кара чәчле Сабирның  елмаюлы йөзе әле дә күз алдында, аның йөрәгендә.

 Радиодан иртәнге сәгатьләрдә ретро җырларны аеруча да тыңларга ярата.  Җыр   Сабиры белән яшәгән бәхетле мизгелләргә алып кайтты. Ничек инде бу татлы кичерешләрне онытасың? Беренче очрашкан көнне  Сабир  шушы җырны өздереп гармунда уйнаган иде бит. Артист кебек чибәр булуыннан тыш, Сабир әле бик матур итеп җырлый, үзәкләрне өздереп гармунда да уйный иде. Аларның  мәдәният йорты сәхнәсендә “Галиябану” җырын парлашып башкаруларын  авыл халкы һаман сагынып сөйли. Шул көнне  Рәйхан белән Сабирга бар кеше дә сокланып карады, барысы да аларны кавыштырып куйды.

Самара өлкәсеннән Арча якларына килеп чыккан бу асыл егет белән Рәйхан бөтенләй дә таныш түгел иде, ләбаса. Рәйхан аның тиң яры булырмын, киләчәктә ул-кыз үстерербез дигән уйны башына да кертмәде. Ә менә Сабир, киресенчә, Рәйханны беренче күргән көнне үк “Бу минем булачак хатын. Бу чибәр кыз минеке булачак”, дип күңеленә киртләп куйды. Югыйсә, кызның фотосурәтен генә күреп Рәйханга  гашыйк булган Сабирга: “Ай-һай, бу  чибәркәйнең егете бар, юкка өметләнәсең”, - дигәннәр иде. Әмма егет барыбер бәхетен сынап карарга булды. Аның тынычлыгын урлаган кызның  яшәгән авылына  юл тотты. Сабирның гармунда уйнавын белгәч, арчалылар биш куллап каршы алдылар үзен. Нәкъ шул кичне  авылларында зур концерт оештырыла икән. Ә менә бердәнбер, күз карасы кебек  карап торган гармунчылары гына  авырып киткән. Кунак егет ул көнне гармунчыны алыштырды.  Концерт алдыннан яшьләр репетициягә җыелды.  Алар арасында, билгеле, Рәйхан да бар иде. Җырчы кызлар чиратлашып Сабир белән җырларын кабатлады. Әле дә хәтерендә Рәйханның:    Сабир аны үз яныннан җибәрмәскә теләп,  берничә тапкыр җырлатып талчыктырып бетерде.

Биюләрдән соң кызны озатырга да җөрьәт иткән иде гармунчы егет, әмма Рәйхан өлгеррәк булып чыкты: клубтан чыгуга ук караңгыда юк булды. Егет әле бу чая кызның мәдәният йорты каршында гына яшәвен белми иде шул. Икенче атна ахырын  да Сабир зарыгып көтте,  йөрәгенең хуҗасын эзләп кабат Рәйхан яшәгән авылга китте. Бу көнне дә озата алмый калды сөйгәнен, чөнки Рәйхан парлашып башка егет белән кайтып китте. Ә менә өченче килүендә Сабир кыз белән күзгә-күз карашып  сөйләшә алды, хәтта берничә тапкыр  биергә дә чакырды үзен. Аннан алар күптәнге танышлар кебек сөйләшеп утырды, таңга хәтле капка төбендә йолдызлар санады. Менә шунда  Рәйхан  Сабир аның кешесе, асыл икәнен, ут егеткә  гашыйк булуын аңлады.

Тик аның белән бергә булу өчен аларның икесенә дә шактый көрәшергә туры килде. Рәйханның газиз әнисе кызының авылдаш егетен ташлап,  Сабир белән аралашуына аяк терәп каршы торды.
-    Әни, Сабир бик акыллы һәм сабыр егет, - дип сөйгәнен күпме генә мактап,   якларга тырышса да, аның үз туксаны туксан:
-    Син аны кайдан беләсең соң, балам? Тыңла, зинһар, сүземне, әллә кайдан килгән егет  ул. Аның белән йөрмәсәң,  хәерлерәк булыр. Әллә кем ул, бәлки, ул алимент түлидер, бәлки,  төрмәдә дә утыргандыр, -  дип  кызының күңелен кайтарыр өчен бер белмәгән кеше турында  ямьсез фикерләр йөртте.
-    Әни, юкка борчыласың, ул бик акыллы егет. Эчми-тартмый, алимент та түләми, паспортын карадым, - дип әнисен күндерергә, үз ягына аударырга тырышты.  


Зилә Мөдәррисова

Тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз

фото: https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: