Заман сулышы

Яныннан кеше өзелми

“Мин бик күп яшәдем инде, оялам да хәзер”, - ди Факия апа елмайган ачык йөз белән. Сөйләшкәндә йөзе тагы да яктыра төшә.

 Бар шундый кешеләр, алар белән аралашкач, дөньяң ямьләнеп китә, үзеңне искиткеч булдыклы бер зат итеп тоя башлыйсың. Факия апа- шуларның берсе, 85 нче яшь белән баруына карамастан, яшәүдән тәм табып, бүтәннәрне дә шуңа рухландырып тора. Шуңа күрәдер инде яныннан кеше өзелми, балалар-оныклар гына түгел, ул яшәгән микрорайонның территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе дә, Факия апа белән очрашып, фикер уртаклашып, ул биргән төпле киңәшләргә колак салып эшли.

Факия апа Салихова 1937 елда 18нче гыйнварда Чирмешән районы Чыгтай авылында туган:
-     Әни мине ике ай тулганчы ук үзенең әти-әнисе гаиләсенә алып кайткан,  әти күрше урамда гына яшәсә дә, мин аңардан башка үстем. Күпчелек мине әнинең энесе карап үстерде. Бик бәләкәй чагымны хәтерләмәсәм дә, сугыш еллары исемдә.  Ул вакытта бөтенебез ач-ялангач идек. Черек бәрәңге, алабута, кузгалак ашадык. Сугыш вакытында, сугыштан соңгы елларда, “син- бай, мин-ярлы” дигән сүзләргә урын юк, барыбыз да шулай иде. Безнең бөтен урамыбызга бер генә әти, ул да чирле булганга гына сугышка алынмый калган.

 Авылда җидееллык мәктәпне бетергәч, ул үзләреннән ун километрлап ераклыктагы зуррак авылга сигезенче сыйныфка укырга киткән.
Дус кызы белән ул араны җәяү йөргәннәр. Ул укырга барган елда, сигезенче сыйныфтан алып унынчыга кадәр уку түләүле булган. Беренче яртыеллыкка акчаны әнисе бөтен көчен куеп җыйган, икенче яртысына да табарга тырышса да, түләрлек җыялмаган. Унъеллык белем алырга теләгән кыз, әнисенә әйтмичә генә, әтисеннән сорарга барган. Акча бирүче булмаган, тик әнисенә дә ишеттергәннәр.

Әнинең ник бардың дип өзгәләнеп елаганы һаман исемдә,- ди Факия апа, - ул вакытта, әнинең энесе Норлатта эшли иде инде, безнең хәлләрне ишетеп, ул түләде укыганга. Бәхетемә,тугызынчы сыйныфта  түләүне бетерделәр”.

 Урта мәктәпне тәмамлагач, ул заготконторада эшли башлаган, анда килгән бәрәңгене киптереп, тартмаларга тутырып торган. Бу тартмаларны солдатларга җибәрә торган булганнар. Факия белән бергә эшләүче яшь кенә малай, бер көнне шатлыгы белән уртаклашып, армиядән абыйсы кайтуын әйткән. “Мине абыең белән таныштырырсың яме”, -  дип шаярткан. Бу сүзләр фәрештәнең амин дигән вакытына туры килгән. Хәрби хезмәттән кайткан Мөдәррис  шушы ук оешмага эшкә урнашкан. Өйләнешкәч алар Лениногорскига килеп төпләнгәннәр.

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: