Әйтелмәгән рәхмәт (арабыздан киткән Римма Фәттахованың сугыш чоры балалары язмышын чагылдырган язмасы)
"Сакланып кына йөрегез, балам!" Әниебез шул сүзләрне әйтә дә ишекне эчтән бикләп куя. Без караңгылыкка кереп чумабыз.
Яктырганчы әле ике сәгатьләп вакыт бар. Мәктәпкә таң аткач кына барып җитәбез. Хәтер иң авыр чорны – кыш көннәрен саклап калган. Аякларда кершән кебек тула оеклар, кыштырдап торган өр-яңа чабаталар. Билгеле, бүген минем хыялымда шулай. Аларның төрле чагы булгандыр. Беренче киюдә үк суга батып кайткан чаклар була иде бит.
Шулай хатирәләр дөньясына кереп китәм дә апам Рушаниядән сорап куям: – Апа, җир кардан ачылгач без аякка нәрсә киеп йөри идек соң?
– Ялантәпи инде. Үзең хәтерләмисеңмени соң? Киемне сакларга тырыша идек, – дип җавап биргән иде апам.
Мин бит әле иртүк торып мәктәпкә баруыбыз турында сөйли башлаган идем. Башкалар ничектер, ә минем үлеп йокым килә – гүя авыр болытлар күз кабагына өелгән... Кичә кичтән өй биремен чишә алмадым. Төнге сәгать икегә кадәр утырырга туры килде. Йокым туймаган. Ә өй эшен барыбер эшләдем. Бу сыйфатым да тормышта ярап куйды. Ничек кенә авыр булмасын, җиңәргә – җиңелмәскә! Бернинди уйсыз яшәмәскә. Моңа шулай ук әниебез, укытучыларыбыз өйрәтте. “Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп”, – ди иде әниебез. Ул да укытучы иде.
Без инде җиденче сыйныфта укый идек, Вәли абыебыз класска керде дә: “Әгәр төймәле счетта да саный алмасагыз, сез нинди җидееллык белемле кешеләр инде?” – ди. Бу сораудан ничек аптырашта калуыбызны белсәгез икән! Әле бит: “Иртәгә үк счетлар алып килегез!” – дип тә өстәде.
“Сугыш балалары” дигән ярлык йөрткән сабыйларда андый могҗиза кайдан булсын? Әтинең юклыгын искәртеп торырга сәбәпләр чыгып кына тора иде шул. Ярый әле мескеннәр дип кул селтәмәгәннәр, безне кеше итәргә тырышканнар. Вәли абыйның мәсьәләне кабыргасы белән куюы да шул турыда сөйли. 1953 елда Чирмешән урта мәктәбе бинасы янгач, безнең мәктәптән дә берничә партаны алып киттеләр. Бер партада дүртәү утыра башладык. Минем урыным иң почмакта – I вариантка туры килә. Чыгарылыш имтиханнары җитте. Алгебрадан язма эшкә әзерләнәбез. Вәли абыебыз комиссия әгъзаларыннан алда класска керде дә: – Мөлекова, күршең белән урыныңны алыштырып утыр! – ди. Шулай итеп, миңа икенче вариант биремен эшләргә туры килде.
Соңыннан белдек: икенче вариантның биреме авыррак булган икән. Мин мәсьәлә-мисалны чишсәм, җавап бөтен класска тарала иде. Моны, гадәттә, укытучыбыз өнәми иде, бүген, ни могҗиза, барыбызны да аптырашта калдырды. Безнең класста утыздан артык укучы. Күбесе инде яшь буенча күптән мәктәпне тәмамлаган булырга тиеш. Әмма төрле сәбәпләр аркасында укырга йөри алмаганнар. Әгәр тагын контроль эшне үти алмасалар, класста утырып калулары көн кебек ачык.
Аннары инде алар бөтенләй укуны ташлаячак. Димәк, җидееллык мәктәпне тәмамлау турында таныклык та алмаячаклар... Укытучының шуны күз алдында тотып эшләгән әлеге адымын үзем шул һөнәр иясе булгач кына аңладым. Республикакүләм зур дәрәҗәгә ирешкән шәхес Мидхәт ага Шәрифуллинның да Вәли абыебыз турында зур дулкынлану белән әйткән сүзләренә төшендем.
“Укытучы бит әле ул – тәрбияче дә. Вәли Галимович балалар турында һәрьяклап кайгырта иде, – диде дә, зур пафос белән: – Һәрьяклап!” – дип өстәде.
Моңа мин үзем дә шаһит. Шулай бервакыт көз көне коеп яуган карлы яңгыр астында мәктәпкә барып кердек. Беренче дәрес – алгебра. Вәли абый шунда сулары тамып торган бишмәтләребезне мич кырыена элеп куйган иде... Үзәкне өзеп искә төшкән мизгелләр бик күп алар. Укытучыларыбызга булган олы рәхмәтебезне генә әйтергә һаман вакыт таба алмыйбыз. Вәли абыебыз да һич югы шул юлларны укысын иде... Юк шул. Соңга калдым.
Римма Фәттахова, ветеран журналист.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев