Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бер ел эчендә Татарстанда пассажир йөртүчеләргә 24 млн сум штраф салганнар

Барлыгы әлеге вакыт эчендә республикада 563 транспорт чарасы тикшерелде һәм 532 тәртип бозу теркәлде.

Татарстанда 2019 елда пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 24 млн сумга якын штраф салынган. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 11нче утырышында Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча дәүләт автокүзәтчелеге идарәсе башлыгы баш дәүләт инспекторы Борис Смирнов хәбәр итте.

"ЮХИДИ белән берлектә Татарстан территориясендә пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы транспорт чаралары тикшерелде. 563 транспорт чарасы тикшерелде, 532 тәртип бозу ачыкланды. Ягъни һәр транспорт чарасында без хокук бозуларны ачыклыйбыз ", - дип сөйләде докладчы.

Смирнов ассызыклаганча, иң зурысы - хезмәт һәм ял бозылу, алар 36% тәшкил итә. "Ташучылар тарафыннан сәламәтлеккә зыян китергән өчен гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү буенча федераль закон таләпләрен үтәмәү - 25%, лицензиясез эшчәнлек алып бару - 17%, маршрут картасы булмау - 6%, техник торышның рейс алды контроле булмау- 5 %, - дип өстәде ул.

Идарә башлыгы сүзләренчә, хокук бозуларның төп өлеше Казанга (49%) һәм Чаллыга (17%) туры килә. «Заказлы ташулар секторы проблемалы мәсьәлә булып кала бирә, анда, конкурс процедураларын читләтеп үтеп, даими маршрутларны алыштыра торган, тулаем Россия буенча да, безнең республикада да даими маршрутлар алыштыра торган тулы бер пассажирлар ташу базары оештырыла», - диде ул. Докладчы билгеләп үткәнчә, Казанда тимер юл вокзалы, "Кольцо" сәүдә үзәге, Совет мәйданы тирәсендә пассажирларны санкцияләнмәгән утырту урыннары юк ителгән.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/transport/16-07-2020/v-tatarstane-za-god-passazhirskih-perevozchikov-oshtrafovali-na-24-mln-rubley-5757256

Татарстанда 2019 елда пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 24 млн сумга якын штраф салынган. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 11нче утырышында Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча дәүләт автокүзәтчелеге идарәсе башлыгы баш дәүләт инспекторы Борис Смирнов хәбәр итте. "ЮХИДИ белән берлектә Татарстан территориясендә пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы транспорт чаралары тикшерелде. 563 транспорт чарасы тикшерелде, 532 тәртип бозу ачыкланды. Ягъни һәр транспорт чарасында без хокук бозуларны ачыклыйбыз ", - дип сөйләде докладчы. Смирнов ассызыклаганча, иң зурысы - хезмәт һәм ял бозылу, алар 36% тәшкил итә. "Ташучылар тарафыннан сәламәтлеккә зыян китергән өчен гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү буенча федераль закон таләпләрен үтәмәү - 25%, лицензиясез эшчәнлек алып бару - 17%, маршрут картасы булмау - 6%, техник торышның рейс алды контроле булмау- 5 %, - дип өстәде ул. Идарә башлыгы сүзләренчә, хокук бозуларның төп өлеше Казанга (49%) һәм Чаллыга (17%) туры килә. «Заказлы ташулар секторы проблемалы мәсьәлә булып кала бирә, анда, конкурс процедураларын читләтеп үтеп, даими маршрутларны алыштыра торган, тулаем Россия буенча да, безнең республикада да даими маршрутлар алыштыра торган тулы бер пассажирлар ташу базары оештырыла», - диде ул. Докладчы билгеләп үткәнчә, Казанда тимер юл вокзалы, "Кольцо" сәүдә үзәге, Совет мәйданы тирәсендә пассажирларны санкцияләнмәгән утырту урыннары юк ителгән.
Тулырак: http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/tatarstanda-ber-el-echend-passazhir-tashuchylarny-24-mln-sumga-shtrafka-tartkannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев