Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
"Халык традицияләре - милләт нигезе"

«Һәр якын кешемнең үз җыры бар»

«Минем генә түгел, башка кешеләрнең дә шулайдыр инде ул, радиодан, телевизордан ишетелгән таныш көй- күз алдыма бер таныш кешем булып килеп баса.

Халкыбызның көй-моңнарын кадерләп-барлап, аларны бөтен килеш башкалар хозурына да тапшырырга әзер булган, милли мәдәниятебезгә гашыйк Роза ханым һәм аның тормыш иптәше Рәшитне тәүге кабат сабакташлары белән бергә җыелышкач ишетү насыйп булды. Алар Зәй-Каратай мәктәбендә бергә укыган сыйныфташлары Асияне юбилее уңаеннан, бергә әзерләп килгән матур чыгышлары белән тәбрикләделәр. Мәктәпне илле елдан артык элек тәмамлаган сабакташлар, һәр көнне очрашып репетиция үткәргәннәр диярсең, җырлы-шигырьле сәхнә күренеше ясап, җыелган кунакларны таң калдырдылар.

Соңыннан бергәләшеп башкарган туган авыллары Зәй-Каратай турында җырны хәтта кат-кат сорап та җырлаттылар.
«Без бөтен сыйныфыбыз белән шундый мәдәният-сәнгатькә мөкиббән киткән кешеләр идек. Билгеле, хәзергесе вакытта төрлебез-төрле якларда булгач, еш очрашып булмый. Әмма күрешкән чакларда, үзебезгә бирелгән шушы вакытны моңлы җырлар, гармун көйләре, төрле истәлекле вакыйгалар сөйләүләр белән аралаштырып, күңелле итеп үткәрәбез. Инде алдан әйтеп үткәнчә, һәр вакыйганың үз истәлекле җыры да бар», — ди Роза Муллагалиевна.

Роза ханым районыбызның Зәй-Каратай авылында, Фәхерлебанат һәм Муллагали Мөхәммәдиевлар гаиләсендә туып-үскән. 1944 нче елда Муллагалигә унсигез яшь тулгач аны Бөек Ватан сугышына алганнар. Ул заманнардагы меңләгән ир-егетләр сыман, япь-яшь килеш ут эченә барып кергән Муллагали сугыш ачысын, фашист тоткынлыгын башыннан кичергән. Үзебезнең гаскәрләр тоткынлыктан азат иткәннән соң, илне аякка бастыру —төзекләндерү өчен көч куеп, 1952 нче елда гына туган авылына әйләнеп кайту мөмкин булган аңа. Зәй-Каратайга кайткач ул, ул берьялгызы Җәннәт исемле кызын үстерүче Фәхерлебанат белән гаилә корган.

Тора-бара аларның гаиләләрендә бер-бер артлы тагын дүр кыз туган. Роза ханымның хәтерендә сакланып калганча, тормыш иптәше, матур-матур кыз балалары арасында, әтиләре үзен чәчәк бакчасында йөргәндәй хис итәм, дия торган булган. Иң төпчеге булып дөньяга килгән улы Минсәлих туганчы шул гөл-чәчәкләр түтәле арасында яшәгән. Кызларының исемнәре дә — җисемнәренә туры килерлек итеп кушкан: үз баласыдай якын итеп тәрбияләп үстергән Җәннәт янына Роза, Гөлчирә, Гөлсинә, Гөлчәчәк өстәлгән. Гөл бакчасы дими — ни диясең тагын!

Әтисе дә, әнисе дә бик уңган, кул эшләренә сәләтле-тырыш булулары өстенә, җыр-моңга да хирыс кешеләр булганнар.
«Әти танылган балта остасы иде. Бәлки Зәй-Каратайда, күрше тирә-авылларда, бәлки аның кулы белән юынып эшләнгән буралар хәзерге көнгә кадәр саклангандыр әле. Аннары ул бик матур итеп көянтәләр ясый иде. Көянтә ясау — үзенә бер талант бит, андый көянтә ясаучыны авылда бүтән хәтерләмим. Ә „Сания апа суга бара көянтәсе алмалы..“ дип, танылган даһи җырчыбыз Габдулла Рәхимкуловның җырлаганы, нәкъ менә әтине күз алдына китереп бастыра. Хәзер, кызганыч, аларның элекке язылып калган җырларын тапшырмыйлар диярлек. Әтинең кулыннан килмәгән эше юк иде, ул фермада маллар да карады, авыл көтүен дә көтте. Ә кичләрен кулына моңлы гармунын алып, сыздырып җибәрә иде. Әниебез ягымлы, җылы тавышы белән аңа кушылып җырлый. Тора-бара без дә аларга кушылып җырлаштыра башладык. Хәзерге заман булса, чын гаилә ансамбле дияргә булыр иде», — дип искә ала Роза ханым.


Әниләре Фәхерлебанат та кул эшләре остасы булган. Ул өйдә балалар тәрбияләү белән мәшгуль булса да, тегү-чигү өлкәсендә аңарга тиңнәр булмаган.

«Безнең өстебезгә кигән матур килешле күлмәкләр — әниебезнең хезмәт җимеше иде. Өстәвенә ул бик әйбәт итеп чигү чикте. Әнинең тик торганын хәтерләмим, бакча яки мал-туар арасында булмаса, кулында тегү яки чигү булды», — ди Роза Муллагалиевна.

Зәй-Каратайда урта мәктәпне тәмамлагач, Роза ханым дус кызы Әлфисә белән Мәскәү өлкәсенең Яхрома шәһәренә ФЗО мәктәбенә укырга киткәннәр. Анда алар җеп эрләү-туку һөнәрен үзләштереп, шул эштә эшли башлаганнар.

Туган авылым Зәй-Каратайда әти-әнисе, туганнары гына түгел, күңеленә бик якын булган яраткан кешесе дә калган Розаның.
«Яшь чакта бик кыюсыз буласың бит, йөрәктә булган хисләрне кычкырып әйтү түгел, үз-үзеңә эчтән дә әйтергә оят сыман иде. Без биш ел дәвамында дусларча аралашып йөрдек. Әмма чит җирләргә чыгып киткәч, хәзерге сыман телефоннар, тиз-тиз генә кайтып күрешүләр мөмкин булмады. ФЗО мәктәбеннән соң мин кичтән укып янә белем алдым-яңа һөнәр үзләштердем. Шулай тагын берничә ел үтеп китте. Язмыш кешеләрне шулай аера инде, безнең дә аралар өзелде. Берничә елдан мин тормышка чыктым. Ирем Мәсгуть белән 32 ел бергә тату гомер иттек», — ди Роза Муллагалиевна.

Алар бергә-бергә уллары Маратны һәм кызлары Римманы үстергәннәр. Башта Самара шәһәренә кайтып урнашып, бераздан безгә Самара өлкәсенең Чапаевск шәһәрендә фатир алганнар. Әлбәттә, аларның да теләкләре бергә картаеп, балалар һәм оныклар бәхетенә сөенеп гомер итү булган. Әмма тормыш иптәше нибары 56 яшенә җитеп дөнья куйган. Үз башыннан авыр югалту кайгысы кичергән Роза ханым туган якларына әйләнеп кайткан.

«Зәй-Каратайда минем кыз туганым Гөлсинә, энем Минсалих үз гаиләсе белән яши. Кайгы-хәсрәт килгәндә үзләренә елыштырып, җылытыр кешеләрең булуны берни белән дә алыштырып булмый. Алар мине дә, балаларны да һәрвакыт үзләренә дәшеп, кунак итеп торалар. Үзем дә бик шатланып кайтам. Туган авыл үзенә тартып, матур табигате белән җанымны җылытып, янә яшәргә, җырларга көч бирде. Кайда гына яшәсәм дә, мин үзебезнең милли көйләребезне, мәдәниятебезне, телебезне беренче урынга куйдым. Ана сөте белән кергән халкым моңнары, йөрәк түреннән төшми һәрвакыт янымда булды», — дип сөйли Роза ханым.

Зәй-Каратай Роза ханымны тагын бер якын кешесе белән күрештергән. Талантлы оста баянчы, Роза ханым сыман гомерен җыр-музыкадан башка күз алдына да китерә алмаган Рәшит Исәнгилдин белән алар, «бер яшьлектә, бер картлыкта» дип, моннан 10 ел элек гаилә корып җибәргәннәр. Бүгенге көндә төп яшәү урыннары Мактамада булсада, ике урамны бер итеп, Зәй-Каратай-Мактама маршруты буенча халкыбызның күңел бизәкләрен — милли көйләрен таратып йөриләр. Тормыш иптәше Рәшит 4 яшенннән гармунда көйләр чыгарып уйный торган булган. Бүген инде ул республикакүләм бәйгеләрдә лауреат исеменә лаек булган кеше. Роза ханым да 15 елдан артык ветераннар клубына йөри. Аларның чыгышыннан башка бер бәйрәм дә узмый.

Роза ханым тормыш иптәше Рәшитнең гармунда уйнаган асыл көйләренә кушылып җырлый. Тирә-ягыбызда хәтеребезне яңартып, иҗатлары белән изгелеккә, бердәмлеккә өндәп һәм милли мәдәниятебез сагында торучы кешеләр булу — зур байлык ул.

Исламия Галимова. Фотолар

#халыктрадицияләре_милләт_нигезе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев