Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Халык традицияләре - милләт нигезе"

Йолалар - төрле, чәй табыны - уртак

Фольклор фестивале районыбызның берничә милләт кешеләрен бер чәй табынына җыйды.

Милли гореф-гадәтләр, кайсы гына милләтнеке булмасын, бердәмлек һәм татулык, башкаларга карата игелекле булуны күздә тота.

Куакбаш авылы мәдәният йортында шушы авыл җирлеге һәм мәдәният йорты тырышлыгы белән әзерләнгән  фольклор фестивале булды. “Татарстан-уртак йортыбыз” дип аталган бу чараның исеме җисеменә туры килеп торуы, тамашаны карарга килгән халыкның алкышларыннан аеруча нык сизелеп торды. Һәрбер авылның фольклор төркеме әзерләп килгән үзенчәлекле, җырга-моңга һәм төсләргә бай чыгышларын карап, хәтта  артистларны сәхнәдән җибәрми тордылар.

Фестивальне алып баручыларның тантаналы сәламләүләреннән соң, чара куакбашлыларның “Солдат озату” йоласыннан башланып китте.  Милли киемнәр кигән егетләр-кызлар, армиягә китүче дус егетләр озата барганда, авыл клубына сугылып чыгарга ниятләгәндәй, гармунга кушылып җырлый-җырлый урам яктан килеп керделәр. Аннан чыгыш сәхнәдә дәвам итте. Армия сафларына китүче егет  әти-әнисе, тирә-күршеләренең изге теләкләрен, нәсыйхәтен тыңлады. Сөйгән яры бүләк иткән чиккән кулъяулык, армиядән яңа гына кайткан дустының  төпле киңәшләре дә, хәрби хезмәткә китүче егеткә тәэсир ясамый булмады билгеле. Ул лаеклы солдат булырга ышандырып, үз бурычын намус белән үтәргә сүз бирде.

Әлбәттә, болар сәхнәдә уйналган театральләштерелгән күренеш кенә иде. Әмма  мәдәният йортына җыелган халык,  ихлас күңелдән бу тамаша эченә кереп китеп, китәсе егеткә хәерле юллар теләп калдылар.

“Без  фольклор төркемнәре белән милли-мәдәни фестиваль үткәрү турында күптәннән хыялланып, планлаштырып тордык. Чөнки моннан биш ел элек шушындый зур мәдәни чарага районыбыз авылларының милли төркемнәрен җыйган идек инде. Шуңа күрә тәҗрибәбез бар дип әйтсәң дә була. Бу юлы һәрбер авыл нинди дә булса милли гореф-гадәт, традицияләр нигезендә сәхнәләштерелгән күренеш әзерләгән иде.  Үзебезнең авыл мәдәният йортының фольклор төркеме күрсәткән  “Солдат озату” йоласы авылларда бик күптәннән килә. Авыл җирендә кайсы гаиләдән, кем улының хәрби хезмәткә китәсен белеп, ихтирам-хөрмәт белән, изге теләкләр теләп, кулдан килгән ярдәмне күрсәтеп, озатып калу бар иде. Бүгенге көндә бу йола онытылып бара, безнең максатыбыз – аны торгызу. Гомумән, безнең күпмилләтле төбәгебез гореф-гадәтләр, милли традицияләргә әйтеп бетергесез бай. Аларны барлап-җыеп, югалтмыйча кадерләп, буыннан-буынга саклау – теләгебез шул”,- ди Куакбаш авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова.

Кыскасы, 3 нче ноябрь кичендә Куакбаш мәдәният йорты шау-гөр килеп торды. Шау-гөр килмәслек тә түгел, районның 10 авылыннан фольклор төркемнәре килгән иде. Аларның һәркайсы үзләренә генә хас бер милли йола, бәйрәм күренеше алып килгән. Тамашачы һәрбер чыгышны йотлыгып карады. Менә нәкъ шундый чаралар кешеләрнең, төрле милләттән булып -төрле гореф-гадәтләр белән яшәүләренә карамастан, бердәм һәм тату булуларының  бер мисалы. Мәдәният йорты залын  шыплап тутырган тамашачыларның күпчелеге татар милләтеннән булуга карамастан, аеруча көчле һәм озак алкышларны Яңа Серёжкино һәм Мордва Кармалка  авылы фольклор төркемнәре яулап алды. Серёжкинодан килгән чуваш милли төркеме үзләренең чыгышларын борынгыдан килгән халык уен кораллары белән дә бизәде.

Аларның чыгышыннан соң, сәхнә артында күп кешенең бу  музыка коралларын тотып, уйнап карыйсы килде. Сережкинолылар үзләре агачтан эшләнгән мондый коралларны бүгенге көндә инде ясаучылар булмавын әйтәләр. Ә фольклор төркеме авыл кешеләрендә ниндидер могҗиза белән генә сакланып калган уен коралларын җыеп, аларны бик саклап кына тоталар.
Федотовка мәдәният йорты “Покрау утырмасы” белән халыкның күңелен яулап алды. Алар алып килгән сәхнәләштерелгән күренештән  “Покрау утырмасы”ның бик борынгыдан килгән, күңелле, олы мәгънәгә ия бәйрәм булуын белделәр.

“Мин бу тамашаны шулай бирелеп карармын дип килмәгән идем. Лениногорскидан апамны утыртып, аңа иптәшкә дип кенә килеп чыктым. Әмма клубка килеп керүгә, аның тышкы ишеген ачуга монда ниндидер мавыктыргыч чара буласын сизендем. Чөнки фестиваль фойедан үк башланган, монда төрледән-төрле милли ризыклар, сыйлар белән тулы өстәлләр әзерләгәннәр. Ә милли киемнәр кигән ханымнар-кызлар, һәрбер кергән кешене хуш исле чәйгә дәшеп, елмаеп каршы алып торалар. Үзем өчен бер көтелмәгән яңалык та ачтым әле мин: керәшен халык җырлары бигрәк моңлы була икән. Аларның чыгышыннан соң, җырлаган җырларын үзалдыма көйләп утырдым. Миңа Федотовкадан килгән фольклор төркеме бик нык ошады. Икенче  ачкан яңалыгым: керәшеннәр кабакны кавын дип йөртәләр икән. Минем үзебезнең районында яшәгән бөтен милләтләрнең дә телен өйрәнәсем, беләсем килә. Мәктәптә укыганда ук шундый хыялым бар иде, тик яхшы итеп тормышка ашыра алмадым. Әле соң түгелдер дип уйлыйм”,- диде фестивальнең тамашачысы булган Энҗе Галимова.

Фестиваль югары дәрәҗәдә оешканлык белән узды. Һәрбер төркемнең үз урыны, чыгышлар алдыннан азаккы киңәшләрне тыңлап, соңыннан бергә нәтиҗә ясау өчен урыны бар. Мондый зур чараларда барысы да мөһим урын алып тора бит. Куакбашлылар бернәрсәне дә күздән ычкындырмыйча, бөтен нечкәлекләрен тоеп әзерләнгәннәр. Хуҗалардан ачык йөз, тәмле сый булгач, кунакка килүчеләр бик шат билгеле. Үзләрен көтеп торганнарын белеп, чыгышларын да аерым дәрт белән күрсәттеләр.

Фольклор төркемнәренең барысы да кызыклы, тәрбия максаты һәм мәгънәсе булган йолаларны сәхнәләштереп килгән. Аларның һәрберсе тамашачы өчен кызыклы, кайберсе хәтта яңалык та булды. Түбән Чыршылы, Мичурин, Иске Куак, Кирлегәч, Сарабиккол, Чүте үзешчәннәренең чыгышларына аерым тукталып, һәрберсе турында озаклап сөйләрлек. Фестивальдә “Орчык өмәсе”,  “Әбием сандыклары”, “Канат сыдыру”, “Покрау утырмасы”на кадәр күрсәтеп, һәркем тын алырга базмыйча тыңлаган мөнәҗәтләргә кадәр укыдылар. Мөнәҗәтләр белән Чүте авылы фольклор дуэты чыгыш ясады.
Фольклор бәйрәменә килгән һәр кеше үзе өчен бер яңалык ачкандыр, мөгаен. Әлеге зур чараны оештырган Куакбаш авыл җирлегенә һәм мәдәният йортына алар зур рәхмәтләрен, киләчәктә дә мондый очрашуларга өмет итүләрен белдермичә китмәделәр.

Исламия Галимова


Валентина Павлова, Федотовка авыл җирлеге башлыгы:
-    Барлык килгән авылларның чыгышын да кызыксынып карап утырдым. Билгеле, үземнекеләр өчен күбрәк дулкынландым. Безнең фольклор төркеме  борынгы йола булган “Сугым сугу”, Покрау пирогы пешерүнең асылы турында театральләштерелгән күренеш әзерләп килде. Әлеге гореф-гадәтләрнең нигезендә - бердәмлек, татулык, ялгызлар һәм ятимнәр турында кайгырту, бер-берең белән ярдәмләшеп яшәү ята. Милли йолалар кайсы гына милләтнеке булмасын, алар бөтенесе шул игелекле гамәлләрне күздә тота дип уйлыйм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев