Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Халык традицияләре - милләт нигезе"

Кечкенәдән, гаиләдән сеңеп калган гореф-гадәтләр озата бара

Районыбызның кечкенә генә Карагай авылында бәләкәйдән үк татар халкының милли гореф-гадәтләрен, традицияләрен, халкыбызга гына хас булган әйтемнәрне, канатлы сүзләрне, халык авыз иҗатларын тыңлап, ишетеп үсә Эльмира Фәрхетдинова.

Эльмира Кәрам кызы белән сөйләшүе дә рәхәт, ул шундый оста итеп сөйли, аның сөйләгәннәре кино сыман күз алдыннан үтә. Тормыш юлында күпне күргән, авырлыкларны зифа җилкәләрендә күтәргән, шулай да үзенең кыйбласын, телен, милләтен югалтмаган, авырлыклар алдында тез чүкмәгән, усаллыгы, чаялыгы да булган Эльмира ханым белән очраклы рәвештә генә таныштык.

Бөтерчек кебек

Ул 1970 елда Карагай авылында бишенче бала булып дөньяга килә, шунда 4нче сыйныфны тәмамлагач, унынчыга кадәр Урдалыга йөреп укый. Мәктәпне тәмамлагач, ул елларда колхозда калдыру гадәте бар иде, ул да авылда кала, клубка эшкә керә. «Ул чакта яшьләр күп, хәтта урдалылар да безгә килә. Клубта милли уеннар уйныйбыз. Колхоз идарәсендә уза торган нәрәткә көн саен килсәм — килдем, колхоз рәисе миннән туйса — туйды, әмма клубка ике кассеталы магнитофон алдык бит тәки», — дип искә ала Эльмира ханым.

Лениногорск Мәдәният сараенда эшләгән еллары (ул чакта Калинин исемендәге мәдәният сарае дип йөртелгән) — аның күңелендә җылы, якты хатирә итеп сакланган. Ул биредә татар мохитен, татар тирәлеге булдыра, милли мәдәният эчендә «кайный». Тамырдан үзгәрешләр китергән 1991-92-93нче елларга туры килә аның биредә эшләве, татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау, рухи яңарыш юлында яңа адымнар ясалу чорында Лениногорскиның мәдәнияте күтәрелеп китә.

«Лениногорск педучилищесы, җырчы Илдус Камалов, иҗтимагый үзәктән Роза Мирзовна, мәдәният сараеннан Флера Заһитовна белән бергә тыгыз, бердәм булып эшләдек. Шәһәр күләмендә „Нәүрүз“, „Карга боткасы“ бәйрәмнәре зурлап үткәрелде. Ә сабантуйга сөлгеләр җыю йоласы ничек матур уза иде? Ул чакта Лениногорск халык театрының режиссеры Рәшит Шиһап, артист Мәдинә апа Сафиуллина мине театр дөньясына да алып керделәр», — ди. Шушы елларда үзенә ярдәм итүче һәм остазы итеп хәзерге Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтованы саный, мәдәният институтына укырга керүдә дә булышты, ди.

Эльмира Фәрхетдинова Лениногорск мәдәният сараенда хореография төркеме дә алып бара (ул Алабугага шушы юнәлеш буенча укырга керә). «72 бала биюгә йөрде, өч төркем белән эшләдем. Ул балалар һәм аларның әти-әниләре белән кичләрен „Аулак өй“ уздыра идек», — ди.

Канатланып, дәртләнеп, янып эшләп йөргән вакытта аяк чалучылар да була, усал теллеләргә дә эләгә. Биредә 6 ел эшләгәннән соң, 22нче балалар бакчасында, аннан 4нче мәктәптә эшләп карый, тик күңелеңә ятмаган эш булмагач, җанына тынычлык таба алмый, мәктәп һәм балалар бакчасы — аныкы түгеллеген аңлый. Бу вакытта шәхси тормышта да аерылу-каерылу вакыйгасы була. Шулай итеп, кулына 5 яшьлек улын һәм чемоданын тотып, иптәш кызы чакыруы буенча Биектау ягына китеп бара.

Билгеле, аны биредә җиңел тормыш көтми, үзенең яшәр урыны да булмау — тагын начар. Ярый әле, эш табыла, Биектау мәдәният йортында хореограф булып эшли. Ә 1 елдан соң аңа Әлдермеш авылына клубка эш тәкъдим итәләр. Мәдәният бүлеге җитәкчесе баштан ук кисәтеп куя: Әлдермештә таләпчән, усал халык яши, бай мәдәниятле авыл, җигелеп эшләргә туры киләчәк. Тәвәккәләп алына бу эшкә Эльмирабыз.

Менә 24 ел — шунда, Әлдермеш авылын якын итеп яши, эшли. Шушы авылга килгәч, әлдермешләр аңа «Мишәр» дигән кушамат тага. «Үкенмим монда килгәнемә, үз урынымны таптым, монда тормышка чыктым, ирем белән кыз үстерәбез, аңа 16 яшь. Кулыннан тотып килгән кечкенә улыма хәзер 30 яшь», — ди Эльмира ханым.

Корамалардан юрган

Бүген ул Әлдермеш мәдәният йорты директоры вазифасында милли мәдәниятне үстерү, югалтмау, саклап калу юнәлешендә армый-талмый көч куя. Нинди генә чаралар уздырмый, балаларга халкыбызның элеккеге йолаларын өйрәтә, халык авыз иҗаты белән таныштыра. «Орчык өмәсе», «Әбиемнең сандыгы», кич утырулар, «Аулак өйләр» — монда берничәсе генә. Эльмира ханым әбисенең кул эше — корамалы тегү белән шөгыльләнә һәм моны үсеп килүче буынга да тапшырырга тырыша.

Корамалы (лоскутное) тегү популяр булган халык иҗаты төре, аның тарихы һәм традицияләре бар. Тукыма кисәкләреннән ясалган тукыма конструкцияләре төрле халыкларда, шул исәптән татарларда да үзенчәлекле көнкүреш әйберләре булдыру өчен нигез булып торган. Эльмира ханым беренче тапкыр алты яшендә кулына энә ала. «Әбием — Миңнурый үзлегеннән өйрәнеп, төрле кул эшләренә оста булган. Оста тегүчегә һәрвакыт күлмәкләр тегәргә заказ биргәннәр. Теккәннән соң тукыма кисәкләре кала, әби аларны әрәм итми, хәер, ул чактатукыма кисәкләре дә кадерле булган, алардан юрганнар теккән. Әнием дә кул эшләренә оста иде», — дип сөйли.

Корамалы тегүдә мозаика техникасын куллана. Өчпочмак формасында яки квадрат, буй-буй тукыма кисәкләрен бергә тегә. Шулай да өчпочмак формасында — күңеленә якын. Чөнки, аның аңлатуынча, татарлар элек-электән өчпочмак формасында бөти тагып йөргән. Аның коллекциясендә корамадан юрганнар, бала юрганнары, кечкенә палас, тоткычлар, мендәр тышлары — фантазиясен эшкә җиккән дә, эшли дә эшли. Өйдә бер бүлмәне тегү цехы итеп ясап куйганнар. Елдан-ел осталыгын камилләштерә бара.

Шушы тукыма кисәкләрен тегү машинасында тегә. Әлеге машина — әнисеннән калган. Аның иң зур эше — 3 метрга 3 метр размерында зур җәймә. Махсус «Галиябану» спектакле өчен 2 атнадан артык көн-төн теккән ул. «Бервакыт Бөтендөнья татар конгрессында корамалардан бала юрганы тегү буенча мастер-класс күрсәттем. Шунда чит илдән килгән татар хатын-кызы әлеге тегү техникасы белән кызыксынды. Соңыннан үзләренә кайткач тегеп караган видеоларын да җибәргән иде», — дип сөйли.

«Оеткы шәп төште»

Бу уңган-булган, милли җанлы ханымның чишмә башы — гаиләдән. «Әтием сугыш ветераны иде. Аның кулы белмәгән эш булмагандыр, мөгаен. Ул балта остасы, бакчачы да, мине йон эрләргә, мунча миче чыгарырга да өйрәтте. Әнидән — тегү-чигү эшләре күчте. Гомумән, гаиләдә мәгънәле сүзләр, канатлы сүзләр, әйтемнәр белән тәрбияләнеп үскән мин. Әни һәрвакыт әйтә иде: кызым, барысы да җайланыр, мондагы уй — тегендә ярамый, тегендәге — монда дип. Әнинең канатлы сүзләрен тормыш итү юлымда һәрвакыт истә тотам, хәзер кызым да өйрәтәм. Эшемдә дә гаиләдән килгән традицияләрне кулланам. Кайберәүләр әйтә: интернеттан карыйм, китаптан эзлим, ди. Минем өчен —әти-әни тәрбиясе, алар традициясе — тормыш, язмыш дәресе кебек», — ди.

Шулай ук Лениногорск мәдәният сараенда 6 ел эшләү дәверендә очраган остазлары, хезмәттәшләренең дә тәэсире зур булуын яшерми. «Оеткы шәп төште», — ди.

Әтисе — 64 яшендә, әнисе 74 яшендә бакыйлыкка күчә. «Сагындырамы туган яклар?» дип сорап, мин Эльмира ханымның авырткан җиренә бастым. Әлбәттә, Карагай — аның өчен иң кадерле, газиз авыл. Монда әти-әнинең кадерле, якын кешеләр булуын аңлый торган урын, монда туганнарың сине кочак җәеп каршы ала торган җир.

«Әле күптән түгел Карагайга кайтып килдем. Төп йорт бикле инде, апа, абый — шунда. Төп йорттагы келәткә кергәч, гөбе, юлпыч, ипи калагын күреп, ямьле, шул ук вакытта эш белән үткән балачагым искә төште. Сыер асрадык, шушы гөбедән өчәр кг май төшерә идек», — дип хатирәләре белән бүлеште.

Эльмира Фәрхетдинова борынгы әйберләр җыя. Аның коллекциясендә борынгы чигелгән сөлгеләр, көзгеләр, шамаилләр, сандыклар, кулдан эшләнгән урындыклар бар. Узган гасырның 70-80 елларыннан һәм аннан да элегрәк әйберләр бар. Ул бу әйберләргә сакчыл карый, чөнки аларда татар халкының тарихы, алар аша тарихны күрергә, тоярга һәм аңларга мөмкин.

Фотолар: гаилә архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев