Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Халык традицияләре - милләт нигезе"

Питрау бәйрәмендә яңа чишмә суыннан да авыз иттеләр

“Арулармы, карендәшләр!” дип бер-берсен сәламләде федотовкалылар Питрау бәйрәмендә. Быел да традицияне онытмыйча, Питрау бәйрәменә җыелдылар.

12 июль - Питрау көне, ул – табигатьне олылау, аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә. Федотовка авылында яшәүче керәшен карендәшләребез гореф-гадәтләр сагында тора. Бердәм булып, авыл яшәсен, мәктәп таркалмасын дип уртак максатлар куеп яшиләр, эшлиләр.

Яңа урында, яңа чишмә

Әнә быел Питрауны да яңа урында үткәрделәр бит. Башка елларны бәйрәм мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта узса, быел башка урында үтте. Сәбәбе дә бар: авыл кырыендарак, дөресрәге Тәрле чишмәгә бару юлында бер чишмәне бәйрәмгә төзекләндергәннәр. Авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова сөйли: “Тәрле чишмәгә бару юлыннан әз генә читтәрәк, авылга якын гына җир астыннан бер чишмә чыгып, тыныч кына агып, үзенен суы белән урман җәнлекләрен сыйлап яшәп яткан . Күпме шулай билгесез рәвештә яшәгән булыр иде ул... Әгәр  60 яшьлек юбилеен үткәреп йөргән көннәрдә авылыбыз егете балачагы, яшьлек еллары узган яраткан аланын эзләп төшмәсә”.

Григорий Портнов аланны күреп, Үзебез белән алан да картая, агачлар, үләннәр хәзер басып китәчәк бит моны дип, борчылып, хатынына да, дус-иптәшләренә дә җиткергән. Шулай итеп, авыл җирле үзидарә җитәкчелеге дә хуплап алып, авыл халкы да “Аландагы елганың чишмәсеннән су төшерик, корыган агачларны кисик, кыскасы, авылдашлар рәхәтләнеп ял итәрлек урын ясыйк”, - дип киңәшләшкәч, эшкә тотынганнар. Чишмәне төзекләндерү, ял итү өчен беседкалар ясау, агачларны кисү, үләннәрне чабу – әлеге эшләр без белгәне генә. Калганнарын әйтеп тормады авыл башлыгы Валентина Павлова, әле киләчәктә монда эшләр дәвам итәчәк, бәйрәмгә – Питрауга аланны өлгерттек, диде ул.

Чишмә электән үк бу урында булса да, аны бит авылдашлар беренче тапкыр күрде. Шунлыктан чишмәне кызыл тасмалар белән ачу – дөрес гамәл. “Бергәләшеп исем сайладык. Бертавыштан Питрау чишмәсе булды ул. “Питрау чишмәсе” аланы – авылыбызның матур урынына әверелде. Шушы матурлыкны саклап, тагын бик күп бәйрәмнәрне үткәрергә язсын. Авылдашларга тырышып эшләүләре өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Алан барысына да ошады, димәк, тырышлык бушка китмәде”, - ди Валентина Павлова.

Әлеге алан керәшеннәрнең милли йөзен билгеләүче бер урынга әвереләчәк, дигәнгә ышаныч зур.

Иң оста себерке бәйләүчеләр

Питрау бәйрәмен оештыруда “Аланлык” ансамбленең роле зурдан. Алар күңелле итеп үткәрү өчен төрле ысулларны кулланалар. Питрауда матур итеп чыгыш ясаганнар. “Кызыклы уеннар оештырдык. Без әле кайберләрен Сабантуйда үткәрергә дип планлаштырган идек, ул чакта уйнап бетерә алмаганнарны Питрауда уйнарга насыйп булды”, - дип мәдәният йорты җитәкчесе Людмила Афанасьева.

Әлбәттә, тәмле чишмә суыннан самавырда чәйләр кайнаган. Федотовкалылар уңган, бәйрәмгә килүче авылдашлар яңа бал алып килгәннәр авыз итәргә. Шулай ук авыл халкы төрле тәм-томнар белән өстәлне мулдан ясап куйганнар.

Питрауда ел саен була торган традиция: себерке бәйләү. Себеркене төрле үләннәр һәм чәчәкләр кушып бәйлиләр, аннары кемнеке иң яхшы бәйләнгәнен ачыклыйлар. “Питрауда җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре барлык авырулардан файдалы, бу көнне әзерләнгән мунча себеркесе аерата шифалы, диләр”, - ди Людмила ханым. Себерке бәйләүчеләр мунча өчен әзерләгәннәрен әйтеп узганнар, әзер себеркеләрне караңгы, җиләс урында киптерергә дип киңәш биргәннәр.

Капкада чәчәк кыстырган

Федотовкада Питрау бәйрәме алдыннан капкага чәчәк кыстыру традициясе дә бар. “Аланлык” ансамбленә йөрүче Олеся Петрова кечкенәдән үк кич белән чәчәк җыеп, капкаларга кыстырып йөри идек, дип искә ала. “Балалар булгач, бу традицияне алар белән дәвам итәбез. Хәзер шул балалар үзләре генә чәчәк кыстырырга чыгасылары килми, олылар ияртсә генә. Быел авылда чәчәк кыстырган капкалар әзәйгән”, - ди Олеся ханым.

Аның әйтүенчә, чәчәк кыстыручының кем икәне сюрприз булырга тиеш. Кеше кыстырганны гына көтеп торырга түгел, үзеңә дә моны эшләргә, югыйсә, чәчәксез калачаксың. “Ул чәчәкләрне, кипкәч, алып куярга кирәк. Ошатмаган кеше капкасына кычыткан яки шайтан таягы кыстырганнар”, - ди ул.

Федотовкада туган Любовь Игнатьева-Семенова истәлекләре: “Үзем бәләкәй чакта ук, иртәгә Питрау буласы кичне, Коры елга буеннан, Кустар сазлыгыннан күп итеп чәчәкләр, кычыткан, шайтан таягы җыябыз һәм кояш баегач һәр йортның капкасына кыстырып йөри идек. Элек бит капкалар чәчәк кыстырырга бик жайлы иде. Я капка бавына, я капка келәсенә кыстырып китәбез. Кемнеңдер малае, я кызы безне кыерсыткан булса, менә шулар капкасына кычыткан белән шайтан таягы кыстырыла. Нишләтәсең, үзләре сайлаган язмыш. Урамнар буе шулай йөреп кайтуыбызга, үзебезгә дә кычыткан куеп киткән чаклары булды инде. Иртән, әниләр көтү куарга чыккач, шул чәчәкләрне ипләп кенә алып, сарай һәм капка түбәләренә (элек бит капкалар түбәле була иде) кыстырып куялар иде. Кычыткан белән шайтан таягын да ыргытмыйлар, кычыткан тавыкларга витамин булса, шайтан таягы күз тиюдән саклый”.

Керәшен карендәшләрнең менә нинди кызыклы, күңелле йолалары бар, алар киләчәктә дә яшәсен иде әле.

#халыктрадицияләре_милләт_нигезе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев