Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Халык традицияләре - милләт нигезе"

Халык күңелен йолалар уята

Тиздән авылларда каз өмәләре башлана. Ә өмәнең бер йоласы булып торган “Канат сыдыру” өмәсе турында ишеткәнегез бармы?

Кирлегәч авылының “Ихлас” фольклор төркеменең олы яшьтәге апалары бу йолада үзләре дә катнашып, асылына төшенеп, аны киләчәк буынга тапшыру буенча эшлиләр.

“Ихлас” фольклор төркеме бәйрәм-чараларда җыр-биюләр башкарып кына калмыйча, тагын да әһәмиятле юнәлеш алып бара: милли йолаларны оныттырмый, халыкка кайтару, яшь буынга тапшыру буенча эшли.

Бүгенге көндә “Ихлас” фольклор төркеме репертуарында 13-14 йола бар, алар торгызылып, камилләштерелеп, тамашчыга тәкъдим ителгән. Киләсе елга төркемнең оешуына 20 ел була. “Ихлас” төркеме сәнгать җитәкчесе Гөлфия Шиһапова әйтүенчә, төркем составы шушы еллар эчендә ике-өч тапкыр алышынган. “Олылар урынына бик үк яшьләр булмаса да, урта буын килә тора”, - ди ул.

Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсе еш кына милли йолалар-традицияләргә багышланган кичәләр уздыра, фольклор коллективларын чакыра һәм кирлегәчлеләр, ара ерак дип тормый, матур милли костюмнарын киеп, йола өчен кирәкле әйберләрен җыйнап, килеп тә җитә.

“Безнең китапханәгә буш килмибез, нинди дә булса йола алып килеп, күрсәтәбез. Аларны олы яшьтәге апалардан сорашабыз, тулыландырабыз һәм сәхнәдә куябыз”, - ди Гөлфия ханым.

Үзәк китапханәдә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелгән “Кич утырдык бергәләп” дип исемләнгән фольклор кичәдә кирлегәчлеләр “Канат сыдыру өмәсе” йоласын тәкъдим иттеләр. Әлбәттә, йоланы кую – җиңел түгел. Менә бу йола турында “Ихлас”та элек катнашып йөргән Мәдинә апа Мокыймова аңлаткан, бөтен нечкәлекләрен сөйләгән. “Каз өмәсе”ннән соң кичке якта хуҗабикә күрше-тирә апаларны канат сыдыру өмәсенә чакырган. Канат сыдыргач, аны су буена алып төшеп, таратып җибәргәннәр.

Шулай эшләгәч, янәсе, киләсе елга бу хуҗаның казлары күп була. Ә сыдырган каурыйлардан килен буласы кызларга мендәрләр ясаганнар. “Канат сыдыру” йоласының эчтәлеге шуннан гыйбарәт. Боларны Гөлфия апа журналистлар белән аралашканда сөйләде.  

Гөлфия Шиһапова кечкенә чагыннан әлеге йоланы күреп үскән. “Минем әтинең әнисе каз йолыкканнан соң ахирәтләрен чакыра иде. Алар шулай тезелешеп утырып, канат сыдыралар, үзләре җырлар да башкаралар – минем хәтеремдә балачакның матур бер истәлеге итеп калган. Мин боларны күреп үстем. Еллар узгач, әлеге күренешне сәхнәгә куясым килде”, - дип сөйли Гөлфия апа.

Тормышлы булып, үз хуҗалыгында казлар асрый башлагач, шушы йоланы үзендә дә үткәреп караган ул. Моннан тыш “Ихлас” төркемендәге апалар да, ягъни каз үстерүчеләр шушы йоланы үтәгәннәр икән. “Шушы йоланы олылар белә, ә менә яшьләр – юк. Китапханәгә чарага чакыру алгач, Ләйсән Таһировна яшьләр – мәктәп укучылары да килә дип әйткәч, безнең шушы йоланы күрсәтәбез килде”, - ди Гөлфия ханым.

Чыннан да, чарада катнашучы гимназия укучылары мондый күренешне беренче тапкыр гына күрүләре иде. Алар йоланы утырып карап кына тормадылар, ә йола барышында уйнатылган уеннарда катнаштылар, мәсәлән “Таба әйләндерү” уены иң ошаганы булды. Ике кеше уртада торган табаны табагач белән эләктереп алырга тиеш. Музыка туктагач, кем беренче булып эләктерә, шул җиңүче. Артур Хәкимов: “Кызыклы уен икән, мондый уенда катнашканым булмады. Минем өчен иң авыры табагач белән эләктерү иде”, - ди.

Гореф - гадәтләр, фольклор ансамбль чыгышы, энҗегә тиң шигъри юллар, китаплардан укылган өзекләр - иң беренче чиратта туган телебезгә гасырлардан килгән мәхәббәт тәрбияли. Яшь буынга татар халкының фольклор күренешләре, җырлы-биюле уеннары  ошады. Яшьләр һәм чарага килүчеләр “Унлы”, “Йөзек салыш” һәм башка уеннарда  теләп катнаштылар. Ахырдан күмәкләп биеп тә алдылар.

Розалия Мостафина

Рамия Гарифулина фотолары


Люция Ильина, мәгариф ветераны:
-    Миңа китапханәдә узган “Кич утыру” чарасында катнашырга туры килде. Кирлегәч артистларын күптән беләм. Алар талантлы, актив. Шулай ук мәрхәмәтлеләр дә, әллә ничә тапкыр солдатларга посылкалар җибәрделәр. “Ихлас”ның иң өлкән кешесе – Мәдинә апаның осталыгын да әйтеп үтәсем килә. Гомумән, мәдәният йорты, авыл җирлеге бергәләшеп, аңлашып эшлиләр. Миңа китапханәдәге чарада иң ошаганы – тамашчыларның катнашуы. Гимназия укучылары, башка тамашачылар артист апалары белән рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр. Гореф-гадәтләр, уеннар күрсәтелде. Кирлегәч һәм китапханә хезмәткәрләренә афәрин!

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев