Зеленая Рощада: “Безнең бәйрәм сабыйга да, әбигә дә ошарга тиеш”
Районыбызның Зеленая Роща авылы үзенең күпмилләтлелеге белән аерылып торган үзенчәлекле җир ул.
Бу авылда татар, рус, мордва, чуваш һәм башка милләт вәкилләре тупланып яши. Аларның телләре, дини карашлары һәм гореф- гадәтләре төрле булса да, авыл халкы барлык милли традицияләрне саклап, йоласын-йолага туры китереп яшәргә тырыша.
Зеленая Рощага өстәп, шушы ук авыл җирлегенә кергән Спиридоновканы да алсаң, бу якларның милли-мәдәни традицияләре, гореф-гадәтләре бихисап зур һәм күпкырлы булып чыга. Күпмилләтле авылның рухи мирасын саклау һәм ныгыту эше, билгеле, иң беренче чиратта мәдәният йорты, китапханә һәм мәктәпләр өстендә.
“Без халык мәдәнияте һәм традицияләренең буыннар бәйләнеше нигезе булуын аңлыйбыз. Әмма сүземне иң беренче чиратта авыл халкына рәхмәтемнән башлыйсым килә. Алар безне даими куәтләп, үткәргән чараларыбызга килеп, аларны оештыруда ярдәм итеп тормаса, куелган максатыбызга ирешү мөмкин булмас иде. Без үзебездә яшәүче һәр милләт халкы бәйрәмен, дини йолаларын – берсен дә калдырмаска тырышабыз. Билгеле, бу аларның гореф-гадәтләрен, тарихын яхшы белүне таләп итә. Алар безгә милли йолаларны җиренә җиткереп, элекке заманнардан калганча бөтен нечкәлекләрен төгәл итеп үтәргә генә булышып калмыйлар, үзләре дә актив катнашалар”, - ди авылдашлары турында Зеленая Роща мәдәният йорты директоры Зәйнәп Хәсәнова.
Бу авылда Масленица, Сабантуй, Яңа ел, Өлкәннәр көне, гомумән бөтен бәйрәмнәр дә күмәк төстә үтә.
“Хәзер бик җайлы бит, без үзебездә үткәреләсе чара турында алдан үзебезнең авылдашлар арасында оештырылган интернет чатка язып чыгабыз. Мәсәлән, Масленица, Сабантуй бәйрәмнәрен генә алыйк, бу бәйрәмнәргә бар да әзерләнә. Тамашаны әзерләүдә катнашырга теләүчеләр дә, чәй табынына күчтәнәчләр алып килүчеләр дә күп. Күчтәнәчләргә килгәндә, үткәрелә торган бәйрәмдә чәй табыны да булуын белсәләр, авылдашларның берсе дә буш кул белән килми. Ә Сабантуйга әзерләнү –үзенә бер зур бәйрәм”, - ди Зәйнәп ханым.
Бу милли бәйрәм сөлге җыюдан башланганга, авыл мәдәният йорты, китапханә һәм әлбәттә инде, авыл җирлеге белән берлектә җитди эшкә керешә. Борынгыдан килгән йола буенча, сөлге җыючылар авылдагы бер йортны да читләтеп үтмиләр. Ә “бүген сөлге җыялар” дигән хәбәрне ишеткән авыл кешеләренең кайсыберсе хәтта сөлге җыючыларны табыннар әзерләп көтеп тора. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ольга Потапова әйтүенчә, алар мондый милли-мәдәни чараларга мәктәп балаларын күбрәк катнаштыру буенча эшлиләр. Болай эшләүнең максаты билгеле, ул – балаларга үз милләтләренең традицияләре, гореф-гадәтләре, аларның тарихы-нидән килеп чыгуын аңлату, буыннар бәйләнешен саклау. Аларга үз ана телләренең газизлеген, миләтләренең бай мираслы булуын аңлату.
“Шуңа күрә без төрле чаралар үткәргәндә гел берүк балаларны җәлеп итмибез. Авылның мәктәп коллективы, аның директоры Анна Анисахарова да безгә теләктәшлек күрсәтәләр. Мәктәпнең үзендә халык традицияләренә нигезләнгән чаралар үткәрелеп килсә дә, алар авыл өчен үткәрелә торган бәйрәмнәрдә чын күңелдән бирелеп катнашалар”, -ди сәнгать җитәкчесе.
“Без үзебезнең мәдәни чараларга кече-урта сыйныфларда укучы балаларны күбрәк чакырабыз. Ел азагында имтихан көтеп, аңа әзерләнүчеләргә бик кагылмыйбыз билгеле. Әмма балаларның күбесе тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, читкә чыгып китә. Башка шәһәрдәге уку йортларына кереп һөнәр ала да, аннан кире авылга кунакка гына кайта. Ә безнең авылны гөрләп торган, яшьләр –картлар бергә бәйрәмнәрдә катнашып, тормыш тәҗрибәсе уртаклашып яшәгән урын итәсебез килә”,- дип, мәдәният йорты директоры Ольга Потапованың сүзләренә кушыла.
Зеленая Роща авыл мәдәният йорты 2003 елда төзелгән. Авыл үзе дә бик зур, ә мәдәният йорты аның матур бер бизәге булып тора. Әлеге мәдәният учреждениесенең мәйданы гына да биш йөз квадрат метрдан арып киткән. Билгеле, мәдәният йорты коллективының шушы зур мәйданның һәр почмагын авылдашлары өчен мәдәни ял итү урыны итәсе, төрледән-төрле түгәрәкләр белән тулыландырасы килә.
Бүгенге көндә биредә “Грация " балалар хореография коллективы, “Хыял”балалар вокал коллективы эшли. Өлкәннәр өчен “Фантазия” дип аталган театр, “Рябинушка” вокал коллективлары бар. “Оста куллар” түгәрәгенә дә җыелышалар. Мәдәният йорты директоры Зәйнәп ханым үз вазыйфаларына 2013 нче елда керешкән.
“Мине моннан ун ел элек авыл җирлеге башлыгы булган Татьяна Максимихина шушы эшкә алынырга күндерде. Аңа кадәр мәктәптә эшләдем. Кешеләр белән эшләүнең ни икәнен белсәм дә, бу минем өчен яңа һөнәр, башта икеләнеп тордым. Әмма авыл башлыгыбыз миңа, балалар белән эшли алган кеше бусын да эшли ала диде. Дөрестән дә, озак еллар мәктәптә эшләгәч авыл халкы да, балалар да таныш. Нинди дә булса бәйрәм чарасы оештырырга ниятләп мөрәҗәгать итсәм, хәзер дә, ул чакта да сүземне кире какмадылар. Аннан килеп үземнең кызым Дарья гел янымда булды, бәйрәм чараларын алып барды, сценарийләр төзергә дә булыша иде. Мин бит үзем бу як кешесе түгел. Гаиләбез белән 1996 нчы елда Зеленая Рощага кайтып төпләнгәндә татарча бик яхшы сөйләшә дә белми идем. Әмма әти-әнием безгә үз мәдәниятебез, туган телебезне өйрәтергә тырыштылар”, - ди Зәйнәп ханым.
Ул Төркмәнстанның Чарджау шәһәрендә туып-үскән. Урамда яшьтәшләре белән төркмән телендә аралашып, мәктәптә рус телендә белем алган. Әнисе Гөлсинә – Азнакай районыннан, әтисе Уфада туган. Яшь чакларында танышып-гаилә коргач, Төркмәнстанга күченеп килгән булганнар.
“Безне бала чакта бик еш Татарстанга кунакка алып кайталар иде. Шул кайтуларыбызда әни татар җырчыларының пластинкаларын алмыйча кайтмады. Аларны өйдә тыңлап, моңлы көйләрне тыңлаганда елап утырганын да күргән чаклар булды. Үзе гармунда да уйный. Гармунына кушылып җырлый иде. Үзенең туган илен сагынгандыр инде. Әнием бүгенге көндә дә Чорджау (хәзер Төркмәнәбад дип атала) шәһәрендә, анда калган туганнарым тәрбиясендә гомер итә. Ул инде 90 яшенә якынлашып килә, гомере шул якларда узгач, Төркмәнстан икенче туган иленә әйләнгән. Әтиебез инде вафат булды. Мин Татарстанга кайтканда төркмән телен рус-татар теленнән яхшырак белә, сөйләшә идем. Әле бүгенге көндә татарча бик шәп сөйләшәм дип әйтмим, әмма гел үз өстемдә эшлим, өйрәнәм. Безнең күп төрле милләт кешеләреннән торган авылда, әллә ничә телне белү дә комачауламый”, -ди Зәйнәп ханым.
“Тирә-ягыбыздага барлык милләт кешеләренең гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен өйрәнү, аларны берәмтекләп буыннан –буынга сакларга миңа язмыш үзе кушкан булып чыга. Без авыл китапханәсе коллективы белән дә бердәм-тату яшибез. Мәдәният йортында үткәрелә торган чараларыбыз 3 яшьлек сабыйны да, 70 яшьлек өлкән кешене дә, ул нинди милләт вәкиле булуына карамастан, кызыксындырырга тиешбез дигән максат белән эшлибез. Бу шактый зур максат, аны тормышка ашыру өчен бергәләшеп эшләү кирәк”, -ди Зәйнәп Хәсәнова.
#халыктрадицияләре_милләтнигезе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев