1 гыйнвардан 24 мең лениногорскилының пенсиясе артты
Шушы елның 1 гыйнварында Социаль фондның Татарстан буенча бүлеге эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләрен 7,3 процентка индексацияләде.
Нәтиҗәдә, 24 меңнән артык лениногорскилының пенсия күләме артты.
Бу хакта Социаль фондның Лениногорск клиент хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова хәбәр итте.
«Һәр пенсионерга өстәмә күләме индивидуаль һәм ул пенсия күләменә бәйле», - дип билгеләп үтте ул.
Исегезгә төшерәбез, хәзер барлык пенсияләр дә хезмәт эшчәнлеген башкаруга карамастан индексацияләнә. “гражданнар уңайлыгы өчен, былтыргы кебек, индексация автомат рәвештә башкарылды, Социаль фондка мөрәҗәгать итеп торырга кирәкмәде”, - ди Айгөл Исламова.
Индексацияләнгәннән соң пенсия күләмен белергә теләүчеләр Дәүләт хезмәтләре порталында карый ала. Моның өчен «Услуги» бүлегендә «Справки. Выписки» дигәнне табарга кирәк.
Әгәр сорауларыгыз туса, консультация алу өчен СФРның Татарстан буенча контакт-үзәгенә шалтырата аласыз:8-800-100-00-01 (эш көннәрендә 8.00дән 17.00гә кадәр, җомга 15:45 кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев