Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

16 – 22 март 2015 елга йолдызнамә

Кучкар (21.03-20.04)лар, алкоголь эчемлек белән мавыкмасагыз яхшырак булыр. Тирә-яктагылар белән ызгыш-талаш булуы ихтимал. Бу атнада, бигрәк тә, сәламәтлегегезгә игътибар итегез. Ял көннәрегез юлда, яисә күңелле очрашулар белән үтәчәк. Юлда йөргәндә сак булыгыз, имгәнүегез бар. Үгезбозау (21.04-21.05)лар, бу атна яңа танышуларга бай булыр. Планнарыгызны алдан корып кую комачау итмәс. Эшегездә файда...

Кучкар (21.03-20.04)лар, алкоголь эчемлек белән мавыкмасагыз яхшырак булыр. Тирә-яктагылар белән ызгыш-талаш булуы ихтимал. Бу атнада, бигрәк тә, сәламәтлегегезгә игътибар итегез. Ял көннәрегез юлда, яисә күңелле очрашулар белән үтәчәк. Юлда йөргәндә сак булыгыз, имгәнүегез бар.
Үгезбозау (21.04-21.05)лар, бу атна яңа танышуларга бай булыр. Планнарыгызны алдан корып кую комачау итмәс. Эшегездә файда китерә алырлык килешү төзелер. Шәхси тормышыгызга килгәндә, яраткан кешегез алдарга мөмкин. Шуңа да, аның хисләрен тикшереп карау яхшы булачак.
Игезәк (22.05-21.06)ләр, якын кешегезгә ярдәм кулы сузсагыз, рәхмәтен әйтми калмас. Яңа эшкә урнашу өчен атна бик уңышлы. Бу атнада урнашырга теләгән эш урыннарына кереп чыгу да юкка булмас. Руль артына утыручылар саграк йөрсә иде. Ял көннәрен сөйгәнегез белән үткәрегез.
Кысла (22.06-22.07)лар, таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә тырышмагыз. Танышулар өчен вакыты ул түгел. Хезмәткәрегез ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, каршы килмәгез. Бөтен вак-төяк нәрсәләргә игътибар итәргә кушыла. Су белән эш иткәндә сак булыгыз, кайнар суга пешү ихтималы бар.
Арыслан (23.07-22.08)нар, җыелыгыз, атна дәвамында тырышып эшләргә туры килә. Аз таныш булган кешеләр белән аралашу уңайсыз булса да, сиздермәгез. Өегездә җиһазларны бер урыннан икенчесенә күчереп мәш килерсез. Ял көннәрендә хыялларыгыз чынга ашыр.
Кыз (23.08-22.09)лар, дүшәмбе көнне саграк булыгыз, үтүк, чәйнек, яисә шырпыга пешүегез ихтимал. Бу атнада мөһим эшләрне башламыйча торыгыз, уңышлы вакыт түгел. Ялгызларны яңа танышу-очрашу , күңелле аралашу көтә. Күршеләр белән дус яшәргә кирәклеген аңларсыз. Ялларны табигать кочагында үткәрегез.
Үлчәү (23.09-23.10)ләр, игътибарлы булыгыз, эштә хата кылуыгыз ихтимал. Бөтен эшне дә берьюлы тәмамлап булмый, шуңа да ашыкмыйча, уйлап эшләгез. Серләрегезне сөйләмәгез. Атна берәр нәрсә сатып алу өчен уңышлы. Шәхси тормышыгызны җайларга вакыт, югыйсә соңга калуыгыз ихтимал.
Чаян (24.10-22.11)нар, атна башыннан сезне ялкаулык басар. Эшлисегез дә, беркем белән сөйләшәсегез дә килмәс. Балаларыгыз бар икән, аларга сезнең игътибар җитми. Мөһим карарлар кабул итәргә ашыкмагыз. Мәхәббәт өлкәсендә уңышсызлыкка очравыгыз ихтимал.
Укчы (23.11-21.12)лар, бу атнада ачуланышудан читтә йөрегез. Мөһим эшләрне атнаның беренче яртысында тәмамласагыз уңышлы. Күптән алган бурычны кайтарырлар. Яраткан кешегез белән уртак тел таба алмавыгыз бар. Җомга көнне йолдызлар бернәрсә дә сатып алмаска киңәш итә.
Кәҗәмөгез(22.12-18.01) ләр, эшегездә хезмәткәрләр белән дус булырга кушыла. Мөһим кәгазьләр белән эш иткәндә игътибарлы булыгыз. Атна уртасында көтелмәгән вакыйгалар булуы ихтимал. Ничек кенә үтенмәсеннәр, чит кеше эшен эшләргә алынмагыз, сезнең үз эшегез дә баштан ашкан.
Сукояр (19.01-18.02)лар, сезнең дошманнарыгыз бар, ләкин кемнәр икәнен белә алмыйсыз. Мөһим сөйләшү көтелә. Көтелмәгән вакыйга аркасында гаиләгездә ызгыш-талаш булуы ихтимал. Ялгызларны ял көнендә дәвамлы очрашу-танышу көтә. Ул күңелле мизгелләр белән истә калачак.
Балык (19.02-20.03)лар, бу атнада планнарыгызны дөрес корыгыз. Финанс мәсьәләсендә кыенлыклар булуы ихтимал. Сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз, табибка күренү дә комачау итмәс. Балаларыгыз белән берәр кая барып ял итү файдага булыр. Ялгызлар гашыйк булып, атна буе "очып" йөрер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп