Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

23 ЯШЬЛЕК КЫЗНЫ ҮТЕРҮ ФАКТЫ БУЕНЧА ҖИНАЯТЬ ЭШЕ АЧЫЛДЫ

Түбән Камада 23 яшьлек кызны үтерү факты буенча җинаять эше ачылды. Бу хакта НТР-24 телеканалы хәбәр итә. Хәзерге вакытка кадәр хокук саклау органнарында җинаять кылуда шикләнүче кеше юк. Шулай ук үтерү коралы да табылмаган, - дип яза НТР-24 телеканалы сайт. Искәртеп үтик, нефтехимик комплекста аппаратчы булып эшләгән кызны, 28 сентябрь...

Түбән Камада 23 яшьлек кызны үтерү факты буенча җинаять эше ачылды. Бу хакта НТР-24 телеканалы хәбәр итә.

Хәзерге вакытка кадәр хокук саклау органнарында җинаять кылуда шикләнүче кеше юк. Шулай ук үтерү коралы да табылмаган, - дип яза НТР-24 телеканалы сайт.

Искәртеп үтик, нефтехимик комплекста аппаратчы булып эшләгән кызны, 28 сентябрь көнне фатирында билгесез кеше үтерә. Кыз әнисе белән бергә яшәгән була. Фаҗига Бакый Урманче урамындагы 28 йортның 3 подъездында килеп чыга.

Кызның муенына өч тапкыр пычак белән кадыйлар. Кызының кан эчендә яткан үле гәүдәсен, кич эштән кайткач әнисе табып ала.

Хәзерге вакытта фатир бикле. Подъездда канлы җәймәләр ята. Күршеләре сөйләвенчә, ул көнне бернинди дә тавыш ишетелмәгән, гомумән, яңарак кына күченеп килгән күршеләрен аз белгәннәр.

- Алар күптән түгел генә күченеп килделәр. Анда бер кыз яши иде, шулай ук, бала да күргәнем булды, бәлки туганнан туган энесе булгандыр. Кичә бик күп полиция хезмәткәрләре килде, күршеләрдән сорау алдылар, - дип сөйләде йортта яшәүчеләрнең берсе.

Вафат булган кызның тәртипле, тыныч икәнлеге билгеле. Фатирдан алтын бизәнү әйберләренең бер өлеше, акча янчыгы юкка чыккан. Кызны үзенең танышлары үтергән булуы мөмкин дигән фараз бар, чөнки ул аларны үзе ишек ачып керткән.

Әлеге факт буенча РФ ҖК ның 105 маддәсенең 1 өлеше ("Үтерү") нигезендә җинаять эше ачылды. Җинаять кылуда шикләнүче табылмады, шулай ук үтерү коралы да юк. Оператив эзләү чаралары башкарыла.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев