Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

4нче мәктәптә әдәби кунакханә узды

Лениногорскиның 4нче мәктәбендә «Ач, шигърият, серләреңне» әдәби кунакханә дигән узды

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан,  4 нче  мәктәптә «Ач, шигърият, серләреңне» дип аталган әдәби кунакханә уздырылды. Бәйрәмгә Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсен дә чакырганнар.

Чара Мәдәни мирас елына, бөек классигыбыз Г.Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланды.  Кунак буларак 11 гимназия укучылары чакырылган иде. Ике мәктәпнең әдәбият сөючеләре арасында  дуслык күперенә юл салынды.

Сәхнә түрендә шәһәрнең шагыйрьләре чыгышы  кунаклар күңеленә дә, мәктәп  укучыларына да хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев