Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Акча тота беләсезме?

Илдә яңа һөнәр барлыкка килгән. Инвестицияләр буенча консультант кыйммәтле кәгазьләр белән эшләргә өйрәтәчәк. Бу хакта канун проекты узган елның декабрендә үк кабул ителгән иде. Бер ел узгач, ул үз көченә керде. Инвестицияләр буенча консультант кесәдәге акча белән дөрес эш итәргә, маяны арттыру юлларын эзләп табарга булышачак, дип фаразлана. “Кыйммәтле” киңәш өчен түләргә туры киләчәк, әлбәттә. Әйтүләренә караганда, фонд базарында әлеге төр белгечләргә ихтыяҗ зур булачак. Ә сез акча тота беләсезме?

Әбри ХӘБРИЕВ, “Рәвешләр” юмор театры артисты:

  – Яшьрәк чакта акчаны уңга-сулга таратырга ярата идем. Акча эшләп кайтуга,  аны тизрәк туздырырга тырыштым. Кирәген дә, кирәкмәгәнен дә сатып алган чаклар булды. Хәзер акыл керде, акча тота беләм. Дөресрәге, тормыш  үзе өйрәтте. Гаилә бюджеты дигән нәрсә бар. Моңа торак-коммуналь хезмәтләр, телефон-интернет, азык-төлек,  төрле түгәрәкләр, бензин өчен түләүләр керә. Иң башта шуларны түләү турында уйлыйм.

Сәлимә СӘИТОВА, фермер:

 – Мин акча тота белмим. Гомумән, акчага табынып яшәмим. Кулымда бер тиен калмаган чаклар да була. Акчамны юкка-барга әрәм итмим.  Иң элек түлисе кредитларны җайлап куям. Балаларыма ярдәм итәм. Оныкларны сөендерәм. Боларны мин ай саен эшлим. Калган акчамны мохтаҗларга ярдәм итүгә тотам. Бер дә кызганмыйм. Әле менә күрше авылда мәчетне яңарттылар. Ирем белән палас алып бирдек. Акчаны кызганмыйбыз, Аллаһы Тәгалә биреп тора.

Илгиз ГАЙНЕТДИНОВ, икътисадчы:

– Бу сорауга “әйе” дип җавап бирүчеләр – алдашырга, “юк” дип җавап бирүчеләр ялгышырга мөмкин. Акча тота белү ул – кибеттә ташламалы товарлар эзләргә тырышу гына түгел, ә фикерләү, гомумән, яшәү рәвеше. Күптән үткәрелгән бер тикшеренү искә төште: фәкыйрьгә һәм байга берәр миллион сум акча биргәннәр. Фәкыйрь шул акчага кием-салым, торак сатып алган, әҗәтләрен түләгән. Ә бай аны кыйммәтле кәгазьләргә әйләндергән. Ахыр чиктә кем откан? Бай кеше, әлбәттә. Чөнки аның өстәмә керем чыганагы булачак. Кыскасы, акча тота белү һәркемнең хәленнән килми. Хәер, бу бөтен кешегә кирәкми дә.

Фәнзилә ТАҖЕТДИНОВА, шәфкать туташы:

– Хәзер акчаның кыйммәте бетте. Ничек керә, шулай чыга. Күп булса, тота белер идең аны. Тик кызымны ялгыз үстергәч, кайчак җитми дә әле ул. Элек без кечкенә вакытта 3 сум акчага бер капчык ризык алып була иде. Хәзер бәясе дә кыйммәт, товары да сыйфатсыз. Әнә шуңа акча беткәне сизелми дә.

Рөстәм МОСТАФИН, финанс грамоталылыгы курсы авторы:

– Акчаны дөрес тотуның бернинди кыенлыгы да юк. Иң мөһиме, акча янчыгын ачканда, хис түгел, акыл белән эш итәргә кирәк. Бер генә ай булса да,  керем һәм чыгымнарыгызны язып барыгыз. Ай азагында артык-портыкка туздырган сумманы күреп, шаккатачаксыз. Чын дөресе шул: кибеткә ипи-сөт алырга дип кергәч, ике сумка азык-төлек төяп чыгабыз бит. Соңыннан аның яртысы бозылып, чүп чиләгенә “оча”. Бүген банк картасы белән түләү җайлырак кебек. Тик болай эшләү бер дә дөрес түгел. “Тере” акча белән исәп-хисап ясаганда, чыгымнарны контрольдә тоту җиңелрәк.

Исламия НӘСИМОВА, хиҗәмә, ягъни кан суыртып дәвалау белән шөгыльләнүче:

– Без хәзер пенсиядә инде. Шуңа күрә чыгымнар да башка. Беренче чиратта, коммуналь хезмәтләр өчен түлибез.  Продукциягә акча күп китми. Яшь вакытта да байлыкка исем китмәде. Киленем дә, кызым да акчаның кадерен белә.  Хәзер матди түгел, рухи байлык турында кайгыртып яшибез. Идәндәге палас искергән иде, ирем белән уйлаштык та, яңасын сатып алмаска булдык.  Буялган идәндә дә йөреп була бит! Белгечлегем буенча – табибә. Теләгән кешегә хиҗәмә ясыйм. Пәйгамбәребезнең сөннәтен  башкаларга да таратасым килә. Бөтенләй бушка куярмын дигән идем. Шулай да махсус җиһаз бәясен алырга булдым.

чыганак:http://tulachi.ru/news/yazmalar/akcha-tota-belsezme

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев