“Алексеевск – Әлмәт” трассасы 31 марттан түләүле булачак
31 марттан “Алексеевск – Әлмәт” трассасында түләүле юл хәрәкәте эшли башлаячак.
Бу хакта магистраль концессионеры "Автострада" җәмгыяте хәбәр итә.
Юл бәясе (сум/км): I категория (биеклеге 2 метрга кадәр булган җиңел машина) – 4,5 сум;
II категория (2 дән 2,6 метрга кадәр биеклектәге җиңел автомобиль) – 6,75 сум;
III категория (йөк машиналары һәм ике күчәрле, биеклеге 2,6 метр һәм аннан да күбрәк булган автобуслар) – 9 сум;
IV категория (йөк машиналары һәм өч күчәрле, биеклеге 2,6 м һәм аннан да күбрәк булган автобуслар) – 18 сум.
Юл тукталышларсыз барганнан соң юл йөрү өчен түләүне тоткарлыксыз түләтүнең инновацион системасы белән җиһазландырылган. Түләү 30 марттан 31 мартка каршы төндә трассаның рәсми сайтында (https://m7-m5.ru/) башкарылачак. Аны, төбәк коды белән автомобильнең дәүләт номерын, мобиль телефон номерын һәм чекны алу өчен электрон почта адресын күрсәтеп, сәфәрдән соң 5 көн эчендә түләргә кирәк.
Шулай ук тиз түләүләр системасы аша да (СБП) түләргә мөмкин. Шулай ук түләүне банк – онлайн яки исәп-хисап бүлегендә башкарырга була, детальләр юл сайтында "Түләү ысуллары" бүлегендә күрсәтелгән.
Билгеләнгән вакытта түләнмәгән очракта транспорт чарасы хуҗасы административ җаваплылыкка тартылачак. Штраф җиңел автомобильләр өчен – 1 500 сум, йөк автомобильләре һәм автобуслар өчен 5 000 сум тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев