Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Армиядә Татарстан егете белән бәйле аянычлы вакыйга

Армиядә контракт буенча хезмәт итүче Казан егетен хәрби часть янында үтерәләр. Бу хәл Әрмәнстанның Гюмри шәһәрендә була. РФ Оборона министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, егеткә кич белән хәрби часть янында берәү пычак белән ташлана һәм аның муенына берничә тапкыр кадый. Егет вакыйга булган урында үлә. Соңрак һөҗүм итүчене кулга алалар....

Армиядә контракт буенча хезмәт итүче Казан егетен хәрби часть янында үтерәләр.

Бу хәл Әрмәнстанның Гюмри шәһәрендә була. РФ Оборона министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, егеткә кич белән хәрби часть янында берәү пычак белән ташлана һәм аның муенына берничә тапкыр кадый. Егет вакыйга булган урында үлә. Соңрак һөҗүм итүчене кулга алалар. Ул суд-психиатрия экспертизасына җибәрелгән. Җинаять эше кузгатылган. Ачыкланганча, гаепләнүчене психик сәламәтлеге буенча узган айда армиядән демобилизацияләгән булганнар. Шулай ук аның җинаять эшенә катнашы барлыгы да ачыкланган.

http://www.bugulma-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев