Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Астрономнар апрельдә магнит давыллары булачагын кисәтә

11 апрельдә һәм 13-19 апрельдә - геомагнит күренеше, ә 12 апрельдә магнит давыллары көтелә. Апрель уртасында Җирдә яшәүчеләрне кабат магнитлы көннәр көтә, дип фаразлый астрономнар. Бу хакта РИА-Новости хәбәр итә. Фәннәр академиясенең Физика институты Кояш рентген астрономия лабораториясе графигы буенча, 11 апрельдә һәм 13-19 апрельдә - геомагнит күренеше, ә 12...

11 апрельдә һәм 13-19 апрельдә - геомагнит күренеше, ә 12 апрельдә магнит давыллары көтелә.
Апрель уртасында Җирдә яшәүчеләрне кабат магнитлы көннәр көтә, дип фаразлый астрономнар. Бу хакта РИА-Новости хәбәр итә.
Фәннәр академиясенең Физика институты Кояш рентген астрономия лабораториясе графигы буенча, 11 апрельдә һәм 13-19 апрельдә - геомагнит күренеше, ә 12 апрельдә магнит давыллары көтелә.
Җир планетасының Кояш "җиле" агымын кичеп чыгуы - даими күзәтелә торган хәл. Магнитлы көннәр Кояш активлыгы кимегән чорда булгалап тора.
Шулай да белгечләр мондый көннәрдә үз сәламәтлегеңә тагын да игътибарлырак булырга чакыра. Магнит давыллары булганда, баш авырту, активлык кимү, кан басымы күтәрелү, хроник авырулар көчәю күзәтелә. Димәк, апрель "давыл"ларына да алдан әзер булып тору кирәк.
http://tatar-inform.tatar
фото:https://go.mail.ru/search_images?rf=11956636&fm=1&gp=800000&q=%D0%BC%D0%B0%D0%B3%D0%BD%D0%B8%D1%82%D0%BD%D1%8B%D0%B5%20%D0%B1%D1%83%D1%80%D0%B8%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=3968394413847173456

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев