Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Һава торышы начарлану сәбәпле, йөк транспорты хәрәкәте чикләнде

Татарстанда машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгудан тыелып торырга киңәш итәләр. Татарстанда, һава торышы начарлану сәбәпле, йөк транспорты хәрәкәте чикләнде, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе матбугат хезмәте. Чикләүләр һава торышы яхшырганга кадәр булачак. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе торак...

Татарстанда машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгудан тыелып торырга киңәш итәләр.

Татарстанда, һава торышы начарлану сәбәпле, йөк транспорты хәрәкәте чикләнде, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе матбугат хезмәте.

Чикләүләр һава торышы яхшырганга кадәр булачак. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе торак пунктлардан читкә чыгуда мөмкин кадәр тыелып торырга өнди. Машина йөртүчеләргә кыен юл-метеорологик шартларында куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итәрдәй тизлек сайларга кушалар. Бигрәк тә каршы як полосага чыкканда куркыныч маневрлар ясамаска киңәш ителә. Җәяүлеләрдән юлны чыкканда аеруча игътибарлы булу сорала.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев