Бакчачылык һәм яшелчәчелек өчен каралган җирләрдә авыл хуҗалыгы кошларын һәм куяннар асрау хокукы биреләчәк
Юрист аңлатма бирә.
Россия Дәүләт Думасы ике укылышта хуплаган закон проекты буенча, бакчачылык һәм яшелчәчелек өчен каралган җирләрдә авыл хуҗалыгы кошларын һәм куяннар асрау хокукы биреләчәк. Рәсми бастырып чыгарылганнан соң, закон үз көченә керә. РИА Новости шул хакта яза.
«Позиция Права» юридик компаниясе идарәчесе Егор Редин «Прайм» агентлыгына әлеге закон турында аңлаткан. Аның сүзләренчә, икътисади тотрыксызлык чорында дәүләт шулай итеп шәхси секторда яшәүче гражданнарга азык-төлеккә экономия ясарга мөмкинлек бирә.
«Төзәтмәләр буенча, алар бакча участокларында тавык, үрдәк, каз һәм куян асрый алачак. Бу итне һәм йомырканы шәхси куллану өчен генә тотарга рөхсәт ителә», – ди юрист.
Редин искә төшергәнчә, шәһәр төзелеше регламенты буенча тавык кетәклеге төзергә мөмкин булган җирләрдә генә бакчачыларга кош-корт тоту рөхсәт ителәчәк.
Башка очракта участок хуҗасы бөтен санитария һәм гигиена кагыйдәләрен үтәп кош-корт асрау өчен рөхсәт алырга тиеш була, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев