Заман сулышы

Баланы машинада караучысыз калдырган өчен штраф кертелә

Россиядә 14 яшькә кадәрге баласын машинада караучысыз калдырган әти-әниләрне 100 мең сумга кадәр штрафка тартмакчы яки 1 елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итмәкче булалар. Россия Дәүләт Думасының бер депутаты шундый тәкъдим белән чыккан. Аның сүзләренә караганда, Административ хокук бозу кодексына 11.143 маддәсен ("Баланы транспорт чарасында калдыру") кертү кирәк. Канун проектында аңлатылганча,...

Россиядә 14 яшькә кадәрге баласын машинада караучысыз калдырган әти-әниләрне 100 мең сумга кадәр штрафка тартмакчы яки 1 елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итмәкче булалар.
Россия Дәүләт Думасының бер депутаты шундый тәкъдим белән чыккан. Аның сүзләренә караганда, Административ хокук бозу кодексына 11.143 маддәсен ("Баланы транспорт чарасында калдыру") кертү кирәк. Канун проектында аңлатылганча, машинада ялгызы калган балага кислород җитмәскә, яисә ул салонда су булмаудан тилмерергә мөмкин.
Россиядә машинада балаларны ялгыз калдыру аркасында бәхетсезлек очраклары булды инде. Красноярскида 5 яшьлек малай тәрәзә күтәрткеч белән уйнап үлгән иде, ә Владимирда караучысыз калдырылган 3 бала утырган машина янды.
Белгечләр фикеренчә, әлеге чараларны кертү, штраф 5 мең сумга кадәр булганда нәтиҗәлерәк, дип саный.
http://intertat.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: штраф
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: