Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Алексеевич Новиков вафат

2018 елның 24 октябрендә 95 яшендә арабыздан китте.

Михаил Алексеевич 1924 елның 25 февралендә ТАССРның Первомай районы Кутема авылында дөньяга килә. Аның педагогик эшчәнлеге 1941 елда башлана. 1942 елда Мәскәү өлкәсенә артиллерия полкына алына һәм Җиңүне Берлинда каршылый. Сугыш тәмамлангач, запастагы офицер полкына билгеләнә, аннан Венгриядәге өченче удар армиянең гвардия механикалаштырылган полкында взвод командиры итеп билгелиләр. Полк аннан Сәмарканд шәһәренә күчә һәм Михаил Алексеевич 1946 елда демобилизацияләнә.
Кайткач педагоглык эшчәнлеген дәвам итә. 1957 елда гаиләсе белән Лениногорск районына күченә һәм Горкино җидееллык мәктәбендә директор вазифасын алып бара башлый. 1971 елдан 1997 елга кадәр Тимәш мәктәбендә география, тарих, хәрби хезмәткә әзерлек фәннәрен укыта, хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары булып та эшли. 
Михаил Новиковның күрсәткән хезмәте Кызыл Йолдыз, III, II дәрәҗә Дан,  I дәрәҗә Ватан сугышы, Октябрь революциясе орденнары белән, РСФСР Мәгариф министрлыгы, Лениногорск район мәгариф идарәсе, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына 65 ел”, Ватан сугышына 70 ел грамоталары белән бүләкләнгән.
Михаил Алексеевич Новиковның якты истәлеге мәңге йөрәкләрдә сакланыр.
Шәһәр һәм район Советлары, Башкарма комитетлары Новиков Михаил Алексеевич вафат булу сәбәпле, якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев