Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Берәү ясалма паспорт белән заем алырга маташкан

24 яшьлек яшелүзәнле ялган паспорт буенча заем алырга омтылуда гаепләнә. Аңа карата РФ Җинаять кодексының 327нче маддәсенең 2нче өлеше ("Хокук бирә торган рәсми документны, башка җинаятьне яшереп калдыру яки кылуны җиңеләйтү максатыннан, охшатып ясау") һәм 159нчы маддәсенең 1нче өлеше ("Мошенниклык кылуга омтылып карау") буенча эш кузгатылган. Тикшерү версиясенә караганда, быел...

24 яшьлек яшелүзәнле ялган паспорт буенча заем алырга омтылуда гаепләнә.
Аңа карата РФ Җинаять кодексының 327нче маддәсенең 2нче өлеше ("Хокук бирә торган рәсми документны, башка җинаятьне яшереп калдыру яки кылуны җиңеләйтү максатыннан, охшатып ясау") һәм 159нчы маддәсенең 1нче өлеше ("Мошенниклык кылуга омтылып карау") буенча эш кузгатылган.
Тикшерү версиясенә караганда, быел 9 июльдә Яшел Үзән шәһәрендә өендә гаепләнүче моңа кадәр табылган РФ гражданы паспортыннан фотоны кисеп алып, аның урынына үзенекен ябыштырып куя.
Берничә көннән ул ясалма паспортны микрофинас оешмасына - "Управляющая компания "Деньги сразу" ҖЧҖкә заем алу өчен күрсәтә. Әмма компаниянең куркынычсызлык хезмәте вәкилләре тарафыннан документның ялган булуы ачыклана.
Егет гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше Яшел Үзән шәһәр судына карау өчен тапшырылган.
Бу хакта ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт